16+

Элеккечә уза торган Сабантуй күрдем

Соңгы елларда илкүләм Сабантуйлар модага кереп бара.

Элеккечә уза торган Сабантуй күрдем

Соңгы елларда илкүләм Сабантуйлар модага кереп бара.

Мин аңа каршы түгел, әмма Татарстанның кечерәк авылларында алар бетерелгән бер вакытта мондый күренеш күңелдә үз милләттәшләребез алдында уңайсызлану хисе уята. Милли бәйрәмне уздыру рәсми рөхсәт ителмәгән авыллар, дөрес, аны бераз соңрак төрле исемнәр астына яшереп үткәрә башлады һәм кайсыдыр яктан отты да. Әйтик, аларга халык күп килә, вакытын үзләре теләгән чакка билгели алалар.

Бер карасаң, җыен урынына уздырыла башлаган һәм сабанга чыгу көнен берничек тә билгели алмаган хәзерге “Сабан туе”на акчаны, бүләкләрне химаячеләр бирә һәм авыл кешесеннән җыялар. Шулай икән, көнен дә җирле халык билгеләргә тиеш кебек. Юк, бездә болай эшләү һич кенә дә ярамый, югыйсә кешегә яхшы була.

Җәйге бәйрәмнәр хәзерге көндә беркемнең көндәлек тормышына, бигрәк тә кыр эшләренә зыян китерә алмый, чөнки авыл кешесенең күбесе аларга катнашмый. Фермер хуҗалыкларында хезмәт итүчеләр аз. Үз каралтыларында мал асраучылар, зур бәрәңге бакчаларын бетермәүчеләр күзгә күренеп кимеде.  Шундый шартларда да авылларда уздырыласы Сабантуй көнен югарыда билгелиләр. Яңгыр явамы, бозмы, салкынмы, ул барыбер шул вакытта гына узарга тиеш дип санала. Элегрәк заманда туган авылымда аның көнен күчереп караганнар иде... Тавышы нык булгандыр, башка һичбер, халык сорап та, моны эшләмәделәр.

Бөтен Татарстан бер көнне бәйрәм иткәч, һәр авылныкында, нигездә, шунда яшәүчеләр генә катнаша. Бераз кунаклар да була анысы. Хәзер халык чит якларга таралды, егетләр төрле җирләрдән өйләнә. Гаиләдә ирнең дә, хатынның да мондый көнне, әгәр кардәшләре, әти-әниләре шунда яшәсә, туган нигезенә кайтасы килә торгандыр инде ул.

Элек тә күрше авыллардан кыз алганнар, читләргә дә китеп барганнар, әмма җыеннар озакка сузылган, аны авыл саен әллә ничә көн бәйрәм иткәннәр. Шунысы да мөһим: һәр көнен мәгънәле эшләргә багышлаганнар. Җыен бер авылдан якындагысына күчә барган. Без үсмер чакта да исеме әлегә телдән төшмәгән Җыенга хас традицияләр өлешчә сакланган иде әле. Бердән, аларда милли, халык яраткан уеннар уйналды. Русы, марие да күпләп килгән Мәмәширемдә ул бары тик татар телендә генә барды. Янәшәдәге яисә бер төбәккә караган авылларда Сабантуй төрле вакытта уздырылды. Авыл белән авыл, бигрәк тә төп авыл белән күчеп чыкканы арасында кунакка йөрешүләр шул бәйрәмнең матур бер бизәге иде. Колхозның йөк машинасы әллә ничә мәртәбә Мәмәширдән күчкән Таң авылына баручыларны Нократ буена илтә. Турыга җәяләп китүчеләр – паромга утыра, Каракүл аша баручылар – пароходка, “галош”ка. Теге яктан да каршы алу оештырыла. Машиналар Каракүл ярыннан ике көн буена кунак ташый. Шулай итеп, сабантуйлап йөрүчеләр яулык җыюны да, төп бәйрәмне дә күрә, аннан соң барысы да кайтып китми, берничә көнгә ял итәргә калучылар да була. Аларны елга пристанена ташу да дәвам итә әле.

Без төрле республикаларда бәйрәмнәр уздырабыз, дип сүз башладым. Күп вакыт караучысы да, катнашучысы да бездән барган кешеләр була. Бу – узганның матур традицияләрен читтә яшәүчеләрнең исенә төшерү кебегрәк бер нәрсә дип кабул итәм. Шул ук вакытта кайбер башка республикаларның, чит өлкәләрнең кайбер авылларында ул безнекеннән матуррак уза. Киров өлкәсен генә алыйк. Анда әле һаман да авыл бәйрәмнәрен бер көнгә куймыйлар. Чит милләтләрнең күңеле калмасын өчен, сабантуй барган атналарда аларга да ниндидер чара оештыралар. Быел Малмыж районының мондый бәйрәмнәрендә үзем дә катнаштым. Шунысы игътибарга лаек: Нократ Аланы һәм Малмыж җитәкчелеге ике районда яшәгән халыкның сабантуйны төрле атналарда узуын шулай ук кайгырта. Аларда катнашкан кунакның исәбе булмый! Күбесе һәрвакыт – татарстанлылар!

20 июльдә Урта Өшен авылында бик матур Сабантуй карадым. Районда уза торганнарга биргесез иде ул. Республикабызның күп авылларыннан, бигрәк тә Балтачтан, Кукмарадан никадәр кеше килгән. Сосновка, Малмыж якларында яшәгән танышларны да очраттым. Бала вакытыма кайткан кебек булдым. Халык төшә тора, чәй эчеп килергә кайта тора, ә мәйдан тирәсе берничек сирәкләнми. Урамнарда машина куярга урын юк. Һәр кешенең капка төбен саен әллә ничә алар. Мин кунак булган туганнарыбыз йорты да үзем үскән чакны искә төшерде.

Хуҗабикәнең йөгереп йөргән аяклары чыдасын гына: әле берәүләр керә, әле икенче төркем. Гомер очрашмаган туганнарны, танышларны очраттым мин аларда. Сүзгә сүз ялганып, уртак танышларга барып чыгып, гел яшьлекне искә алып утырдык. Әле көлештек, әле күңел тулды. Бәйрәмнәр, мәҗлесләр әнә шулай барырга тиештер дә. Олы белән кечене, туган белән туганны очраштырырга тиеш алар.

Рифә Рахман
 

Язмага реакция белдерегез

0

0

1

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading