16+

Артистлыктан – агач эшенә

Риф Садыйковның агач эшләнмәләре Татарстанда гына түгел, чит илләрдә таралган.

Артистлыктан – агач эшенә

Риф Садыйковның агач эшләнмәләре Татарстанда гына түгел, чит илләрдә таралган.

Аларны бүләккә дип махсус алып китәләр, ди агач остасының хатыны Равия апа, ире белән горурланып. Горурланырлык та, Риф абый тимер остасы да, ватылган техниканы да җәлт итеп төзәтеп куя. Өйдә ремонтлар да ясый, ишегалларына таган, күпер, мангалны да үз куллары белән ясап куйган.

Пенсиягә чыккач, Садыйковлар Равия ханымның туган авылы – Тәтеш районының Сөендек авылына күчеп кайткан. Баштарак, җәен генә яшәрбез дип, дачаларын сатып, авылда йорт салып куйганнар. Аннан инде бөтенләйгә үк кайтып төпләнгәннәр. Өйнен проектын да, эчке эшләрен дә Риф абый үзе эшләгән. Тумышы белән ул Караганда шәһәреннән. Шахтер гаиләсендә туган.

Яшь вакытында төрле музыка инструментларында уйнап, мәктәп ансамбльләрендә җырлаган. Әмма сәнгать юлыннан китмәгән, кулга оста булгач, заманча ремонтлар ясарга керешкән. Авылда да үзенә эш тапкан. Остаханә төзеп куеп, шунда агач эшләнмәләр ясый. Сыйфаты яхшы булсын өчен, кыйммәткә чыкса да, имән агачын куллана. 

Авылдашлары, ватылган телефоннарын, суыткыч, кер юу машиналарын төзәтеп бирүне сорап, еш килә Садыйковларга. Риф абый исә техниканың да җаен белә, “көйсезләнгән” урынын табып, төзәтеп тә куя. 

Равия апа белән Риф абый авылга кайтканнарына сөенеп туя алмыйлар. Иртәрәк тә кайтасы калган икән, ди алар.

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга кушылыгыз. 

Язмага реакция белдерегез

14

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

  • аватар Без имени

    1

    0

    Риф, молодец син! Кулларыгызга соенеп яшэгез. Унышлар, сезгэ.

    Мөһим

    loading