16+

Халыкара олимпиада җиңүчесе Булат Курамшин: «Тормышымны химиягә багышлаячакмын»

Химия фәнен Булат Курамшиннан да яхшырак белүче юктыр. Яшьтәшләре әле Менделеев таблицасын өйрәнеп азапланганда, ул инде катлаулы формулалар чишеп, төрле экспериментлар ясарга хирыс булган. Күптән түгел Казан егете Тбилиси шәһәрендә узган химия буенча халыкара олимпиададан алтын медаль алып кайтты.

Халыкара олимпиада җиңүчесе Булат Курамшин: «Тормышымны химиягә багышлаячакмын»

Химия фәнен Булат Курамшиннан да яхшырак белүче юктыр. Яшьтәшләре әле Менделеев таблицасын өйрәнеп азапланганда, ул инде катлаулы формулалар чишеп, төрле экспериментлар ясарга хирыс булган. Күптән түгел Казан егете Тбилиси шәһәрендә узган химия буенча халыкара олимпиададан алтын медаль алып кайтты.

Булат быел Казанның 131нче мәктәбен тәмамлады. Берничә көннән инде ул Казан федераль университеты сукмагын таптаячак. Университетта аны инде күптәннән үз кеше дип кабул итәләр. Мәктәптә укыганда ук ул югары уку йортында өстәмә дәресләр алган. Халыкара олимпиадаларда катнашып, медаль яулаган кеше өчен дөньяның иң дәрәҗәле уку йортлары ишеге ачык булуга карамастан, ул туган ягында калуны кулайрак күргән.

- Казанда бүген химия буенча белем бирү үсә, үзгәрә. «Химфак»та яңа кафедралар ачыла, яңа лаборатория корпусы төзелде. Казан Россиянең бер генә шәһәреннән дә калышмый, укыту - дөнья дәрәҗәсендә. Шуңа да мин КФУны сайладым, - диде Булат.
Егет химия белән 13-14 яшьтә кызыксынып китә. Бу фән белән кызыксынуы бәлки профессор, фән докторы булган бабасыннан күчкәндер. Булатның олимпиада тәҗрибәсе дә зур. Казан, Новосибирск, Белгород шәһәрләрендә Бөтенроссия олимпиадалары, Ереван белән Мәскәүдә Менделеевск исемендәге халыкара олимпиадаларда үз көчен сынап караган ул. Физика фәненнән дә төрле дәрәҗәдәге олимпиадаларда катнашканы бар.

- Минем өчен һәр олимпиада кызыклы. Анда төрле кешеләр белән танышасың, яңа кызыклы мәсьәләләр чишәсең, - диде Булат.
Ләкин олимпиадада җиңү генә түгел, катнашу өчен дә бик күп «шөрепләреңне» селкетергә кирәк әле. Башта химия буенча Россия җыелма командасына эләгергә кирәк. Аның өчен Бөтенроссия олимпиадасында җиңү яулау мөһим. Ил олимпиадасы кысаларында иң яхшы дип табылган 20 мәктәп укучысы Мәскәү дәүләт университетында (МГУ) тагын бер сайлап алу этабын үтә. Иң көчле дип табылган дүрт акыллы баш, Мәскәүдән китмичә, ун көн дәвамында баш күтәрмичә, төрле катлаулы мәсьәләләр чишә. Бары бу четерекле тикшерүләрне узгач кына укучылар халыкара олимпиадага эләгә. Ләкин Булатны бу авырлыкларның берсе дә куркытмаган. Киресенчә, ул яраткан фәне белән көн-төн шөгыльләнергә риза.

- Химия искиткеч фән. Аны аңлау өчен физика, математика, хәтта биология фәннәре дә кирәк. Ул бик күп проблемаларны үз эченә ала, шул исәптән XXI гасыр, гомумкешелек проблемаларын да, - ди егет.
Әлеге уңышын ул укытучылары тырышлыгы дип таный.
Химиягә мәхәббәтне ми­ңа укытучыларым тәрбияләде. Алар укучыларына тырышлык, игътибарлылык тәрбияли, үз максатларыңа ирешергә, фәнне яратырга өйрәтә, - диде Булат.
Егет киләчәктә университетта фән белән шөгыльләнергә, диссертация якларга хыяллана.
- Мин тормышымны бар булганы белән химиягә багышлаячакмын, - ди ул зур ышаныч белән.


Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга кушылыгыз. 

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading