16+

Бәхеткә һәркемнең хакы бар

Мәскәүдә узган «Һәрбер баланы - гаиләгә» дигән семинарда сүз шул хакта барды

Бәхеткә һәркемнең хакы бар

Мәскәүдә узган «Һәрбер баланы - гаиләгә» дигән семинарда сүз шул хакта барды

Әти-әниләрне сайлап алмыйлар. Әгәр дә андый мөмкинлек булса, һәр сабый өлкәннәрнең иң әйбәт, иң шәфкатьлеләренең генә баласы булып, бәхет илендә генә яшәр иде. Ул чакта балалар йортларының ишекләренә дә дәү йозаклар эленер, сукмакларына чирәм үсәр иде. Бәлки, тиздән шулай булыр да әле.

Чөнки ятимнәрне балалар йортларыннан гаиләләргә урнаш­тыру турында бөтен дөнья уйлана, хәтта конкрет адымнар да ясый башладылар. Англиядәге LUMOS иганәче фонды (аны «Гарри Поттер» романнарының авторы Джоан Роулинг оештырган) «Һәр бала гаиләдә яшәргә тиеш!» дигән ­шигарь белән чыгып, моның өчен байлыгын да, вакытын да кызганмый. Бу оешма үзенең изге эшен дөньяның егермедән артык илендә җәелдергән инде. 18-21 октябрь көннәрендә Мәскәүдә узган «Һәрбер баланы - гаиләгә» дигән семинарда да сүз сабыйларны бәхетле, гаиләле итү турында барды. Анда Татарстанның Түбән Кама, Әлмәт балалар йортлары, Казан һәм Чаллы сабыйлар йорты директорлары, тәрбиягә бала алган гаиләләрнең «Без бергә!» республика иҗтимагый оешмасы рәисе Татьяна Степанова һәм журналист буларак мин дә бар идем. Семинарга Архангельск, Тула һәм ­Калининградтан да бала язмышына битараф булмаучылар килгән иде.
Саннар котны очыра
Бер караганда, балалар йортлары ятимнәр проблемасын хәл итә дә шикелле. Анда тәрбияләнүчеләрнең тамаклары тук, өсләре бөтен, баш өстендә түбә, яннарында, чит булса да, өлкәннәр бар. Ләкин балачак бәхетле булсын өчен бу гына җитми икән шул. Ел саен дәүләт мондый учреждениеләрдәге балаларның һәрберсенә аена 50-60 мең сум акча сарыф итсә дә, балалар йортларында үсеп, олы тормышка чыгучылар турында сөйләүче саннар эчендә җаны булган һәр кешене борчый торган. Яшьләре җитеп, балалар йортларыннан чыгып киткән егет-кызларның (алар ел саен 20 меңләп) 40 проценты бер ел эчендә төрле җинаятьләр кылып, төрмәләргә эләгә, 40 проценты йортсыз-җирсез кала, 10 проценты үз-үзенә кул сала, бары 10 проценты гына чагыштырмача уңышлы яшәп, тормышта үз урынын таба ала икән. Бу егет-кызлар ниндидер бер билгесез утрауда түгел, ә безнең арада яшиләр. Алар «өф-төф» итеп, кадерләп кенә үстергән бәгырь җимешләребезне дә үзләре артыннан начар юлга ияртеп алып кермәсме, зыян салмасмы соң? Бәләкәйдән гаделсезлек, хыянәт, язмышның кырыслыгын күреп үскәч, балалар йортлары бусагасын атлап чыгып, зур тормышка аяк баскач та югалып калулары гаҗәп түгел. Әгәр җәмгыять киләчәгенең якты, кешеләренең бәхетле булуын тели икән, ул балалар йортларының санын, һичшиксез, киметергә тиеш. Дөньяның шуны яхшы аңлаган кайбер илләрендә сабыйларның рухларын зәгыйфьләндерә торган мондый учреждениеләр бөтенләй юк. Аларда төрле сәбәпләр белән ятим калган сабыйларны туганнары, күршеләре ала. Англиянең мәрхәмәтлелек фонды ярдәме күрсәткән илләрдә дә балалар йортларының саны күзгә күренеп кимегән. Чехиядән һәм Молдовадан килгән белгечләр үзләрендәге шушы тәҗрибәсе белән уртак­лаштылар.
Юллары бар барын...
Ятимлекне киметүнең (бетерүнең дип язасы килә) берничә юлы бар. Шуның беренчесе һәм иң дөрес дип табылганы - баланы тапкан әти-әнисенә кайтару. Яшь, җүләр чакта хата кылынып, сабый ятим калган булырга мөмкин. Тормышта үз урынын, бәхетен таба алмаган яшь әти-әнинең шешәгә тотынуы да гаҗәп түгел. Менә шундыйлар белән ныклы эш алып барылса, кирәк чакта белгечләр тарафыннан ярдәм кулы да сузылса, мондый гаиләләрне яңадан тергезеп булыр төсле. Әгәр дә ата­ана, баланы рәхәт тормышка алмаштырган икән, аңардан инде берни дә көтеп булмый. Ул чагында нарасый өчен аны үз итәчәк яңа гаилә эзләргә туры килә. Ә бу җиңел эш түгел.
Ятимлекне киметүнең тагын бер юлы ул - гаилә балалар йортлары оештыру. Дүрт-биш сабыйны сыйдыра алучы олы йөрәкле, шәфкатьле ата-аналарга махсус йортлар салып биреп, патронат гаиләләр булдырганнар башка илләрдә. Махсус белемле, әти-әни булуны һөнәр итеп сайлаган бу өлкәннәр теләсә кайсы сабыйга тәүлекнең теләсә кайсы вакытында ярдәм кулы сузарга әзер торалар икән. Молдовадан һәм Чехиядән килгән хезмәткәрләр бу хакта тәфсилләп сөйләде.
Сугышлар да юк, мин нигә ятим?!
Ятимлекнең яман икәнен белеп, бик бетерергә теләсәк тә, аның тамырын бөтенләйгә корытып булмый. Бик авыр физик хәлдәге, йөри дә, сөйләшә дә алмый торган яки акыл ягыннан зәгыйфь сабыйлар да аз түгел. Андыйларны уллыкка йә кызлыкка, һич югы тәрбиягә алырга да бик атлыгып тормыйлар. Ләкин гаиләле булу, ата-ана назы, ярату зур көчкә, тылсымга ия. Табиблар кул селтәгән балаларның гаиләле булгач, йөреп киткән, сөйләшә-күрә башлаган очраклары да бар. 10-18 яшьлек күпме үсмер гомеренең бер өлешен «казенный» диварлар артында үткәрергә мәҗбүр. Менә шундыйлар өчен махсус гаиләләр булдырганнар күрше илләрдә, алар балаларны гаилә сайламый, ә балалар үзләре гаиләне сайларга тиеш, дип бик дөрес әйтәләр.
Һәр сабыйга - җылы оя
Татарстаннан килгән делегация составындагы балалар йортлары директорларына бу проблемалар яңа түгел, билгеле. Түбән Кама шәһәренең балалар йортында яшәүче Р. ның язмышын күз яшьләрсез генә сөйли алмый директор. Ике кулы да беләзексез, бармаклары җилкәсенә ябышып туган бу «канатлы» малайның бик тә гаиләле буласы килә икән. Ул бөтен эшне кеше ярдәменнән башка гына башкарырга өйрәнгән. Киң күңелле, бик ярдәмчел малай ди үзе. Без Мәскәүдә чакта һәр кичне директор апасына «Тыныч йокы!» теләп хатлар җибәреп торды ул.
Делегациябезнең рәсми булмаган җитәкчесе: яше дә олырак, тәҗрибәсе дә күбрәк Татьяна Степанова Казанда тәрбиягә бала алган беренче гаиләнең әнисе. Башта ятим калган ике «авыр» малайны бәхетле иткән алар.Аннары бер кызны да үзләренең җылы ояларына алганнар. Степановларның үзләренең бердәнбер кызлары Канадада яши.
- Ярый әле балалар алганбыз, инде алар мине әби иттеләр. Оныкка 8 яшь, икенчесен көтәбез, - ди Татьяна ханым, шатлыгын яшермичә.
Татьяна ханым тәрбиягә бала алган гаиләләрне берләштерә торган «Без бергә!» республика иҗтимагый оешмасының алмаштыргысыз рәисе дә. Ул үз гомерендә бик күп сабыйларны әти-әниле, гаиләләрне балалы, бәхетле иткән.
Изге эшнең юл башы
Бик вакытлы һәм бик тә ки­рәкле семинар булды ул. Россия Мәгариф һәм фән министрлыгы хезмәткәрләре үтемле чыгышлар ясап кына калмадылар, белемнәребезне дә тикшерделәр. Без башта мондый мөһим чарага ил башлыкларын, өлкә җитәкчеләрен чакырырга кирәк булган дип уйласак та, соңрак үзебезнең дә шактый нәрсә эшли алуыбызга төшендек. Бик кызык парадокс килеп чыга. Балалар йортлары ябылса, күп кенә директорлар, тәрбиячеләр эшсез кала. Ләкин шуңа да карамастан, алар бу эшнең башында торырга уйлап кайттылар Мәскәүдән. Алгы планга бала бәхете чыгарга тиеш! Бу хакта тагын язылыр әле. Төрле дәрәҗәдәге түгәрәк өстәлләр дә узар. Безнең Татарстаныбызның игелекле эшләрнең башында торырга яратканын һәркайсыбыз белә. Җыеп кына әйткәндә, илебез, республикабыз бик зур игеклекле эш башкару алдында тора. Аның уңышы барыбызның да күңел киңлегенә, җан җылысына турыдан-туры бәйләнгән.
Россиядә бүгенгесе көнгә 700 меңнән артык ятим бала исәп­ләнә.
1945 елда дүрт ел барган авыр сугыштан соң ятимнәрнең саны 678 мең булган. Кызганыч, бу сан ел саен 100 меңгә арта. Ләкин иң аянычлысы, аларның алты проценты гына чынлап та әти-­әниләре үлгән тома ятимнәр.
Ятимнәрнең 94 проценты ата-аналары исән килеш ятим-ким исемен күтәреп йөрергә мәҗбүр.

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading