16+

Бөгелмә районы башлыгының хатыны Казанга китәргә теләми

Бөгелмә Татарстанның икенче башында урнашса да, анда тормыш кайный. Кары да иң беренче шунда ята, иң соңыныннан китә икән.

Бөгелмә районы башлыгының хатыны Казанга китәргә теләми

Бөгелмә Татарстанның икенче башында урнашса да, анда тормыш кайный. Кары да иң беренче шунда ята, иң соңыныннан китә икән.

Шул көньяк-көнчыгыштагы шәһәргә сәфәр кылып, районның яшәеше белән танышып кайттык.

Кайчандыр Бөгелмәдә наркоманлык киң җәелгән иде. Хәзер вәзгыять уңай якка үзгәргән, шулай да әлеге афәт тулысынча бетмәгән һәм ул зур проблема булып тора. Район башлыгы Линар Закиров белән шәһәр буйлап чыгып киттек. Ул аның Казаннан кала республикада Почет ордены белән бүләкләнгән икенче торак пункт икәнен әйтеп узды. Бөгелмәне төзегән кешеләргә хөрмәт йөзеннән былтыр шуны искә төшерүче монумент та эшләп куйганнар. Әле шунысын да белдек, баксаң “Татнефть” оешмасы монда барлыкка килгән булган икән. Соңыннан гына офисларын Әлмәткә күчергәннәр. Бүген исә шәһәрдә нефть өлкәсендәге галимнәр эш алып бара. 

—    Сез районны 10 ел җитәклисез. Шушы вакыт эчендә зур үзгәрешләр булгандыр инде? Сез килгәндә ниндирәк вәзгыять иде? — дип, сорамыйча булдыра алмадык. 
—    Гади генә түгел иде. Бер яктан караганда, әллә нәрсә юк шикелле, әмма ныклап карасаң, күп нәрсә эшләнгән. Күзләр яхшылыкка ияләшеп бетеп, үзгәрешләрне сизмисең дә икән ул. Эшләгән эшләреңне күрү рәхәтлек китерә дә инде. Шуннан тәм табып яшим, — диде Линар Закиров. 
Шушы сүзләрне хуплап, “Юность” дигән спорт комплексын карап чыктык. Элегрәк бинаның халәте куркыныч булганны фотолардан күрдек, ә хәзер ул халык өчен эшләүче шәп кенә объектка әверелгән. Линар Закиров сөйләвенчә, ул монда 2014 елда килгәндә, аның түбәләре ишелү дәрәҗәсендә булган. Бүген исә бассейн эшчәнлеген телефондагы йөкләмә ярдәмендә көйләп була. Төймәгә басып, суга никадәр хлор кушарга кирәклеген дә җайларга мөмкин. Әлеге эшне элек коточкыч кыяфәттә булган подвалда башкарганнар. Шул арада район башлыгы бассейнда йөзүче кешеләр белән дә сөйләшеп алырга өлгерде. Хәзер бу спорт комплексында 1200 бала шөгыльләнә икән, ә ел әйләнәсендә аның аркылы 242 мең кеше уза. Бөгелмә районында да бу кадәр халык яшәми дә, югыйсә. 
Әлеге объект миңа бигрәк зур тоелды, ә каршында тагын да эрерәге – боз сарае урнашкан. Аның бинасы да шулкадәр матур, хәзер районнарда төзелә торган бертөрле проект буенча эшләнмәгән. Баксаң, ул нефтьчеләр тарафыннан 2003 елда ук сафка бастырылган икән. Тик бозын катыру системасы аммиак нигезендә ясалган. Линар Закиров үзе дә хоккей ярата торган кеше буларак, сыйфаты начар булуын аңлап, 2013 елда республикабыз Рәисе Рөстәм Миңнехановка мөрәҗәгать итеп, өр-яңа җиһазлар куйдырткан. Хәзер бозның калынлыгы иң оптималь, хәтта, Олимпия уеннарын да оештырырга була. Ә бит кайчандыр ул ботканы хәтерләткән, анда бөтенләй шуып булмаган. Линар Закиров үзенең хоккей формасын күрсәтте, 13нче номер астында чыгыш ясый икән. Дуслары белән төшке аш вакытында уйныйлар, чөнки кичен анда йөрүче халыкка комачаулыйлар. 
Бөгелмәдәге чаңгы базасы бик кызык объект санала. Ни өчен дисәгез, аңа бюджеттан бер тиен акча да сарыф ителмәгән. 100 миллион сумнан артык суммага кәттә ремонт ясалган, акчаны иганәчеләр биргән. Әлеге комплексны ТРның Чаңгы ярышы федерациясе президенты Илшат Фәрдиев та карап киткән һәм югары бәя биргән. Иң беренче кар монда ява дип, алда әйтеп узган идек бит әле, эрүен дә иң соңгылардан булып эри икән ул. Шуңа күрә дә апрель азагында шәһәрдә чаңгы ярышлары уза. Монда башка районнардан гына түгел, чит төбәкләрдән дә киләләр, һәрдаим ниндидер турнирлар һәм спортчылар җыеннары оештырыла. Халык өчен 500 пар чаңгы әзерләп куелган, җәен шөгыльләнү өчен роллерлар һәм велосипедлар да бар. Трасса заманча эшләнгән, бина эчендә дә шартлар югары: бүлмәләре затлы кунакханәләрдән бер дә ким түгел, хәтта, спортчылар өчен кафе белән балалар өчен уен мәйданчыклары да каралган. 
Чаңгы базасыннан чыгып киттек тә юлыбызны дәвам итәргә булдык. Линар Закиров Казанның “Иске шәһәр” префектурасын җитәкләгән кеше. Бөгелмәгә шуннан килде. 

- Башкала белән районның аермасын сизеләме?
—    Нык аерыла алар. Ә менә яшәү шартларына килсәк, бу яктан минем хатыным лакмус кәгазе сыман. Ул үзе Казанда туып үскән, гомер буе шунда тормыш иткән. Бөгелмәгә күченеп килгәч, монда озак түзә алмас дип, уйлаган идем, чөнки башкаланың ритмына өйрәнгән кеше бит. Ә хәзер хатыным миңа беркая да китәсем килми, ди. Дөрестән дә, монда яшәү өчен бөтен шартлар да тудырылган, бер көн эчендә күп нәрсә эшләргә җитешәсен, чөнки барысы да якында урнашкан. Бездә тимер юл вокзалы белән аэропорт та бар, — дип, җаваплады район башлыгы. 
Аның сүзләрен хуплагандай, күп кенә шәһәрдә булмаган ашыгыч ярдәм станциясе яныннан узып киттек. Каршында балалар шифаханәсе балкып тора. Әлеге бина күптән түгел генә аяныч кыяфәттә булган: идәнендә күгәрекләр, түшәменнән су тамып торган. Аны да ремонтлаганнар. Менә Татарстандагы иң зур Яшьләр сараена килеп җиттек. Бинаны 1974 елда Бөгелмә механика заводы төзи башлап, 1996 елда кулланышка тапшырганнар. Ә инде 2000 елларда ул авария хәлендә дип танылган. Линар Закиров объектны карап йөргән вакытта, куркыныч картинага тап булган: диварлары да, түшәмнәре дә ишелгән, идәнендә тубыктан су җыелган. Бүген Яшьләр сарае тулы көченә эшли, нинди генә юнәлешләр һәм түгәрәкләр юк монда, җаның ни тели, шуның белән шөгыльләнергә була. Шул уңайдан Губкин исемендәге балалар сәламәтләндерү лагерын да әйтеп узарга кирәк. Аны да заманча итеп эшләгәннәр. Хәзер анда мөмкинлекләре чикле булган баллалар да ял итә ала. 
Бөгелмә халкы Водоканал эшчәнлегеннән еш кына зарлана. Шуңа күрә дә аның турында район башлыгыннан сорарга булдык.
—    Заманында Водоканалны шәхси кулларга тапшырганнар. Яхшы булыр дип өметләнгәннәрдер инде, әмма ул киресенчә килеп чыкты. Шундый ук хәл җылылык бирү һәм энергетика оешмалары белән дә кабатланган. Бу мин районга килгәнче булган хәл. Бүген әлеге предприятиеләрне кире хөкүмәткә алып булмый, хуҗалары да хакимият белән килешергә теләми. Ә барысыннан да ныграк халык зыян күрә. Чарасын күрергә тырышабыз, ничек эшләсәк, дөрес булыр икән, дип уйлыйбыз, — шулай җавап бирде Линар Закиров. 

Баксаң, кайчан гына Бөгелмә тәүлегенә сөт җитештерү буенча 45 район арасында 43 урынны биләгән. Ә хәзер алар 7 урынны алып тора. Бер көчле эшмәкәр зур комплекс төзеп ята, фермаларда 3 меңнән артык эре терлек бар. Аларның баш санын 9 меңгә җиткерергә ниятлиләр. Шәһәрдә фатирларга ихтыяҗ та күзгә күренеп арта башлаган. Бүген анда 9 катлы йортларны Дәүләт торак фонды төзи. Димәк, халык Бөгелмәне яшәү өчен уңайлы дип тапкан. Район башлыгы Линар Закировның хатыны кебек үк китәргә теләмәүчеләр саны тагын да артыр кебек. Яшәү шартлары яхшы бит.

 

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading