16+

Язылышмыйча яшәү бездә популяр түгел

2008 елдан бирле Татарстанда күп балалы гаиләләрнең саны өзлексез арта бара. Узган елны туу турында 36 766 акт теркәлгән.

Язылышмыйча яшәү бездә популяр түгел

2008 елдан бирле Татарстанда күп балалы гаиләләрнең саны өзлексез арта бара. Узган елны туу турында 36 766 акт теркәлгән.

Бу аннан алдагы ел белән чагыштырганда 0,4 процентка кимрәк. Шул ук вакытта кимү темплары сизелерлек акрынайган. 

– Шунысын да әйтергә кирәк: 35-39 яшьтә, шулай ук 40 яшьтән өлкәнрәк булган әти-әниләрнең саны берникадәр арту күзәтелә, – дип сөйләде Татарстан Министрлар Кабинетының Гражданлык хәле актларын теркәү идарәсе башлыгы Гөлшат Нигъмәтуллина ведомствоның коллегия утырышында.
Әмма өйләнешүчеләрнең 18 проценты гына бер елдан ЗАГС органнарында бала тууын теркәргә килгән. 2022 елда алар күбрәк булган – 19,5 процент. Бу яшь парларның гаиләләрен киңәйтергә омтылмавы турында сөйли, диде ул.

Узган елда туган балаларның 39,2 проценты гаиләдә беренче бала, 33,6 проценты – икенче, 19,5 проценты – өченче һәм 8 проценты – дүртенче һәм аннан да күбрәк балалар.

25 219 яңа гаилә барлыкка килгән. Иң өлкән кияүгә – 88, ә киленгә 81 яшь. Шул ук вакытта 14 266 пар аерылышкан. Бу күрсәткеч икенче ел рәттән 2,1 процентка әзрәк теркәлә. 

– Республикада мең никахка 566 аерылышу туры килә, һәм бу Идел буе федераль округында иң түбән күрсәткеч. Чагыштыру өчен: Марий Эльда – 812, Саратов өлкәсендә – 768, – дип билгеләп үтте Гөлшат Нигъмәтуллина. 
Бездә бер-ике ел яшәгән парлар түгел, гаилә стажы 15 әр ел булганнар күп аерылыша икән.

Ә менә язылышмыйча яшәүчеләрнең саны ил буенча алганда әзрәк. 

Татарстан Фәннәр академиясенең Гаилә һәм демография үзәге директоры, социология фәннәре докторы Чулпан Илдарханова әйтүенчә, Татарстанда, 2020 елгы халык саны алу мәгълүматлары буенча, ир-атларның 60 проценты, ә  хатын-кызларның яртысы рәсми язылышкан. Россия буенча алганда, ирләр арасында бу - 6 процентка, хатын-кызлар арасында - 5 процентка күбрәк. 

Шулай ук Татарстанда кабат өйләнешү популяр түгел. Шәһәр җирендә ирләрнең 31 проценты, ә авылда яшәүчеләрнең 23 проценты яңадан өйләнә. Хатын-кызларга килгәндә, шәһәрдәгеләрнең 32, авылдагыларның 25 проценты кабат кияүгә чыга. Шул ук вакытта Россия буенча ул ирләр арасында - 37 һәм 33, хатын-кызлар арасында 38 һәм 34 процентны тәшкил итә. 

Татарстанда Идел буе федераль округында 1000 кешегә үлүне теркәүнең иң түбән дәрәҗәсе күзәтелә. 2022 ел белән чагыштырганда, бу күрсәткеч 5 процентка азрак. Барлыгы үлем турында 42 736 акт теркәлгән, пандемиягә кадәрге 2019 елга караганда ул азрак.

Фото: архивтан 

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга кушылыгыз. 

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading