16+

Илшат Әминов: “Яшьләр журналистикага акча аз булганга килми”

“Яңа гасыр” телерадиокомпаниясе генераль директоры, Татарстан Дәүләт Советы депутаты, Татарстан Журналистлар берлеге рәисе Илшат Әминов Журналистлар берлеге съездында журналистика тармагындагы төп проблемаларны атады.

Аларның берсе – кадрлар әзерләү. “КФУның Югары журналистика һәм медиакоммуникацияләр мәктәбе бездән кадрлар әзерләүгә профессиональ заказ көтә. Ә без алардан – уникаль белгечләр көтәбез. Бу максаттан безгә берләшергә кирәк”, – дип белдерде ул отчет докладында. 

Журналистлар бергәлеген борчыган тагын бер проблема – журналистикада яңа исемнәр аз күренү. “Владимир Шевчук, Исмәгыйль Шәрәфиев, Елена Чернобровкиналар урынына нишләп бик әз киләләр?” дип, моның хезмәт хакларының җәлеп итүчән булмавы белән бәйләп карарга чакырды. Аныңча, уртача 35-40 мең сум хезмәт хакы яшьләр өчен стимул була алмый. “Татарстанстат мәгълүматларына караганда, узган ел Татарстанда уртача хезмәт хакы 60 мең сум тәшкил иткән. Саннар үзләре үк әйтеп тора. Минемчә, безнең тармакта хезмәт хакы төбәктәге уртача саннардан ким булырга тиеш түгел. Мин моны теләсә нинди дәрәҗәдә расларга җыенам”, – дип өмет уятты ул залдагыларда.  

Илшат Әминов махсус хәрби операция зонасында эшләүче журналистларга хәрби корреспондент статусы бирергә кирәклеге турында да ассызыклады.

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга кушылыгыз. 

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading