16+

Физкультурачылар көнендә рекорд куярга җыеналар

12 августта билгеләп үтеләчәк Физкультурачылар көне спорт чараларына бай булачак. Казанлылар һәм башкала кунаклары өчен махсус программа әзерләнгән. Моннан  тыш 11-12 август көннәрендә «Казан триатлоны» ярышлары оештырыла. Анда катнашучылар илнең утыз төбәгеннән киләчәк.  

–  «Сәламәт тәндә сәламәт рух» лозунгы белән узачак Физкультурачылар көне өчен төп мәйданчык булып «Урам» экстрим-паркы территориясе сайланды. Традициягә кергәнчә, 3х3 урам баскетболы буенча «Кызгылт сары туп» бөтенроссия ярышлары үтәчәк, анда Татарстанның һәм Казанның иң яхшы баскетболчылары катнашыр дип көтелә.  Шул ук көнне яшүсмерләр арасында бокс, Казансу елгасы акваториясендә җилкән спорты ярышлары, Казанның торак комплекслары арасында ГТО уеннары, республиканың профессиональ клублары “Рубин”, “Ак барс”, “Уникс”, “Ирбис” һәм “Зенит” командалары арасында пляж волейболы ярышлары да уза. Идел буе төбәкләренең иң көчле атлетлары да үзара көч сынашачак. Өлкәнрәкләр өчен Скандинавия йөреше дәресләре оештырылачак, – дип сөйләде журналистларга Татарстанның спорт министры урынбасары Илдар Садриев. 
Чарага килгән әти-әниләр Казанда нинди спорт мәктәпләре эшләве турында да мәгълүмат алачак. 

Универсиаданың 10 еллыгы уңаеннан ун кешелек команда гомуми авырлыгы 100 тонна булган һәм үзара тоташтырылган биш КамАЗны тартып рекорд куячак, дип хәбәр итте спикер.
 
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга кушылыгыз. 

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading