16+

Боларга тал чыбыгы җитми, ахры

Беркөнне больницада чират торганда алдымда торган кызның «ертык» свитерын күргәч, әнкәйнең сөйләгәне искә төште.

Боларга тал чыбыгы җитми, ахры

Беркөнне больницада чират торганда алдымда торган кызның «ертык» свитерын күргәч, әнкәйнең сөйләгәне искә төште.

"Өстәл янына ашарга утыргач, энем челтәрле ашъяулыкны күкрәгенә куйды да, "шундый күлмәк булса, ничек булыр иде икән?" диде. Әти бик кызу канлы кеше иде, сикереп торып матчадагы тал чыбыгын алды да, энемне шуның белән ярды. "Хәерчелек теләп утырасың, аннан башка да, хәерче тормышка күп калмады инде", дип ярсыды". Авыр еллар булган инде ул, билгеле.

Ә хәзер тормышлары бөтен яктан җитеш кешеләрнең "ертык джинсы", "ертык свитер" киеп йөрүләрен күргәч, ирексездән, боларга тал чыбыгы җитми, ахры, дип уйлап куям мин. Әле андый киемнәрнең бәяләре! Гомердә дә хәерчеләр алып кия алмый аларны. Хәерчеләр бөтенне кия. 

Моннан инде ун еллап элек Казандагы оныкчыгының ертык джинсы киеп кайтканын күрсә, бабай нишләр иде икән? Тотып ярмаса да, һичшиксез, әбигә биреп яматыр иде. 

Әле үзем дә улымның куртка җиңендәге резинкасын, тишелгән дип, тегеп куйдым беркөнне. Бер җиңен тектем, карасам, икенчесендә дә нәкъ шундый тишек! Аннары гына башка сукты. "Туктале, мин әйтәм, икесе дә нәкъ бертөрле тишелә алмый бит инде!" Баксаң, ул баш бармакны шунда тыгып киясе икән! Кул аркасына җылы булып тора, телефон сыпырганда бияләй салып интегәсе дә юк! Шундый тишек җиңле куртка кигәннәрен каян белим ди инде мин, күргән нәрсә булмагач.       

Бу дөньяда мин генәме соң 1965 елгы баш мие калыбына  заманча модный трендларны сыйдыра алмый азапланган "отстой"?

Камәрия Вафина
Кукмара, Ядегәр

Фото: ru.freepik.com

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга кушылыгыз. 

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading