Идарәче компанияләрнең эшчәнлеген дәүләт үз контроле астына алырга җыена. Торак-коммуналь хезмәтләр өчен исәп-хисап кәгазьләрендәге бәяләр ай саен арта, аңа карап кына йортларда әллә ни зур үзгәрешләр дә күренми. Күп кенә казанлылар подъездлары яки ишегаллары җыештырылмаудан зарлана. Моңа чик куелыр кебек. Ни өчен дигәндә, идарәче компанияләр 1 февральдән лицензияле булырга тиешләр.
Лицензия алу өчен идарәче компаниягә ачык стандартлар нигезендә эшләү зарур. Компания күпме акча эшли, ел дәвамында теге яки бу йортта нинди эшләр башкарылган - боларның барысы да халык өчен ачык булырга тиеш. Идарәче компания башлыгы белән аның урынбасары махсус имтихан да тапшырырга тиеш була. Барлыгы 200 сорау әзерләнгән. Компьютер очраклы рәвештә шуларның 100ен сайлап, имтихан тапшыручыга тәкъдим итәчәк. Кимендә 86 дөрес җавап булганда гына имтихан тапшырылган санала. Сорауларның күбесе торак фонды белән идарә итү нигезләренә бәйле. Аттестация нәтиҗәләре биш ел дәвамында гамәлдә була.
Шулай ук бу өлкәдә үз эшен тиешенчә башкармаучыларга штрафлар күләме дә арттырылган. Торак йортларны тәртиптә тоту һәм төзекләндерү эшләре буенча кагыйдәләр бозылган очракта вазифаи затлар элек 4-5 мең сум штраф түләгән булсалар, хәзер ул 40-50 мең сумга җиткән. Юридик затлар 250-300 мең сум түләячәк.
Бүгенге көндә Татарстанда 232 идарәче компания бар. Татарстан төзелеш, архитектура һәм торак-коммуналь хуҗалык министрының урынбасары Алексей Фролов сүзләренчә, лицензияләү - намуслы һәм намуссыз эшләүче компанияләрне ачыкларга мөмкинлек бирәчәк.
Фото: nk-tv.com
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга кушылыгыз.
Комментарийлар