16+

«Директор кабинетыннан алып чыгып тезгәннәрдер»

Элек-электән һәр авылда да оста гөл үстерүчеләр бармак белән санарлык кына булганы беркемгә дә сер түгел.

«Директор кабинетыннан алып чыгып тезгәннәрдер»

Элек-электән һәр авылда да оста гөл үстерүчеләр бармак белән санарлык кына булганы беркемгә дә сер түгел.

Әрсез, бөтен кешедә дә үсә торган гөлләр һәр тәрәзә төбен бизәп торган. Ә күз явын алырлык, ят гөлләр үстерүчеләр чыннан да оста булган, чөнки гөл үстерү зур түземлелек, даимилек, уңганлык таләп итүче хатын-кыз эшләренең берсе.

Ике-өч ел элек мин дә бертуган апамнан антуриум (халык телендә кызыл йөрәк дип тә йөри) гөлен Бөгелмәдән алып килдем. Кибеттә бәясе мең сумга якын булгач, бик саклап, карап үстердем, чәчәк аттырдым. Икенче елга яз көне, өч савытка бүлеп утырттым. Китмәсләр инде болар дип шикләнүләрем юкка булды, тагын да әрсезләнебрәк үсеп киттеләр, ел буе шау чәчәктә утырдылар. Узган ел һәр тәрәз төбенә өчәр савыт ясап бүленде “чибәркәйләр”. Җете кызыл чәчәге белән бөтен кешене сокландырып утыралар инде болар дип, бераз горурланыбрак, масаебрак та йөрдем әле эчтән генә. Янәсе, мин дә осталар рәтендә. Булган ди, көтеп тор...

Ачык дәрес уздырасы булгач, сыйныф бүлмәсендәге зур тәрәзә төпләре тагын да тулыбрак, матуррак торсын дип өчесен мәктәпкә алып барасы иттем. Ялгыш кына, гөлләргә карап сөйләшүче ике укытучының сүзләрен ишетергә туры килде. “И, каян килеп Гөлфиянеке булсын, директор кабинетыннан алып чыгып тезгәннәрдер”, – дигән сүзләренә хәтерем калды хәтта. Ул гына җитмәгән, күршеләрнең берсе беркөнне: “Казанга барган саен алып кайтасыңмы әллә боларны?” – дип комплимент әйтеп куйды. “Юк инде, каян акча җиткерим бу хәтлегә, үзем үрчеттем бер төптән”, – дисәм дә, ышанмавы йөзенә чыкканга күрә, артык сүз дәшмәдем. Ә акчасы булган кешегә, дөрестән дә, гөл үстереп мәшәкатьләнәсе юк хәзер. Кибеткә бар да җаның теләгәнен ал сайлап.

Гөлләр турында язмамның хикмәте “гөл” түгел иде, бәлки үзегез дә төшенгәнсездер. Ераклардан килеп чит авылда яшәүче, дөрестән дә, “гөл дә үстерә белми” ул, чөнки аның тамырлары монда түгел. Каян белсен инде алар минем мәрхүмә әниемнең, әтиемнең сеңлесе Люция апамның үзебезнең авылдагы иң оста гөл үстерүчеләр икәнлеген. Глаксинья аларның икесендә генә үсә иде авылда, иренмичә бала караган кебек тәрбиялиләр иде гөлләрен. Миндә дә биш төрлесе бар бүгенге көндә. Аларны әниемнең төсе итеп үстерәм. 

Гөлфия Солтанова, 
Лаеш, Имәнкискә 


 

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга кушылыгыз. 

Язмага реакция белдерегез

4

0

2

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

  • аватар Без имени

    0

    0

    Глоксиния бигрәк матур гөл

    Мөһим

    loading