Шимбә көнне без дә берничә ярминкәдә булдык. 10нчы микрорайонда урнашкан чатырлы ярминкәдә без аралашкан Арча фермеры, монда сату итүче чын фермер мин генә, дип әйтеп куйды. Аның күршесендәге эремчек, сыр, май сатучыдан, үзегезнең продуктлармы, дип сорыйм. Әйе, ди. Сырга «Арча-Вамин» дип язылган, мае Балтачныкы булып чыкты. Сезнең товар кайда соң, дигәч, пакетка тутырылган эремчекләрне күрсәтте. Алары үзенекеме-юкмы, гомумән, ул чынлап та фермермы - белгән кеше юк.
Эшмәкәрлек буенча совет утырышында фермерларның иртүк килеп урын алуы турында да сүз булды. Батыршин урамындагы ярминкәгә төнлә үк килеп басалар икән. Шул сату мәйданында сәүдә итүче - Кайбыч районыннан килгән фермер (исемен әйтергә теләмәде), төнлә килеп, машинада кунабыз, югыйсә урынсыз каласың, дип сөйләде. Сез исемлектә юкмыни, дигән соравыма, бар, исемлек зур бит, бөтен кешегә дә урын калмый, дип җавап бирде. Ә менә Зәкиев урамындагы ярминкәдә сату итүчеләр бик аз, юк диярлек. көздән бирле ул ни фермерлар, ни сатып алучылар арасында популяр түгел. Без анда да булдык. Буа егетләренең бирегә өченче атна килүләре икән, итләре начар сатыла. Алар янәшәсендә сату иткән Чистайдан килгән ханым биредә беренче генә тапкыр икән. Аның Казанга гомумән килгәне булмаган, Түбән Камада гына сату иткән.
- Монда сатып алучы бөтенләй юк икән, әллә йокларга яраталармы шунда, аптырап басып торам, - диде ул.
Сатарга урын булмаудан зарланучыларны бирегә китереп саттырып кына булмыймы икәнни?.. Әлеге сорауны мин 10нчы микрорайонда сату итүчеләргә бирдем.
- Ишетеп белүебезчә, анда халык йөрми. Безгә бит сатарга кирәк, - диделәр алар.
12дән соң - түләүле
Сату дигәннән, фермерлар товарларын сәгать уникегә кадәр генә сатуын, аннан соңгы вакытка калсаң, акча түләргә кирәк булуын да әйтте.
- Сәгать нәкъ унике булгач, касса аппаратларын тотып килеп җитәләр. Бер мең алалар, бүген юньләп сатып булмады дигәч, 500 сум бир, дип сорыйлар, - ди алар.
- Кемгә һәм ни өчен бирәсез?
- Район администрациясе бугай инде, җыештырган өчендер, анысын үзләре дә әйтми, без дә артык сорау бирмибез. Үз артыбыздан җыештырабыз анысы... Без бит уникегә кадәр генә сатарга тиеш, бу урыннарны базар хуҗаларыннан безнең өчен шул вакытка кадәр генә сорап алганнар, ә төштән соң эшмәкәрләр сатарга тиештер, - дип фаразлый алар.
Боларны безгә Батыршин урамындагы, Лаврентьев урамындагы һәм 10нчы микрорайондагы ярминкәдә сату итүчеләр сөйләде.
- Рөхсәт бирсәләр, икегә, дүрткә кадәр дә сатар идек, әллә ничә чакрым ераклыктан килеп, товарны сатып бетереп кайтасы килә бит, - диләр.
Нурҗиһан Хәйретдиновага без бу хакта җиткердек. Акча җыю турында ул ишетеп белә икән.
- Мин бу проблеманы беләм. Үземә дә фермерларның шалтыратканнары булды. Акча җыю турында бер генә карар да, документ та юк. Сату вакыты чикле булу да бездән тормый. Аны Авыл хуҗалыгы министрлыгы хәл итте. Мескен фермер төнлә торып, юлга чыга. Итен алып килеп сатуга киштәгә куйганчы, күпме акча чыгара ул. Үзегез дә беләсез, терлекне сую шартлары буенча таләпләр катгыйланды. Алты сәгать эчендә сатып бетерелергә тиеш. Әле кайбер базарларда халык иртән йөрми дә, тугыз-унда гына чыга. Фермерның сату өчен нибары ике-өч сәгать вакыты бар. Килгән килгән, сатып бетереп сөенеп кайтып китсен иде инде ул. Бу мәсьәләне чишәрләр дип өметләнәбез. Президент авыл хуҗалыгы министры урынбасары Николай Титовка сату вакытын көндезге икегә-өчкә кадәр озайтырга кушты, - дип сөйләде ул.
Җитештерүчеләр кирәк түгел?
«Добро мясо» җаваплылыгы чикләнгән җәмгыять директоры Рамил Галиевнең ярминкәләргә үз үпкәсе бар. Өч елдан артык инде ул казылыклар җитештерә. Товарын Авиатөзелеш районындагы ярминкәдә автолавкада сата. Тагын бер автолавка алып, Батыршин урамындагы ярминкәгә керергә уйлаган.
- Мине анда кертмәделәр, намуслы җитештерүчегә рәхәтләнеп эшләргә ирек бирмиләр. Гомумән, җитештерүчеләр Татарстанга кирәк түгел, дигән нәтиҗәгә килдем. Аның каравы, каяндыр күпләп сатып алып, кыйбатрак бәягә казылык белән сәүдә итүче алыпсатарлар белән базар тулган. Ә мин үзем җитештергән сыйфатлы ризыкны үзебезнең халыкка чыгарасым килә, - ди ул.
Ничек кенә булмасын, ярминкәләр шәһәр халкына кирәк, иртәнге алтынчы ярты булуга карамастан, Наҗия апа белән аның күршесе Миңзифа әбинең базарга икенче кат чыгып керүләре иде.
- Авыл эремчеге, маен, чәйгә салып эчәргә сөтен дә алдык. Сыйфатлы ризык ашыйсы килә бит. Авылдан килгән сөт ризыклары арзанрак та, тәмле дә, файдалы да була, - дип куанып китеп бардылар алар минем янымнан.
Комментарийлар