16+

Быелгы форум кысаларында 85 чара үткәрелә

Татарстан башкаласында 9-11 сентябрьләрдә “Казан” халыкара күргәзмәләр үзәгендә “Digital Week-2024” халыкара форумы була.

Быелгы форум кысаларында 85 чара үткәрелә

Татарстан башкаласында 9-11 сентябрьләрдә “Казан” халыкара күргәзмәләр үзәгендә “Digital Week-2024” халыкара форумы була.

Элемтәләр өзелми
“Digital Week” сүзләре татарча “цифрлы атна” мәгънәсен аңлата. 
– Казандагы бу форум традициягә әверелде, анда катнашучылар саны елдан-ел арта бара. Цифрлы технологияләрдә фикер һәм тәҗрибә уртаклашу Татарстан һәм Россия икътисадына файдага. Татарстанда цифрлы үсеш ассоциациясе оештырылды. Быелгы форум кысаларында 85 чара үткәрелә, үзара хезмәттәшлек буенча 36 килешү имзалау планлаштырыла, – диде республиканың дәүләт идарәсен цифрлы үстерү, мәгълүмати технологияләр һәм элемтә министры Айрат Хәйруллин.

Узган елгы форумда 48 ил вәкилләре катнашкан. Быел Россия төбәкләреннән һәм чит илләрдән 7 мең делегат килергә җыенуларын хәбәр иткән. Кытай, Грузия, Австрия, Үзбәкстан, Белоруссия, Һиндстан, Берләшкән Гарәп Әмирлекләре, Мисыр, Армения, Англия һәм башка илләрдән эре компанияләр вәкилләре килә. 

Эшнең башы – сүз
Татарстан Фәннәр академиясе президенты Рифкать Миңнеханов әйткәнчә, форумда яңгыраган фикерләр, тәкъдим ителгән технологияләр республиканың сәнәгать, мәгариф, медицина, мәдәният тармакларында гамәлгә ашырыла бара.

– Россия Федерациясе Президенты Владимир Путин илебездә фәнни-технологик үсешне өстенлекле юнәлеш итеп куйды. Татарстанда да фәнни-технологик үсеш максатчан юнәлеш итеп алынды. Форум кысаларында цифрлы технологияләр күргәзмәсе дә эшли. Анда 141 компания үзенең продукциясен күрсәтә, эшчәнлекләре белән таныштыра. Әлеге технологияләрнең экспонат булып торуы гына түгел, ә кулланучыларга барып ирешүе әһәмиятле. Форумда технологияләр мөстәкыйльлеге, чит ил товарларына алмаш булдыру, ясалма интеллект, кибер иминлек турында секция утырышлары булачак, – диде Рифкать Миңнеханов.

Ярышлар чишелеш тудыра
Татарстан предприятиеләре хезмәткәрләре, югары уку йортлары студентлары “Татар.БуХакатон”, “Art-Science”, “ТехШторм” исемнәре астында цифрлы технологияләргә кагылышлы сорауларга бергәләшеп җавап-чишелеш эзләгән. Шушы бәйге-хакатонда җиңүчеләр форумда бүләкләнәчәк. 
– Хакатон мәдәният темасына да барды. Цифрлы технологияләр мәдәният өлкәсендә дә актив төстә кулланышка керә бара. Музейларда цифрлы яссылык уңышлы кулланыла. Форумдагы 8 секция утырышына мәдәният өлкәсен цифрлаштыру темасы куелды. Форумда яңгыраган фәнни докладлар ел саен китап-җыентык итеп чыгарыла, – диде Казан дәүләт мәдәният институты ректоры Роза Әхмәдиева.

Ишетү – бер, үзең күрү башка
Татарстанның сәнәгать һәм сәүдә министрының беренче урынбасары Родион Карпов сөйләгәнчә, республиканың эре предприятиеләре форумда ел саен бердәм рәвештә катнаша.

– Форумда цифрлы технологияләр күрсәтелә, киләчәк технологияләр турында сөйләшү бара. Илебез технологияләрен үстерү максат итеп куела. Технологияләрдә Европадан калышабыз, дип әйтү бик үк дөрес түгел, без дә нәкъ шул ук киләчәк югары технологияләрне гамәлгә ашыру турында фикерләшәбез инде. Республика предприятиеләренең форумда катнашырга омтылуы цифрлы технологияләрдән артта калмаска тырышуы да ул, – диде Родион Карпов. 

Татарстанның авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры урынбасары Ленар Гарипов әйткәнчә, цифрлы технологияләр игенчелектә, терлекчелектә һәм авыл хуҗалыгы белгечләре әзерләүче югары уку йортларында нәтиҗәле файдаланыла. “Татарстан Республикасы инвестиция-венчур фонды” директоры Дамир Галиев сүзләренә караганда, форумда инвестицияләр җәлеп итү, Ислам банкингы, БРИКС илләре хезмәттәшлеге мәсьәләләрендә дә секция утырышлары уздырылачак. 

Рифкать Миңнеханов әйткәнчә, форумны оештыру 80 миллион сумга төшә, катнашучылар кертемнәре хисабына әлеге чыгым тулысынча каплана.

 

Язмага реакция белдерегез

1

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading