16+

Дәүләт Советы балигъ булмаганнарга тәмәке тарту рөхсәт ителә торган учреждениеләргә керүне тыя

Канун проекты балигъ булмаганнарны кальян, тәмәке тарту һәм никотинлы продукция куллану рөхсәт ителә торган учреждениеләргә керүне тыя.

Алтынчы чакырылыш Татарстан Дәүләт Советының илленче утырышында балаларның сәламәтлегенә, аларның физик, интеллектуаль, психик, рухи һәм әхлакый үсешенә зыян китерүне кисәтү чаралары турында республика законының 4 статьясына үзгәреш кертү хакында закон беренче укылышта һәм тулаем кабул ителде. Закон проекты балигъ булмаганнарны кальян, тәмәке тарту һәм никотинлы продукция куллану рөхсәт ителә торган учреждениеләргә керүне тыя. Татарстан прокуроры урынбасары Юлия Наумова билгеләп узганча, балигъ булмаганнарга тәмәке һәм никотинлы продукция сату тыелса да, республикада ел саен яшүсмерләр тарафыннан аны куллану фактлары теркәлә.

2021 һәм 2022 елларда шундый 30ар очрак теркәлсә, быел – 25. Әлеге хокук бозулар эре шәһәрләрдә генә түгел, Чирмешән, Алабуга, Лениногорск, Арча, Кукмара һәм башка районнарда да күзәтелә, - диде ул.

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга кушылыгыз. 

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading