16+

"Кайтуым турында әти-әнигә әйтергә теләмәгән идем. Сюрприз ясарга теләдем..."

Гаиләдә алта бала үскән алар. Иң төпчеге Рәхилә үткеррәк була. Баскан җирдә ут чыгара. Мәктәптә укыганда ук киләчәктә кем булачагын төгәл билгеләп куя, врач булам, дия ул әти-әнисенә дә. Алар да аның теләгенә каршы төшми. 

"Кайтуым турында әти-әнигә әйтергә теләмәгән идем. Сюрприз ясарга теләдем..."

Гаиләдә алта бала үскән алар. Иң төпчеге Рәхилә үткеррәк була. Баскан җирдә ут чыгара. Мәктәптә укыганда ук киләчәктә кем булачагын төгәл билгеләп куя, врач булам, дия ул әти-әнисенә дә. Алар да аның теләгенә каршы төшми. 

Әмма үзенекенә ирешү өчен урау юл аша үтәргә туры килә аңа. Ике ел дәвамында авылдагы клубта худрук булып хезмәт куя. Инде, ниһаять, рөхсәт алынгач, Чаллы шәһәрендәге медицина училищесына барып керә. Яхшы билгеләргә укып диплом алгач, тәвәккәлләп кире Кукмарасына кайта. Биредә район хастаханәсенең балалар бүлегенә шәфкать туташы булып урнаша. Барысына үз тырышлыгы белән ирешә кыз. Чая да, үзсүзле дә, югалып та калмый. Әти-әниләрнең ихтирамын, сабыйларның яратуын яулап ала. Эшендә алдынгылардан санала.

– Бер ел үткәч авылдагы фельдшер апабыз пенсиягә китте, районның баш табибы мине шул эшкә өндәде. Миңа ул вакытта 23 яшь тулмаган иде әле. Балаларымнан аерылу бик авыр булды, күнегеп кенә беткән идем инде, – дип хатирәләрен барлый Рәхилә апа.

Үз парын да авылларында тапкан ул. Басыйрны армиягә озатып кала, каршы ала. 1985 елның Яңа ел бәйрәмнәре җиткәч, Рәхиләгә кияүгә чыгарга тәкъдим ясый. Шулай итеп төп йортка килен булып төшә ул. Шөкер, каената белән каенанасы бик игелекле, мәрхәмәтле кеше булып чыга. Көн дими, төн дими, эш белән чыгып чапкан киленнәренә бер кырын сүз дә әйтми алар.

– Кемгә күпме гомер бирелгәнен берәү дә белми. Аллаһы Тәгалә күпме язган инде дибез. Ләкин берәр җирең авырта башласа, тизрәк табибларга йөгерәсең бит. Күзгә берни күренми. Йокларга ятсаң, берәр кая кунакка барсаң да, син гел уяу булырга тиеш: кемдер ишегеңә шакымыймы? Бер-бер хәл булса, өстеңә халат эләсең дә чыгып йөгерәсең. Өч улыбыз туды. Әмма декрет ялында да озак утырмадым. Әле дә ярый Басыйр абыегыз сабыр булды. Мотоциклмы, машинамы, шуңа утыртып авыру янына алып бара иде.

Вахитлылар да игелекле, эш сөючән, белемле һәм кешелекле булганы өчен ярата Рәхилә апаны. 

– Басыйр гомере буе төзелеш өлкәсендә ташчы булып эшләде, – ди Рәхилә апа. – Олыбыз Ранис үзебез белән яши, өйләнмәгән. Фирдүс Чаллыда яши.  Дилүс – Казанда, 7 айлык сабыйлары бар. Октябрьдә улым Фирдүс өчен бик нык борчылып алырга туры килде. Аңа мобилизацияләнү турында повестка тапшырдылар. Ул Курил утрауларында коры җир гаскәрләрендә хезмәт иткән иде. Бу юлы инде  диңгез пехотасына билгеләгәннәр. Олысы Кәримгә 3 яшь, икенчегә киленебез Илүзә көмәнле булып калды. Казаннан озатып калдык, декабрь ахырында китте Фирдүс. Һәрберебезнең балаларын саклап йөртсен, барысы да исән-имин йөреп кайтсын иде. Шуларны уйлап догалар кылам. 

Гыйнвар аенда Рәхилә апаның оныгы, Фирдүснең кызы туган. Аңа Әминә дип исем кушканнар. Инде менә шушы көннәрдә генә Рәхилә ападан безгә хәбәр килеп иреште. Телефонны алгач ук, ул: “Фирдүсем кайтты бит, шатлыгым белән уртаклашырга шалтыратам”, – диде дә елап ук җибәрде. 
Фирдүснең үзе белән элемтәгә керергә җай чыкты. “Кайтуым турында әти-әнигә әйтергә теләмәгән идем. Сюрприз ясарга теләдем. Әмма барып чыкмады, белгәннәр бит”, – ди Фирдүс елмаеп. 

Аны каршы алырга дип барлык туган-тумачалары, дуслары килеп җиткән. Ә иң дулкындыргычы – сабыен, кечкенә Әминәсен тәүге тапкыр кулга алуы. “Йөрәк сикерде, күзгә яшьләр килде”, – ди хәрби үзе. 

– Ашарга да, киенергә дә әйбер җитәрлек. Әмма җире дә ямьсез, суы да тәмсез. Туган якка тарта. Якыннарымны, балаларымны юксынудан тыш, туган ягымны, Вахитымны, әниемнең мантысын сагына идем, – ди Фирдүс моңсуланып. 

Үзенең мобилизациягә эләгүе турында ике ай алдан ук төш күргән була Фирдүс. Якыннарына да шул хакта әйткән. “Барыбер китәм, борчылмагыз”, – дигән ул. Аңа каршы килүче булмаган. Донецкига килеп җиткәч, Фирдүсне диңгез пехотасындагы бүлекчәгә командир итеп билгелиләр. Кул астында 10 кеше эшли. Төп вазифалары – алгы сызыктагы сугышчыларны корал белән тәэмин итү, ватылган техниканы төзекләндерү. 

– Ике тапкыр икетуган абыем килеп китте, исемле посылкалар китерде. Шулай ук Чаллы мэры Наил Мәһдиевка да рәхмәтебез зур. Кашыктан алып, барлык төр әйбер белән тәэмин итте ул безне. Гаиләләребезне дә ташламыйлар, – ди Фирдүс. 

Туган яктан килгән хатларны егетләр күкрәк кесәләрендә, блиндажларда саклый икән. 

– Кайткан көнне улым кулымнан төшмәде дә. Кәрим артымнан калмыйча йөрде, беркая да җибәрми, китәр дип курка. Балаларны үзебезгә үстерәсе иде. Ләкин илне дә, гаиләне дә сакларга кирәк. Авыр чакта белгән догаларымны укыйм, алар төшенкелектән коткара, – ди хәрби. 



 

Язмага реакция белдерегез

12

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading