16+

Федераль автотрассалар “җимергән” кече юлларны нинди язмыш көтә?

Татарстанда узган ел 248 миллиард сумлык юл төзү-төзекләндерү эшләре башкарылган.

Федераль автотрассалар “җимергән” кече юлларны нинди язмыш көтә?

Татарстанда узган ел 248 миллиард сумлык юл төзү-төзекләндерү эшләре башкарылган.

Кече юллар төзекләндерелә
– Узган ел М-12 “Восток” түләүле автотрассасының ачылуы юл төзелешендәге иң зур вакыйга булды. М-12 автотрассасын төзегәндә республика җирлегендәге, гомум исәптә, 1 мең чакрым кече юллар ватылды. Автотрасса төзелеше вакытында республикадагы кайсы районнардагы юллар ватылган булса, аларның барысы да төзекләндереләчәк. Бу эшләр өчен акча каралган, - диде Татарстанның транспорт һәм юл хуҗалыгы министры Фәрит Хәнифов 12 мартта Хөкүмәт йортында узган брифингта.
– М-7 автотрассасында үзгәртеп төзү эшләре барышында Тукай районындагы юллар да бозылган иде, андагы кече юллар шулай ук төзекләндереләчәк, - дип өстәде “Федераль юл агентлыгының Идел-Нократ төбәге автомобиль юлларының федераль идарәсе” федераль казна учреждениесе җитәкчесе Илдар Минһаҗев.

Программалар файдасы
Фәрит Хәнифов федераль программаларның файдасы турында искәртеп узды. “Сыйфатлы имин юллар” илкүләм проекты ярдәмендә республикада узган ел 408,9 чакрым юл һәм 26 күпер төзекләндерелгән. Быел да әлеге проект кысаларында 97 чакрым юл норматив дәрәҗәгә җиткереләчәк, 28 күпер ремонтланачак.
“Авыл җирлекләрен тотрыклы үстерү” федераль программасы кысаларында авылларда юл төзелешләре башкарылачак. 
Шәле-Баулы һәм Алексеевск-Әлмәт юллары төзелешләре дәвам итә.

Вознесение тракты түләүле булачак
– Казанда Вознесение трактының Җиңү проспектыннан М-7 “Волга” автотрассасына кадәрге 8 чакрымлы өлешен төзеп бетерү өчен тагын 18 миллиард сум кирәк. Бу участокта күперләр, юл чишелешләре төзү, торбаүткәргечләрне күчерү буенча 10 миллиард сумлык эшләр башкарылды инде. Хәзер асфальт түшисе калды. Проект документлары “Росавтодор”га тапшырылды, апрельдә узачак Россия Хөкүмәте утырышында федераль бюджеттан 9 миллиард сум билгеләнәчәгенә ышанабыз. Шулай ук республика бюджеты һәм инвестор акчасы да тотылачак. Вознесение трактының Җиңү проспектыннан М-7 федераль автотрассасына кадәрге участогыннан файдалануны түләүле итү мәсьәләсе өйрәнелә, май аена кадәр бер фикергә килү ниятләнелә. Вознесение тракты шәһәр эченә урнашкан социаль төзелеш, шунлыктан аның икенче участогыннан файдаланган өчен түләү М-12 автотрассасындагы бәяләрдән күпкә арзанрак булачак. Вознесение трактын быел тулысынча төзеп бетерү ниятләнелә, - диде Фәрит Хәнифов.

Казан - юлларга нәфселе “казан”
Казан шәһәре Башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары Игорь Куляжев таныштырганча, быел башкалада “Сыйфатлы имин юллар” илкүләм проекты ярдәмендә 1,3 миллиард сумга юл төзү-төзекләндерү эшләре башкарылачак. Гаврилов, Копылов, Коләхмәтов, Туфан, Баруди, Химиклар, Моисеев урамнары, шулай ук Ибраһимов проспекты белән Себер тракты, Отары бистәсендә Үзәк һәм Заслонов урамнары, Самосыр бистәсендә Мир урамы юлы төзекләндереләчәк. Кадыш бистәсендә Солонка елгасы, ә Константиновка бистәсендә Вертелевка елгасы аша салынган күперләр капиталь ремонтланачак.
–Горький шоссесына янәшә юл төзелеше дәвам итә. Аракчино бистәсеннән М-7 автотрассасына кадәрге юл участогы проекты дәүләт экспертизасы узды. Ләкин, бу бик кыйммәткә төшә торган проект. Анда тимер юллар аша ике урында күпер төзү сорала. Әлегә финанслау мәсьәләсе хәл ителмәгән. “Салават күпере” торак комплексыннан да юл М-7 автотрассасына тоташачак. Бакчачылык ширкатьләренә юллар сузу дәвам итәчәк. “Безнең ишегалды” программасы кысаларында 3 миллиард сумга ишегаллары комплекслы төзекләндереләчәк, - диде Игорь Куляжев.

Сокуры авылына кереп тормыйбыз
– Россия Президенты Владимир Путин юл төзүчеләргә Мәскәү-Екатеринбург автотрассасы төзелешен 2024 елда тәмамлап чыгу бурычы куйды. Без бурычны үтәргә тырышабыз. Казан-Оренбург трассасында 13 участокта юл төзү эшләре бара. Чулман елгасында күпер төзелә, анда хәзер терәк баганаларга өслек-эстакадалар урнаштырыла. Лаеш районындагы Сокуры авылын урап уза торган 6 чакрымлы юл төзелә. Ул М-12 автотрассасына тоташа торган юл да була, - диде Илдар Минһаҗев.

Федераль автотрассаларда чикләү кертелми
“Главтатдортранс” дәүләт казна учреждениесе директоры Эдуард Данилов сөйләгәнчә, Татарстанда 1903 күпер һәм елга-ерганакларга су агу өчен салынган 13 мең берәмлек торба исәпләнә. Хәзер язгы су ташкыннарына әзерлек максатларында күперләрне һәм тобаүткәргечләрне тикшерү-карау эшләре бара. 
–Язгы якта юллар йомшара, шунлыктан 1 апрельдән 30 апрельгә кадәр төбәк һәм җирле әһәмияттәге автомобиль юлларында авыр йөк машиналары хәрәкәтенә чикләү кертелә. Җәй айларында һава температурасы 30 градустан арткан көннәрдә дә йөк машиналары хәрәкәтенә чикләүләр кулланыла. Хәрәкәт өчен йөк машиналарына махсус рөхсәт алырга кирәк була. Федераль автотрассаларда язгы якта йөк машиналары хәрәкәтенә чикләү кертелми. Районнар юлларының да федераль әһәмияткә ия участокларында йөк машиналары хәрәкәте туктатылмый, чикләүләр бик аз юлларга гына кагылачак, - диде Эдуард Данилов.

Фото: http://sarman-rt.ru
 

Язмага реакция белдерегез

2

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading