16+

“Гайбәт сөйләүче килен кирәк...”

Күренекле драматург Туфан ага Миңнуллин тәкъдимен хуп күреп, җирле җитәкчелек, бер төркем галимнәр, дин әһелләре тырышлыгы белән гамәлгә куелган “Мунчәли укулары” җыены быел Чүпрәле җирлегендә уналтынчы мәртәбә үткәрелде. 

“Гайбәт сөйләүче килен кирәк...”

Күренекле драматург Туфан ага Миңнуллин тәкъдимен хуп күреп, җирле җитәкчелек, бер төркем галимнәр, дин әһелләре тырышлыгы белән гамәлгә куелган “Мунчәли укулары” җыены быел Чүпрәле җирлегендә уналтынчы мәртәбә үткәрелде. 

Чүпрәледә районында чираттагы “Мунчәли укулары” үтте.

Милләтебезне, телебезне, мәдәниятебезне, халкыбызның гореф-гадәтләрен,  татар авылларын саклаү һәм үстерү ниятендә Татарстан Мөселманнарының Диния нәзарәте, Бөтендөнья татар конгрессы теләктәшлеге белән үткәрелүче әлеге дини җыенның дәрәҗәсе елдан-ел күтәрелә бара, анда катнашучыларның географиясе дә киңәя – чүпрәлеләр Россиянең 8 төбәгеннән килгән дин әһелләрен, якын-тирә район-авылларда яшәүче меңләгән кунак кабул иттеләр.  Быелгы җыел Татарстанда игълан ителгән Милли мәдәниятләр һәм гореф-гадәтләр елы уңаеннан «Милли гореф-гадәтләрнең киләчәге балалар һәм оныклар кулында» дип исемләнгән иде. 

Халкыбызның борынгыдан килгән гореф-гадәтләре олы мирас булып яшь буынга тапшырылырга тиеш. Ә моның өчен аларның тормышыбызда өлешчә булса да кулланулы, милли җыен мәйданнарында күрсәтелүе мөһим. Җыенны үткәрүчеләр үткән белән бүгенге арасында матур күпер үреп, кунаклар белән күрешүне дә асыл ядкәрьләребезне барлау аша башкарды. Мәйдан капкасыннан үтүгә “Кыз урлау», «Никах уку», «Балага исем кушу», «Баланы сөннәткә утырту» кебек гореф-гадәтләребезне театральләштерелгән күренешләрдә күрсәтү җанга рәхәт иде – асылыбыз бит!

Халкыбызның үткәнендә калган гомер сөрмеше – бүгенгегә алып килгән юлы. Мәйданның бер ягында урнаштырылган нокталарда сарык йоны эрләү, бәйләү, май ясау, чәй һәм дәва өчен шифалы үләннәр җыеп әзерләү үрнәген дә күрсәттеләр, борынгы көнкүреш кирәк-яракларынан күргәзмә дә оештырылган иде. Һәр экспонат тансык, мөселман өммәтенең чисталыгы, пөхтәлеге сагында торучы утызга якын комганның иң “олы”сы 1930 елгы иде. Ә бизәнгечләрдән Кече Чынлы авылыннан Зәйтүнә Салахиева кулындагы фирүзә кашлы брошкага сокланып туймаслык, бабасы аны 1945 елны сугыштан әбисенә дип алып кайткан. Кадерле ядкәр өченче буын кулына күчкән. Ә безнең халык милли мирасыбызны саклый белә ул!

Бик күпләрнең йортында әбиләребезнең тән җылысын саклаган 100-130 еллык күлмәкләр дә, яулык-чүәкләр дә шактый икән, оныклары менә шуларны киеп мәйдан әйләнде – бер гасырлык тарих хәтере дә безгә бик кадерле.  

Бәйрәмгә килгән күп кенә кул эшләре осталары үз һөнәрләренә өйрәтеп, мастер класслар үткәрде: тамбурлы чигү, читек эшләү, милли орнаментлар белән күн әйберләре эшләү, шәҗәрәләр ясау, дизайн-проектлар эшләү, нәсел тарихларыннан китап язу һ.б. Мәйдан тирәсе гөрләде, кыскасы. 

Ә бу вакытта мәйданның үзәк өлешендә бәйрәмнең гамәли конференция өлеше дәвам итте. Татарстан мөфтиенең мөхтәсибәтләр белән эшләү буенча урынбасары Равил хәзрәт Зөфәров, Татарстанның баш казые Җәлил хәзрәт Фазлыев, Казан шәһәренең баш мөхтәсибе Рөстәм хәзрәт Вәлиуллин һәм башка күп кенә  дин әһелләре вәгазь сөйләде, галимнәр теләк-фикерләрен җиткерде. Хак фикерләр яңгырады: халкыбызның борынгы гореф-гадәтләре урта буынның канына сеңгән әле, менә яшьләргә җиткерү, күрсәтү, аңлату кирәк, шул чагында гына милли байлыгыбыз тутыкмас, югалмас. Авыл нигезендәге һәр йортның үз хуҗасы бар, бүгенге көндә шәһәрдә яшәүчеләренең дә олыгая төшкәч күңеле туган җиренә тартылуы да юрап түгел, хаклык күзенә карап әйтелде. Туган нигез ишегенә йозак эләргә ярамый. Авылларны саклап кирәклеге бурычыбыз буларак ассызыкланды. Ә Җәлил хәзрәт Фазлыевның һәр борчуга берникадәр сатира аша күз салып сөйләгән вәгазе һәрвакыттагыча җанга үтәрлек иде. 

– Төп нигез саклансын дисәң, анда һәркем гаебен табып, гайбәтен сөйләүче килен кирәк. Ләкин без төп йорт килене булып яшәрдәй кызлар үстерә белмибез. Әлбәттә бөтенебезне дә борчый торган әйбер бар. Милләтебез сан ягыннан кими. Бу чараның хикмәте – аралашуда. Пәйгамәберез салләллаһу галәйһи вә сәлләм дә: «Үзара аралашыгыз, аралашсагыз йөзегез нурлы булыр, калебегез чистарыр, ризыгыгыз киңәер, арагызда мәхәббәт артыр», – дигән.  Биредә балалар да күп. Менә шушы очрашулар балалар күңеленә туган җиребезгә, телебезгә, динебезгә, илебезгә мәхәббәт сала алса, нәтиҗәле булыр иде. Пәйгамбәребезнең салләллаһу галәйһи вә сәлләмнең бер хәдисе бар. Әгәр дә, ахырзаман җитә, нишлик, дисәләр, бер үсенте утырткан чагыгыз булып, өлегереп калсагыз, ул үсентене утыртыгыз, диелгән. Ибн Гарәби дигән галим, бу хәдискә икенче мәгънә биргән. Яныгызда өметле яшь кеше күрәсез икән, дин, тел, милләт, туган җир дигән орлыкны салып калырга тырышыгы, бер көн шул орлык тишелеп, бик күпләрне дингә килүенә, телне саклауга этәргеч бирергә мөмкин, дигән. Мин дә авылда яшим, ике улым да гаиләсе белән авылда, берсе төп йортта – безнең янда. Без дә өлкәннәр белән яшәдек. Бүген авылда яшәргә бөтен шартлар бар, әмма ата-ана төп нигездә яши торган баласын этә-төртә шәһәргә озата. Шушы очрашулар фикерләр үзгәрүенә этәргеч, милләтебезнең саклануына сәбәпче булса иде.

Быелгы җыен шәҗәрәләр бәйгесе игълан иткән. 70 якын катнашучы арасында Нәҗип Нәккаш кебек дәрәҗәле шәхесләр дә үз көчен сынап карады. Бәйгенең Гран-При иясе – Җәлил хәзрәт Фазлыев. Нәселенең 33 буынына кадәр мәгълүмат таба алган. Ул хәзер үз авылларында 200 артык хуҗалыкның да шәҗәрәләр төзү буенча эш башлап җибәргән. 

«Мунчәли укулары» җыенын оештыручы, аның дәвамлы булуы өчен янып-көеп йөрүче – Чүпрәле районы Башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары, шушы авылда туып үскән Илмир Измайлов. Аның чарага «Риваят» этно төркемен чакыруы, «Мишәрләр», «Яшьлек» балалар коллективларының чыгышлары мәйданга чын бәйрәм рухы өстәде. Мәчеттә җәмәгать намазы укылды, мул табыннар артындагы сый-хөрмәт – кайнар аш, пылау, чәй-коймаклардан һәр кунак сыйланды. Ә кичке якта оештырылган зур бәйрәм концертында танылган җырчылар Резидә Шәрәфиева белән Равил Галиев җыр-моңнары белән кунакларны ял иттерде. 


 

Язмага реакция белдерегез

3

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading