Без шуны аңларга тиеш: статистикадагы һәр сан — бала язмышы.
Скопировать ссылку
Без шуны аңларга тиеш: статистикадагы һәр сан — бала язмышы.
Ел башыннан Татарстан юлларында исерек хәлдәге 8 000 машина йөртүчене тоткарлаганнар. Аларның 500е юл иминлеген саклаучылар күз уңына беренче генә эләкми.
Яшүсмерләр туган көннәренә бүләк ителгән питбайкларда һәм мотоциклларда һәлак була. Руль артында барганда кәрәзле телефон куллану аркасында килеп чыккан аварияләр саны да исәпсез. Юллардагы вазгыять турында Татарстанның баш автоинспекторы Рөстәм Гарипов белән сөйләшәбез. «Статистикада һәр сан-бала язмышы" – Балалар белән бәйле һәм юл хәрәкәте куркынычсызлыгын профилактикалау эше һәрвакыт туктаусыз алып барыла, – ди Рөстәм Рамилевич. – . 16-22 сентябрь көннәрендә Бөтенроссия юл хәрәкәте иминлеге атналыгы узды. 20 сентябрь – Бердәм юл хәрәкәте иминлеге көне иде. Әлеге атналыкның максаты – балигъ булмаганнар катнашындагы аварияләрне киметү проблемасына киң җәмәгатьчелек игътибарын җәлеп итү. Полиция һәм юл-патруль хезмәте хезмәткәрләре мәктәпләр янында патрульлек итә. Балалар өчен лекцияләр, әти-әниләр җыелышлары үткәрелә - барлык уку йортларында да юл хәрәкәте кагыйдәләрен кабатлыйбыз, аларны мисаллар белән аңлатабыз. Һәм, әлбәттә, машина йөртүчеләрне юл хәрәкәте кагыйдәләрен үтәргә чакырабыз. Чөнки балалар - юл хәрәкәтендә катнашучыларның иң якланмаган категориясе. Шуңа бәйле рәвештә без бу хакта сөйләшергә, аңлатырга тиеш.
Саннар турында сөйләсәк, бездә бүгенге көндә юлларда һәлак булучылар һәм зыян күрүчеләр саны буенча статистика кими. Ләкин без шуны аңларга тиеш: бу статистикадагы һәр сан — бала язмышы. Бер мизгел зур фаҗигагә китерергә мөмкин. Биредә сүз һәлакәткә очрап үлүчеләр турында гына түгел, ә юлларда зыян күргән, инвалид булып калган, җитди җәрәхәтләр алган балалар турында да алып барыла. Барыгызны да юл хәрәкәте кагыйдәләрен үтәргә чакырабыз.
Комментарийлар