16+

Баланы кем тәрбияләргә тиеш: әниме, әллә әбиме?

Кайбер әби-бабайлар мондый җаваплылыктан куркып: “Кем тапкан - шул баксын!” диләр.

Баланы кем тәрбияләргә тиеш: әниме, әллә әбиме?

Кайбер әби-бабайлар мондый җаваплылыктан куркып: “Кем тапкан - шул баксын!” диләр.

Баштанаяк ипотека, кредитка баткан әти-әниләр берничә эштә мәшгуль. Ә сабыйларын күбесе әби-бабайларына калдырырга мәҗбүр. Яки инде олыраклары энесе яки сеңлесенә күз-колак булып тора. Биредә бәхәсләшер, бәйләнер өчен бернинди сәбәп юктыр кебек. Әмма күрше Чувашиядәге җирле түрәләр башка фикердә. Алар мәктәпләргә һәм балалар бакчаларына хат юллаган. Әлеге хат нигезендә, укытучылар баланы әби-бабасы, яки башка туганнары карап-тәрбияләп торган очракларны хакимият органнарына хәбәр итәргә тиеш булып чыга. Опека һәм попечительлек бүлеге башлыгы Лиса Ильина балаларын озак вакыт караучысыз калдырган әти-әниләрне административ җәза көтә дип кисәткән. Бу хәбәр әти-әниләр арасында, җәмәгатьчелектә зур гауга куптара. 

Беренчеләрдән булып моңа Россия Дәүләт Думасы депутаты Ирина Филатова җавап бирә. Ул әти-әниләрдән күп хатлар алганын әйтә һәм бу мәсьәләгә карата үз фикерен белдерә. 

 – Хакимият фикере буенча, үз дәү әти, дәү әниләре белән автобуста бару өчен балаларга ышаныч кәгазе кирәк булып чыга. Аларча авылда әби-бабасы янында каникулларны үткәрү җинаятькә тиңләшә. Кайбер түрәләрнең чынбарлыктан  аерылганы шаккатыра. Кайберәүләрдә туганнар белән яшәү куркыныч дигән уй туа, – дип белдерә депутат массакүләм мәгълүмат чараларында. 

Чебоксар районы хакимиятендә хатның дөрес аңлатылмавын һәм балаларның әби-бабайлары белән аралашудан мәхрүм ителүе турында сүз бармавын аңлатканнар:

- Без хокукый дәүләттә яшибез. Балигъ булмаган балаларга карата барлык гамәлләр Россия Федерациясе Гаилә кодексы белән көйләнә, аның нигезләмәләренең үтәлеше прокуратура органнары тарафыннан катгый контрольдә тотыла. Бу очракта әбиләр, бабайлар яки башка якын туганнар белән элемтәдән мәхрүм итү турында сүз дә булырга мөмкин түгел. Хатта бары баланы тәрбияләүдә беренче чиратта әти-әнинең роле зур икәнлеге турында искә төшерелә, бары тик ата-аналар гына үз балаларын тәрбияләү һәм үстерү өчен җаваплы. Димәк, әти-әниләр  үз балаларын кемгәдер калдырып, башка шәһәргә, торак пунктка, башка җиргә эшкә киткәндә, медицина оешмасында озак вакыт дәваланган һ.б. очракта якын туганнары исеменә тиешле документларны (килешү, ышаныч кәгазе, вакытлыча опека) рәсмиләштерү мөһим.

Күрше түрәләр аңлатуынча, кайбер очракларда әти яки әни баласын башка  туганнары белән яшәргә калдыра, ә документлар рәсмиләштермиләр, ә кайвакыт сабыйларның гомерләрен бөтенләй куркыныч астына куялар.

Чувашиядә Бала хокуклары буенча вәкаләтле вәкил Алевтина Федорова Чебоксар районы хакимиятләренең карарларын хуплаган һәм алар балигъ булмаганнар катнашында балаларны караучысыз калдыруга юл куймауга һәм гадәттән тыш хәлне профилактикалауга юнәлдерелгән дип аңлаткан.

Хәер, җәмәгатьчелектә әлеге хәлгә бәйле тавыш-гауга чыккач,  Чувашия мәгариф министрлыгы тикшерү оештыра. Карарны гамәлдән чыгарганнар, ә мәктәпләргә җибәрелгән таләпне юк иткәннәр. Шуңа күрә тыныч күңел белән балаларны авылга ял итәргә җибәрергә була.

Ярый ла, тавыш тынды, ди. Әмма күңелдә бер төер калды шул. Әйтик, олы яшьтәге әби-бабайга калдырып, тәртипсез тормыш рәвеше алып баручы әти яки әни

күпме? Моны беркем белми. 
Гаилә таркалгач, ир белән хатын яңа тормыш кора, ә бала әти-әнисе назыннан мәхрүм ителеп, әби-бабай тәрбиясенә кала. Моннан тыш, кызганычка каршы төрле күңелсез очраклар да күпме... Күршеләрнең “мөгез” чыгарырга теләүләре турында татарстанлылар ни уйлый. Аларны тыңлыйк әле. 

“Ак калфак” оешмасы рәисе Кадрия Идрисова: 

“Без угыл-кызларыбызны ничек тәрбия кылабыз? Гаилә кору өчен нинди әзерлекләр үтәбез? Тормыш мәктәбенә әзерлекне кем бирә? Менә шул сорауларга кем җавап бирә ала. Бүгенге заманда буыннар чылбырының бәйләнеше, рухи тәрбия җитми безгә. Бала ата-ананың көтеп алынган уртак мәхәббәт җимеше, мәгънәле исем кушылып, гореф-гадәтләребезне, йолаларыбызны үтәп, ата тәрбиясе, ана тәрбиясе, әби-бабай тәрбиясе белән үссә, шул вакытта бала хакы хаклана. Күренекле төрки дөнья анасы, бүгенге көндә 156 онык-оныкчаның дәү әнисе – Рәшидә Исхакый тәҗрибәсен куллануны алга куярга кирәк. Рәшидә Исхакыйның улы Госман хәзрәт ата-ана өстендәге тәрбия җаваплылыгын 7 төргә бүлеп карарга тәкъдим итә: иман тәрбиясе, әхлак тәрбиясе, бәдән тәрбиясе, гакыл тәрбиясе, рух тәрбиясе, җәмгыяви тәрбия, җенси тәрбия.

Гадәттә, әби-бабайның бала карарга, аңа игътибар бирергә вакыты күбрәк кала. Аларның тормыш тәҗрибәсе дә зуррак. Балага әхлакый кануннарны сеңдереп үстерәбез дигән ата-ана баласын әби-бабай тәрбиясеннән чикләмәскә тиеш дип саныйм. Балаңны фатирда ялгыз калдырып, ишегеңне бикләп киткәнче, аны әбисе яки бабасы караса, җаның тыныч була. Олы кеше — йортның йозагы, аны карап-барлап торучы, баланы тәрбияләүче, аңа күз-колак булучы да. Әле әби кеше кухнядагы бөтен эшне башкарып, ризык пешереп торса, монысы бигрәк зур ярдәм. Шәһәрдә яшәүче татар әти-әниләре баласы белән русча сөйләшергә мөмкин, ә әби-бабай аның белән татарча аралаша. Әле моннан тыш, бишек җырларын җырлап, әкиятләр сөйләп, гореф-гадәтләрне, йолаларны аңлатып үстерә ул. Оныклар белән бергә яшәмәсәң дә, атна азагында очрашсаң да, тәрбия бирергә мөмкин. Без, мәсәлән, балалар белән бергә тормыйбыз. 2,5 ел бергә яшәдек тә, өй салып чыгып, аерым тора башладык. Әмма тормышыбыз уртак: йә без аларда, йә алар бездә. Бәйрәмнәрне бергә үткәрәбез, оныкларны тәрбияләүдә актив катнашабыз. Оныкларны үстергәндә әкиятләрне үзем чыгарып сөйли идем. Балага әкияттә үз исемен ишетү кадерле, әкияттә персонаж итеп аның үзен кертсәң, әй сөенәләр, эреп китәләр. Яр сайлаганда милләтен дә истә тотсыннар дип, әкиятләрдә ханның ничек итеп үзенә хатын эзләгәнен сөйлим. Минем әкияттә хан озын толымлы, өчпочмак-бәлеш пешерә белә торган, ачык йөзле килен эзли. Малайларга әнә шуларны кечкенәдән күңеленә кертергә кирәк дип саныйм.

Татарстанның атказанган сәнгать эшлеклесе, Абдулла Алиш һәм «Бәллүр каләм» премияләре лауреаты, биш бала әнисе, ике онык әбисе Йолдыз Шәрапова: 
«Әгәр дә алай-болай әлеге канун кабул ителсә, ул иң ахмак закон булыр. Ничек инде, баланы әби-бабайсыз гына үстереп булсын? Элек-электән әби-бабай баласының баласы өчен җанын фида кылган. Аңа үзенең олы  тәҗрибәсенә нигезләнеп,  кешелек  кыйммәтләрен төшендереп калдырырга тырышкан. Тукай да бит әнә үзенең атаклы “Туган  тел” шигырендә: ”Әнкәм бишектә көйләгән, әбкәм хикәят сөйләгән” -  дип язган. Менә шулай әбкәсенең туган телдә  сөйләгән хикәятләрен тыңлап үскәнгә, Тукай булган да бит инде ул! Үземнән дә беләм,  дус-танышлар да шулай ди -   дөньяда иң бәхетле бала ул әби-бабайлы,  аларның эчкерсез яратуын тоеп, шул мәхәббәттә коенып үскән сабый. Замана баласын шушыннан мәхрүм итәргә җыеналармы ул?!

Юк, дөрес түгел,  гаилә эше бу,  монда бернинди канун да кирәк түгел. Оныкны карашыргамы-юкмы икәнен һәр бабай-әби үзе хәл итә. Мөмкинлеге, вакыты,  исәнлегенә карап. Ара ераклыгы да мөһим. Хәзер яшьләрнең өлкәннәр белән бергә яшисе  килми. Үз тормышларын коралар. Бер караганда,  әйбәттер дә бу. Ә иң әйбәте бер  урамда күршедә генә гомер итү икән бит. Бездә шулай.  Ике гаилә ике йортта  бергә төсле яшәп ятабыз.  Еш  кына улыбыз Ядкәр: “Бүген әби-бабай булып эшлисегез килмиме?” -  дип сорый. Җавабын белә, билгеле,  беркайчан да юк димибез бит инде. Ул тере “курчак”ны үзебез дә сагынып, көтеп торабыз. Бигрәк яраттыралар шул алар.  Борыннарыннан гына бер пәп итсәң дә,  бөтен борчуларың каядыр китә,  эреп бетә. Юкка гына баланың баласы балдан  татлы  димәгәннәр бит  инде.

Ләкин онык карау үтә дә җаваплы. Аркаңа да күз кирәк  ул бөтерчек бездә булганда. Әнә бит күптән түгел генә Казанда нинди  зур фаҗига булды: әбисендә кунакта чакта 5 яшьлек сабый ачык тәрәзәдән егылып төште. Дәү әни өчен гомерлек җан ярасы. Алла гына сакласын диясе инде. Шуңа күрә кайбер әби-бабайлар мондый җаваплылыктан куркып: “Кем тапкан -  шул баксын!” да диләр.  Аларны да гаепләп булмый. Онык бит ул никадәр генә яратсаң да,  иркәләсәң кадерләсәң дә,  синең балаң түгел,  улың, я кызыңныкы.  Аны тәрбияләү дә,  ачулану да  авыр эшкә әйләнә еш кына.   Нарасыйны да үпкәләтәсе,  ата-аналарын да гаеплисе килми.  Әби бабай булып эшләү ансат түгел, диюем.

Озын  сүзнең кыскасы, оныкны  карашыргамы,  булышыргамы  икәнен үзебез әби-бабайлар хәл итик әле!  Сабыйларны бу шатлыктан да мәхрүм итмәсеннәр инде,  өлкәннәрнең дә  әбелхаят чишмәләрен  капламасыннар: дөньяда дәвамым кала дип  сөенеп тора бит алар  һәм шул хис  яшәү көче,  яшәү дәрте бирә.
 Без ике (Алла бирсә тагын булырлар)  тупырдап торган оныклы булгач кына  тузга язмаган кануннар чыгарып, эчне пошырмасыннар».   

Психолог, гештальт-терапевт Гүзәл Хисмәтуллина:
 
«Беренче карашка, күрше республика түрәләре тәкъдиме сафсата кебек кабул ителә. Икенче яктан, биредә чын проблема ята. Озак вакыт әби-бабасы тәрбиясенә калган сабыйлар күпме. Әйтик, гаилә таркалып, бала әти-әнисенә кирәк булмыйча, әби яки бабасы белән яшәргә мәҗбүр була. Менә бу күзлектән караганда, бәхәсләшер өчен җирлек бар. Мин баланы әти-әни тәрбияләргә тиеш, дигән фикердә, ләкин бер шарт белән. Әти яки әни янында балага куркыныч янамаска тиеш. Чөнки тәртипсез тормыш алып барган ир яки хатын янында баланы калдыру җинаятькә тиңләп була. Кайчак, миңа консультация алыр өчен баланы әбисе яки бабасы алып килә дә, “Ә ни өчен әтисе яки әнисе килмәде, алар бу хәл турында беләме, биредә гаилә иерархиясе бозылмаганмы”, дип төпченәм. Чөнки әби-бабайлар кайчак үз кагыйдәләрен оныкларына, балаларына төшендерергә, аларны үз кануннары буенча яшәргә, өйрәтергә тырыша. Психологик яктан имин булган гаиләләрдә һәркем үз урынын, үз вазифасын белә икән, “Бары мин генә хаклы, сез әле яшь, берни белмисез”, дигән каршылыклар тумаска тиеш. Кайчак әни кеше артык таләпчән, коры, ә әби белән бабай менә шул корылыкны җайландырып җибәрер өчен дә кирәк. Баланы психологик яктан сәламәт булып үсүенә файда була. Чөнки һәр яктан чукып торсалар, бала берүзе проблемалары каршында калачак. Гаилә кыйммәтләре, гореф-гадәтләрне җиткерү буенча да әби-бабайның роле зур. Берәүләр кичләрен бергәләшеп китап укысалар, икенчеләре өчен өстәл уеннары уйныйлар, өченчеләре – гаилә белән спорт ярышларында катнаша. Һичшиксез, һәр гаиләдә үзенә генә хас традицияләр була. Алар гаилә әгъзаларын берләштерә, туганлык хисләрен арттыра, бер-береңә якынаю чарасы булып тора, рухи үсешкә, үз-үзеңне аңларга, тормышта үз юлыңны табырга ярдәм итә.
Бер-береңне аңлап яшәгәндә, балалар җылы, рәхәт мохиттә тәрбияләнә һәм аларның психикасы нык, тотрыклы була».

Журналист Эльвира Шакирова:

«Балалар туганнан бирле дәү әни, дәү әти янында яши. Ягъни без әти-әни белән торабыз. Балага өч ай булганда, университетка сессия тапшырырга бардым. Шул көннән алып бала дәү әнисе белән кала башлады. Әти-әни аларны бездән дә якынрак күрә, яхшы тәрбия бирә, тәмле ашата, уйната, татарча сөйләштерә. Без эштә булганда, әти-әни аларны мәктәптән каршы ала. Кайвакыт дәресләрне дә бергә эшлиләр. Кирәк чакта әни аларны хәтта табибка да йөртә. Балаларга да дәү әти-әни янында уңайлы, рәхәт. Мин дә аларны әти-әнидән кала башка кешегә ышанып тапшыра алмыйм. Әле дә ярый алар белән, бик булышалар. Исән-сау була күрсеннәр».
 

Эльвира Шакированың әнисе Раилә һәм әтисе Рамил Шакировлар оныклары Эмиль һәм Диас белән

Әлки районы мәдәният бүлеге җитәкчесе Рәсимә Гайфуллина: 

«Әлбәттә, әби-бабайлар өчен бәхет-сөенеч. Юкка гына "Бала баласы-балдан татлы" диеп әйтмәгәннәрдер. Үземнең алты оныгым бар. Һәрберсен яратып, көтеп торам. «Дәү әни, мин сиңа кунарга килдем», дип килеп керүләре, «Дәү әни, мин сиңа булышам», дип әйтүләрен ишетү шундый күңелле. Үземнең 3 баланы үстергәндә, әкиятләр сөйләп торырга вакыт бик булмады бугай. Ә хәзер рәхәтләнеп оныкларыма әкиятләр сөйләргә яратам. Шунысы хикмәт, ул әкиятләрне миңа бала чагымда Якуп дәү әтием сөйләгән иде.  Дәү әни-дәү әти белән оныклар –  буыннар чылбыры дип беләм. Оныклар үскән саен, минем әти-әнием,дәү әти-дәү әниләрем белән кызыксыналар. Зыяраттагы каберләренә бергә дога кылабыз. Онык белән әби-бабайның бергә булуы,аралашуы бик кирәк. Аралашып яшәгәндә генә яшьләр тарафыннан олкәннәргә ихтирам булачак. Үз әби-бабасына гына түгел,ә гомүмән барлык өлкәннәргә ихтирам тәрбияләнә.

Язмага реакция белдерегез

5

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading