Кеше үз гомерендә куак утыртырга, өй салырга, балалар үстерергә тиеш диләр.
Чишмә ачып аны сакларга да дип өстәргә кирәктер бүген. Шөкер, андыйлар да бар арабызда.
Балтачның Нормасына килгәч тә: “Әнәсебез хакында языгыз!” – дип гозерләде авыл халкы. Төзүче һөнәренә тугрылыклы булып, авылларында матурлыкны саклап, чишмәләрне төзекләндереп, карап тора икән ул.
Әнәс безне капка төбенә чыгып каршы алды.
– 2005 елга кадәр чишмәләрнең серләрен ишетеп кенә белә идем. Шуңа да аларга игътибар бирмичәрәк яшәдем. Авылның ак сакаллы чишмәчесе Сәлах абзый аларның һәрберсенең серләрен ачып, миңа сөйләп бирде. “Әнәс, улым мин инде олыгайдым. Ә син яшь кеше. Бигрәк тә һөнәрең дә туры килеп тора – төзүчесең. Бу эшкә алынганга үкенмәссең. Рәхмәт ишетеп яшәрсең”, - дип әлеге изге эшне миңа мирас итеп тапшырды, – ди Әнәс абзый, ул чакларны искә төшереп. – Шөкер, аманәтен үтәргә тырышам. Бүген инде авылыбыздагы 2-3 чишмәнең челтерәп аккан саф суларын эчкәч куанып туялмыйм. Бигрәк тә үзебезнең бакча башыннан аккан мәрхүм Сәлах абзый чишмәсенең суы балачагыма алып кайткандай була. Мирас чишмәнең суы аеруча тәмле. Авылның ярты халкы шунда йөри. Кайткан кунаклар үзләре белән суын күчтәнәчкә дә алып китәләр әле.
Бактың исә, бу Сәлах чишмәсе озын гомерле дә икән. 1957 елдан бирле нинди генә кызу, коры елларда да тулы сулы булып ага, ди аның. Менә 66 ел инде авыл халкын сөендерә икән. 2005 елда Сәлах карт бакыйлыкка күчкәч, Әнәс Кәлимуллин иң беренче итеп, чишмәнең тирә-ягын чистартып, тимер бетоннан торган кое урнаштыра. Соңрак кышкы бураннарда катмасын, кар капламасын дип бурадан агач өй ясатып, түбәсен калай белән яба. Ә язын төшкәч, пычракны күргәч, күңеле әрнеп бу балчыкта йөрергә мәҗбүр булган авыл халкын кызганып, тимердән баскычлар да ясап куя. Чишмәнең тирә-ягына авылда яшәүче урманчы белән бергәләп миләш, каен агачлары утырталар.
“Әнәс, монысы өчен рәхмәт, инде башка чишмә-коеларны да төзәтеп бирче!” – дип мөрәҗәгать итәләр бүген аңа. Тыңлый авылдашлары сүзен. Бүген аның шефка алган 2-3 чишмәсе, коелары бар. Чып-чын авыл баласы ул.
Норма авылы халкы Әнәскә рәхмәтле булса, чишмәче үзе дә авылдашларына рәхмәт укып яши. Халык өмәләр ясап чишмәләрне чистартып-карап тора икән монда. Авылда йөргәндә шуны күрдем: авыл халкы табигатьне ярата, аны сакларга тырышып яши. Чишмәләрдән ерак урнашкан урамнарда коелар бар. Аларның да түбәләре калай белән ябылган, ямь биреп торалар. Капкачлары да бар: чүп төшми, тузан коелмый.
– Мин бик бәхетле, – ди Әнәс әфәнде. – Аллага шөкер, үземнең туган авылымда, туган туфрагымда яшим. Янымда яраткан хатыным, балаларым бар. Шундый язмышыма шатланып туялмыйм. Бүтәннәрнең дә шушы яшәү ямен татуын телим, – дип сабуллашты ул.
“Ярат син табигатьне, ярат авылыңны, халкыңны, яратсаң һәрчак рәхмәт ишетеп яшәрсең”, – дип киңәш тә бирде әле.
Ә ул үзе бу тылсымлы сүзне көн саен ишетеп яши.
Азат Мөхәммәтҗанов.
Балтач районы.
Фото: http://baltaci.ru
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга кушылыгыз.
Комментарийлар