16+

Илдә ниләр бар икән?

Тагын ахырзаман куркынычы? 21 декабрьдә ахырзаман булмыйча калды. Хәзер кешелек дөньясы зур түземсезлек белән 2029 елның апрелен көтә. Бу вакытта өч йөз метрлы Апофис астероиды геостационар иярченнәр орбитасы биеклегенә якынлашырга, ягъни Җир шарыннан нибары 36 мең километр тирәсе ераклыкка җитәргә тиеш. Галимнәр Җир шарына болай якынайган Апофис орбитасын үзгәртергә мөмкин...

Илдә ниләр бар икән?

Тагын ахырзаман куркынычы? 21 декабрьдә ахырзаман булмыйча калды. Хәзер кешелек дөньясы зур түземсезлек белән 2029 елның апрелен көтә. Бу вакытта өч йөз метрлы Апофис астероиды геостационар иярченнәр орбитасы биеклегенә якынлашырга, ягъни Җир шарыннан нибары 36 мең километр тирәсе ераклыкка җитәргә тиеш. Галимнәр Җир шарына болай якынайган Апофис орбитасын үзгәртергә мөмкин...

Тагын ахырзаман куркынычы?
21 декабрьдә ахырзаман булмыйча калды. Хәзер кешелек дөньясы зур түземсезлек белән 2029 елның апрелен көтә. Бу вакытта өч йөз метрлы Апофис астероиды геостационар иярченнәр орбитасы биеклегенә якынлашырга, ягъни Җир шарыннан нибары 36 мең километр тирәсе ераклыкка җитәргә тиеш. Галимнәр Җир шарына болай якынайган Апофис орбитасын үзгәртергә мөмкин дип борчыла. Ә бу хәл була калса, 2036 елны янә әйләнеп кайтканда аның Җир шарына килеп бәрелү ихтималы бар. NASA пресс-релизы хәбәр итүенчә, Җир шарына куркыныч тудырырга мөмкин булган бу планета киләсе чәршәмбедә планетабыздан 14,46 миллион километр ераклыкта узачак. Бу мизгелне «Slooh.com» сайты камерага төшереп, бушлай трансляцияләргә җыена.
Кар бәрешсәң - тоткарлыйлар
Санкт-Петербургта кар бәрешеп уйнау флеш-мобы узган. Нәтиҗәдә, кышкы акциянең кайбер катнашучыларын полиция алып киткән.
6 гыйнвар көнне йөздән артык яшь кеше кар бәрешеп уйнарга җыелырга була. Ләкин уен башланып бераз вакыт узгач, бәйрәмгә полиция килеп кушыла һәм чараның шәһәр хакимияте белән килештерелмәгән булуын җиткерә, яшьләрне таралышырга чакыра. Флешмобны оештыручыларның берсе: «Полиция барысын да куды, кәефне кырды, ә берничә кешене хәтта «Газон буйлап йөргән өчен» дип, участокка алып китте», - ди. Яшьләр уенга Марс мәйданына, Петербургның рәсми Гайд-паркына җыйналган була. Шәһәр башлыгы Георгий Полтавченко күптән түгел бу урында йөздән күп булмаган кеше генә хакимият белән килештермичә җыелырга хокуклы дигән постановлениегә кул куйган була.
Ятим нигә асылынган?
Татарстанда яшәүче бер төркем кеше балалар хокукын яклау буенча вәкаләтле вәкил Павел Астаховка ачык хат белән мөрәҗәгать иткән. Алар балалар хокукын яклаучыдан декабрь аенда асылынып үлгән 15 яшьлек малайның эшен тикшерүне контрольгә алуны сорый. Лаеш районындагы бер гаиләдә тәрбиягә алынган малайның үлеме җирле халыкны зур борчуга салган. Интернетта киң таралган мөрәҗәгатьтә, бу вакыйгада үги әти-әни җавап тотарга тиеш, диелә.
Ачык хатта язылганча, малайны чоланга бикли торган булганнар, тәүлек буе ашатмаганнар һәм кыйнаганнар. Бу хакта, имеш, күршеләр, һәм малай үзе дә күп тапкыр социаль яклау хезмәтенә мөрәҗәгать иткән. Элегрәк ТР тикшерү комитеты малайның үзенә кул салуының төрле сәбәпләре тикшерелә дигән иде. «Интерфакс» шундый сәбәпләрнең берсе итеп егетнең Суворов училищесына алмауларын атый.

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга кушылыгыз. 

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading