Экскурсовод белән шәһәрнең Яңа елга әзерлеге турында сөйләштек.
Татарстанга туристлар агымы, 2023 ел нәтиҗәләре буенча, 4 миллион чиген узар дип көтелә.
Планнар чынга ашса, республика узган елга караганда 300 мең кунакка күбрәк кабул итәчәк. Яңа ел чорына зур өмет белән карыйлар. Бу, белгәнебезчә, туризм тармагы өчен иң отышлы вакытларның берсе. Алдагы Яңа ел бәйрәмнәрендә Татарстанга, рәсми мәгълүматлар буенча, 160 мең кеше килгән. Быел яңа рекорд куярбыз, Аллаһы боерса!
Туристларның күпчелеге Казанга агыла, билгеле. Башкалабызда 7 елга якын экскурсовод булып эшләүче Лилия Кәлимуллина, 700дән артык экскурсия уздырып, туристларга Казанның иң матур урыннарын күрергә, бай тарихыбызга якынаерга ярдәм итә. Казанга мәхәббәте чиксез аның, бу хисне ул һәр кунакка да сеңдерергә тырыша.
Башкалабыз Яңа елда меңләгән кунакны кабул итәргә, алар күңелен яуларга әзерме? Шәһәребездәге туристлар өчен тудырылган мохит һәм уңайлыкларга экскурсовод күзләре белән карыйк әле.
– Лилия, Казанда туристлар өчен Яңа ел вакытында чаралар, тәэсирләр җитәрлекме? Кунаклар, гадәттә, канәгать каламы?
– Казанда Яңа ел бәйрәмнәрендә шулкадәр күп вакыйгалар уза. Барысын колачларга теләсәң дә өлгермисең. Миңа Казан Кремленең Гаммәви урыннары ишегалдында, парклар һәм скверлардагы программалар бик ошый. Башкала музейлары да килүчеләргә кызыклы чаралар әзерли. Бәйрәмчә бизәлгән шәһәр буйлап йөреп кайту үзе ни тора! Кыш безнең төбәктә бик матур, шуңа күрә бу вакытта Татарстан буйлап сәяхәт итү бик рәхәт. Суы катмый торган Зәңгәр күлләрнең, кышкы Зөя һәм Болгар шәһәрчекләренең матурлыгы берәүне дә битараф калдырмый.
– Кайбер казанлылар шәһәрне бизәүгә бик зур акчалар тотылуга ризасызлык белдерә. Сезнең карашка, бу чыгымнар нигезлеме? Шәһәрне бизәү туристларны җәлеп итү өчен нинди әһәмияткә ия?
– Казан, чыннан да, Яңа елга әкияттәгедәй бизәлә. Шәһәр җитәкчелеге моңа зур игътибар бирә. Бу бизәгечләр казанлыларга да, шәһәр кунакларына да бәйрәм кәефен тудыра бит. Яңа елда Бауман урамын ялт-йолт балкыган аркаларсыз яки «Казан» гаилә үзәген төп чыршысыз күз алдына китерү кыен. Бүген күп кенә Яңа ел бизәкләре кышкы шәһәр сурәтләнгән открыткаларның аерылгысыз өлешенә әверелде. Димәк, алар Яңа ел чорындагы Казанның визит карточкасы да булып тора. Миңа Г.Камал театры каршындагы яктыртылган төнбоеклар, Болактагы гирляндалар белән бизәлгән күперләр бик ошый. Ел саен мин аларның тизрәк куелуын һәм бу матурлыкка соклану мөмкинлеген көтеп алам. Күп кенә казанлылар һәм башкала кунаклары тәэсирләремне уртаклашадыр дип уйлыйм.
– Сезнең исәпләүләр буенча, туристларның ничә проценты экскурсовод хезмәтләреннән файдалана? Бу нинди өстенлекләр бирә?
– Бүген Казанда 1000нән артык экскурсовод исәпләнә, курсларда ел саен яңа белгечләр укып чыга. Димәк, ихтыяҗ бар. Бәйрәм көннәрендә гидны көндезен ут кабызып эзләсәң дә табып булмый. Сәяхәтчеләрнең 80 проценты экскурсоводлар хезмәтләреннән файдалана дип уйлыйм. Бу төркем белән яки индивидуаль экскурсияләр булырга мөмкин. Әйе, хәзер Казан турында бик күп мәгълүматны интернетта табарга мөмкин. Тик бөтенесен үзлегеңнән өйрәнә башласаң, бу бик күп вакытны ала. Шуңа күрә һәрвакыт яңа шәһәр белән таныштыруны экскурсоводка ышанып тапшырырга тәкъдим итәм. Бу тарих, архитектура, гастрономия, җирле традицияләр, заманча тормыш турында белү мөмкинлеге генә түгел, тәэсирләр дә. Шәһәр турында иң якты истәлекләр калсын өчен, үз кешеңне табу бик мөһим.
– Яңа ел чорында кунакка килгән туристлар нәрсә өмет итә?
– Нинди генә ел фасылында килcә дә, һәр кунакның төп максаты ул – вакытны күңелле уздыру, яңа тәэсирләр алу, үзе өчен яңа шәһәрне яки инде таныш урынны яңа яктан ачу. Һәм инде, әлбәттә, барысы да Яңа ел бәйрәмен үзенчәлекле итеп каршы алырга тели. Гомумән алганда, Казанга килгән сәяхәтчеләр шәһәр буйлап озаклап йөрергә, аның белән танышырга ярата, милли аш-суларны татып карамыйча берәү дә китмидер. Татар колориты булган урыннар кунакларда зур кызыксыну уята.
– Казанда милли колорит җитәрлек дип саныйсызмы? Туристлар өчен бу никадәр мөһим?
– Моңа кызыксыну һәрвакыт бар иде. Ләкин соңгы вакытта ул тагын да артты. Мин, гадәттә, кунакларны ике маршрут буенча йөртәм: тарихи үзәк (Бауман һәм Кремль) һәм Татар бистәсе. Татар өлеше белән кызыксынучы туристлар саны арта баруы сөендерә. Бүген, чыннан да, миллилекне чагылдыру өчен күп нәрсәләр эшләнә. Һәм бу безнең тормышыбызның бер өлешенә әверелә. Мәсәлән, еш кына үз киемнәрендә стильләштерелгән милли элементлар кулланган, бизәнгечләр таккан кызларны очратырга була.
Шулай да, әле бу юнәлештә эшләргә эш бар. Мин Татар бистәсендәге Каюм Насыйри урамының Бауман кебек җанлы булуын теләр идем. XIX гасырда татар сәүдәгәрләре тормышын чагылдырса, тагын да яхшырак.
Кунаклар, еш кына, мәктәпләрдә татар телен өйрәнәләрме, бүген яшьләр татарча сөйләшәме, дип кызыксына. Милли ризыклар әзерләү мастер-классларына ихтыяҗдан шактый зур.
– Безнең кафе-рестораннарда милли аш-суның тәкъдим ителешен, күрсәтелә торган хезмәтләр дәрәҗәсен ничек бәяләр идегез? Алар туристларның ихтыяҗын каплый аламы?
– Миңа калса, Казанда милли аш-су йортлары саны җитәрлек түгел. Аларны ике кул бармаклары белән санап чыгарга була. Кунаклар арасында «Чирәм» һәм «Татар утары» популяр. Ләкин анда йә бер атна эчендә өстәл броньларга, йә тере чиратта торырга кирәк. Миңа «Әкият» форматы ошый. Анда милли ризыкларны да авыз итәргә, шеф-повар экспериментларын да ашап карарга мөмкин.
– Казан, аерым алганда, кышкы Казан турында туристларда ниндидер калыплашкан, дөреслеккә туры килмәгән фикерләр бармы?
– Казан бик тиз үсеш алганга күрә, күпләр биредә тарихи һәйкәлләр бик аз сакланган дип уйлый. Ләкин бу алай түгел. Үзәк буйлап йөргәндә Псков осталары архитектурасы белән танышырга (Казан Кремле), барокко (Петропавлов соборы), классицизм (Казан университетының төп бинасы), модерн һәйкәлләрен очратырга була. Агач архитектурасы сакланган тыкрыклар һәм тарихи мәчетләре булган Татар бистәсе буйлап йөргәндә, үткәнгә кайтып килгәндәй буласың. Совет чорында төзелгән кызыклы корылмалар бүген дә сәяхәтчеләрне гаҗәпләндерә: Казан циркы, Г. Камал исемендәге татар театры һәм башкалар шундыйлардан.
Комментарийлар