Баксаң, ул үзе йөк машиналары өчен автомобиль компонентлары җитештерү белән шөгыльләнә икән. Хобби буларак төрле яңа нәрсәләр уйлап чыгара. Кышын йөри торган электросамокат белән беррәттән әле спорт машинасын да ясаган.
Ярышларда катнашу өчен әлеге транспорт чараларына махсус класс та барлыкка китергәннәр. Андый төр машиналар Европада күптәннән төрле турнирларда катнаша булып чыкты, хәзер инде аңа Татарстан да кушылды. Дамир Фатыйховның 12 автомобилен сатып алырга да өлгергәннәр, тагын сигез данәгә заказ биргәннәр. Техника җене кагылган диләр бит әле, шундыйрак кешегә ошаган ул.
Бүген электр автомобильләрен кем генә җитештерми. Кайберәүләр аны миллиардер Илон Маск уйлап чыгарган дигән фикердә тора. Тик ике пассажирны йөртә алырдай дүрт тәгәрмәчле электр транспортын урыс инженеры Ипполит Романов ясаган. Аның прототибы 1899 елда Санкт-Петербург шәһәрендә тәкъдим ителгән.
Әлеге транспорт чарасы сәгатенә 34 чакрым тизлек белән йөри алган, электр көче 60 чакрымга кадәр җиткән. Мондый машина белән бүген дә эшкә һәм кире өйгә кайтып килеп булыр иде.
Иң кызыгы, электр машиналарының двигателен дә Россиядә уйлап чыгарганнар. Белеме буенча архитектор булган Борис Якоби башка юнәлешләр буенча да эшләгән. 1834 елда әлеге кеше ачыш ясаган – бу электр двигателе, ул эш валы әйләнүе аркасында хәрәкәткә килгән. Тагын бер Россия галиме Эмилий Ленц белән берлектә Борис Якоби шул юнәлеш буенча эшнчәлеген һәм өйрәнүләрне дәвам иткән. Петербургта ул электр моторының тагын ике прототибын ясаган.
Аның берсе тәгәрмәчле судноны Нева елгасы агышына каршы да йөртә алган, ә икенчесе рельслар буенча арбаны хәрәкәткә китергән. Ахыр чиктә, соңгысы трамвай уйлап чыгаруга юл ачкан.
Комментарийлар