16+

Чәчәкләр кочагындагы Шубашкар ничек яши?

Чувашия башкаласы Чабаксар үзенең 555 еллыгын зурлап билгеләп үтте.

Чәчәкләр кочагындагы Шубашкар ничек яши?

Чувашия башкаласы Чабаксар үзенең 555 еллыгын зурлап билгеләп үтте.

"Идел буендагы мәдәният башкаласы" исеме бирелгән Россиянең төзек, яшеллеккә күмелеп утырган шәһәрләрнең берсе булган Чабаксарны хәзер Париж яки Амстердам белән тиңлиләр.

Шубашкар-Чабаксар борынгы язмаларда 1469 елда искә алына. "Биредә Казанга баручы гаскәр туктала" диелгән анда. Шубашкар атамасының килеп чыгышын галимнәр төрлечә аңлата. Профессор В. Егоров әйтүенчә, "шубаш", "чуваш"сүзеннән килеп чыккан. Шубашкар-чуваш кирмәне. Кайберәүләр биредә Шубаш атлы хәрби кеше яшәгәнлеген әйтәләр. “Шу” төрекчә "гаскәр башы" сүзеннән килеп чыккан, диләр. Аерым фаразларга ышансаң, биредә чыбыклы урын булган.

Борынгы Шубашкарның Голландия сәяхәтчесе Н.Витсен тарафыннан ясалган рәсеме сакланган. Аның астына "Төньяк һәм көнчыгыш Татарстан" дип язылган.

Борынгы шәһәр гербы – калкан, аның югары өлешендә-кызыл канатлы, башына алтын таҗ кигән аҗдаһа һәм очып баручы биш үрдәк.
Чабаксар Идел буендагы өяз шәһәре булып үсә һәм 1920 елда Чуваш автономияле җөмһүриятенең башкаласына әверелә.

Чабаксарда бәйрәм тантанасы автовокзалдан яңгыраган матур җырлар белән каршы алды. Ленин проспектында бәйрәм гөрли: биредә ярминкә оештырылган, балалар, өлкәннәр концертлары, спорт, театр әһелләре чыгышлары, "СССР музее” дигән шәхси музей тамашачыларны каршы ала. Кызым Илсөя белән бәйрәм күреп җәяү киттек. Сул якта – Гражданнар сугышының легендар герое Василий Иванович Чапаевның ат өстендәге һәйкәле.

Чабаксардан ерак түгел Будайка авылында 1887 елның 28 январендә гаиләдә алтынчы бала булып туган Василий Чапаев – легендар дивизия командиры – 25нче укчылар дивизиясе Уфаны колчаклардан азат итүдә күрсәткән батырлыкларыннан соң киң танылу алды. Чапаев җиңү маршалларының берсе була алыр иде, кызганычка каршы, бик иртә, 1919 елның 5 сентябрендә Лбищенск авылында 32 яшендә һәлак була.

Ел саен Чапаев музеена кермичә киткәнем юк. Фондларына хәзерләгән экспонатларымны бүләк итеп, экспозицияне карап чыктык. Василий Чапаевның Мәскәүдә яшәүче нәсел дәвамчылары да күптән түгел музейда булып киткәннәр икән.

Чабаксар студентлары бәйрәмдә талантлары белән сокландырды. Җир шарының төрле төбәкләреннән килеп, белем алалар биредә. Ленин һәйкәле янындагы мәйдан янында якташларым – Кармыш авылы Мәдәният йорты җитәкчесе Лилия Галиева һәм Кармыш китапханәсе җитәкчесе Резидә Төхвәтуллина-Мөбарәкшинаны очраткач, горурлык хисе тагын да артты.

 - Сувенир итек, түбәтәй ясау буенча үрнәк дәрес үткәрәбез, - диләр алар. Мәскәүдә үткәрелгән ВДНХ күргәзмәсендә дә лаеклы катнаштылар алар. Авылдашыбыз, Кармышта туып үскән, Ленин, Кызыл Байрак, Ватан сугышы орденнары кавалеры Советлар Союзы Герое Мидхәт Абдулла улы Салиховка стенд та әзерләп килгәннәр.

Марпосад районы Шоршелы авылында туып үскән СССР Космонавты Андриян Николаевның 95 еллыгына багышланган стенд янында да халык күп иде. Ерак түгел язучылар Ильф һәм Петровка багышланган һәйкәл. Болгар-Сувар иле тугралары төшерелгән стенд та кызыксынуны арттыра.
Мөһим тарихи ядкарьләрне киләчәк буынга тапшыру буенча тырышып эшли чуваш халкы.

Чабаксарның киң проспектларында йөргәндә шәһәр архитектурасын үстерүдә Бөек Ватан сугышы ветераны Сабирҗан абый һәм укытучы Галия апаның уллары – Чувашстанның атказанган архитекторы Салих Нәзировның өлешен күреп горурландым.

Равилә Мөбарәкшина
 

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading