16+

«Иремнең пенсиясенә 300 сум булса да өсти алмассызмы икән: бәлки шул акчага «Оливье» ашап карар идем»

«Иремнең пенсиясенә 300 сум булса да өсти алмассызмы икән: бәлки шул акчага «Оливье» ашап карар идем»

Пенсия - мәңгелек темадыр, мөгаен. Бу өлкәдәге үзгәрешләр турында күпме генә язылса да, Россия Пенсия фондының Татарстан бүлеге белгечләре көн саен халыкны кызыксындырган сорауларга җавап биреп торса да, аларның бетәсе юк. «Бердәм Россия» партиясенең төбәкара иҗтимагый кабул итүләр бүлмәсендә дә нәкъ менә шул темага сөйләштеләр. Россия Пенсия фондының Татарстан бүлеге җитәкчесе Эдуард Вафин, аның урынбасары Асия Вәлиуллина, Дәүләт Советы депутаты, «Бердәм Россия» партиясе рәисе Дмитрий Медведевның Татарстандагы төбәкара иҗтимагый кабул итүләр җитәкчесе Татьяна Воропаева пенсия өлкәсенә кагылышлы сорауларга җавап бирде.


«Конверт»тагы акчаларга кызыкмагыз

- Мөрәҗәгать итүчеләрнең күбесе пенсиянең аз булуыннан зарлана. Законнарны, үзгәреш­ләрне аңлап бетермәү очрак­лары күп. Шуңа да һәр кешегә барысын да җентекләп аңлатырга тырышабыз, - ди Россия Пенсия фондының Татарстан бүлеге җитәкчесе урынбасары Асия Вәлиуллина.

Рәшидә ханым Сәгыйтова да нәкъ менә пенсиясенең сигез мең тирәсе генә булуыннан зарланып килгән. «Әллә дөрес исәпләмәделәрме икән?» - дип шикләнә ул. Югыйсә, 40 елдан артык стажы бар. Озак еллар укытучы булып эшләгән, соңрак үз бизнесын булдыр­ган.

- Шәхси эшмәкәрләр белән һәрчак шундый нәрсәләр килеп чыга. Аларның күбесе Пенсия фондына аз кертем түли йә бөтенләй түләми. Нәтиҗәдә, картлык көнендә аз пенсия ала, - ди Асия Вәлиуллина. Фатирлар ремонтлап йөрүче бер егетне мисалга китерде ул.

- Гомер буе мондый эшне башкару мөмкин түгел, пенсиягә чыкканда, бу егеткә бернинди дә акча түләнмәячәк. Хезмәт хакыннан иминият взносы тотылмый икән, димәк, киләчәктә пенсияң дә юк дигән сүз. Яшьләр «конвертта»гы хезмәт хакына кызыкмасыннар иде, - дип кисәтә пенсия бүлегендәгеләр.

Стажга килгәндә, яңа кагыйдәләр нигезендә, пенсияне билгеләгәндә, 2002 елның 1 гыйнварына кадәрге елларны гына исәплиләр. Пенсияне формалаш­тырганда, 2002 елдан соң иминият кертемнәре генә кушыла. Шул рәвешле, кеше 30-40 ел эш стажым бар дип уйласа да, пенсиянең күләмен билгеләгәндә, 2002 елга кадәрге стаж гына мөһим. Закон нигезендә, 2002 елдан пенсия нәкъ менә хезмәт хакына бәйле булып чыга. Хезмәт хакы зуррак булган саен, пенсия фондына күчерелгән суммалар да зуррак.

Дару урынына акча

Рафил абый Садыйков социаль пакеттан баш тартырга дип килгән. Баксаң, ул үзенә тиешле даруларны ала алмый башлаган икән. Чөнки вакытында участок терапевтына языла алмый, белгечкә килгәч тә, ул ташламалы дарулар исемлегенә кермәгән препаратлар язып биргән, имеш.

Хәзер менә аңа ике мең сумнан артык дару таләп ителә, ә алар социаль пакет буенча каралмаган. «Шуңа да акчасын алсам отышлырак», - дип саный Рафил абый. Дөрес, социаль хезмәтләр җыелмасын ни рәвешле алуны халык үзе хәл итә. Әмма быелгысы инде хәл ителгән. Хәзер үзгәртеп булмый. 1 октябрьгә кадәр теркәлү урыны буенча Пенсия фондына гариза белән мөрәҗәгать иткән очракта, 2018 елдан дару урынына акча китерә башлыйлар. Социаль хезмәтләр җыелмасы медицина өлкәсендәге ташламаларны, санитар-курорт дәвалануы һәм транспортта йөрү хокукын үз эченә ала. Бүген социаль хезмәтләр җыелмасының айлык бәясе - 995 сум 23 тиен.

- Миңа Баулыдан бер кеше шалтыратты. Ул, киресенчә, акча урынына социаль җыелма алыр­га тели. Көтмәгәндә анда яман шеш барлыгын ачыклаганнар. Хәзер миллион сумнан артык акча кирәк, ди. Әмма, закон нигезендә, ничек алуны елга бер тапкыр гына сайларга була, шуңа ныклап уйларга кирәк, - ди Асия Вәлиуллина.

«Халыкны социаль яклау турында»гы федераль законга 2005 елда үзгәрешләр кертелгәннән соң, социаль хезмәт күрсәтү буенча вәкаләтләр субъект­ларга тапшырылды, һәр төбәк үз мөмкинлекләреннән чыгып эшли башлады. «Халыкны социаль яклау турында»гы законның төп максаты - Россия территориясендә халыкка социаль хезмәт күрсәтүнең бердәм нормасын булдыру. Кеше билгеле бер таләпл­әргә җавап биргән очракта гына социаль хезмәткә мохтаҗ, дип табыла.

Социаль пакет беренче чиратта Бөек Ватан сугышында катнашканнарга һәм сугыш инвалидларына, хәрби хәрәкәттә катнашканнарга, сугышта яраланучыларга бирелә. Шулай ук блокадалы Ленинград яшәүчесе билгесе булганнарга, вафат булган ветераннар, хәрби хәрәкәт сугышчыларының гаиләләренә, авыру, җәрәхәтләнү, яшь яки инвалидлык буенча үз-үзенә хезмәт күрсәтү мөмкинлеген тулысынча яки өлешчә югалтучыларга, шул исәптән инвалид балаларга да социаль ярдәм җыелмасы тиеш.

Биргәндә - зарланмыйлар

Рәдиф Хәбибуллин Биектау районыннан кадәр килгән. Аны хатыны Кәүсәрия апаның пенсиясендәге үзгәрешләр борчый. Хатыны пенсияне дәүләт финанславы (государственное софинансирование пенсии) программасында катнашкан булган. Бүген бу программада катнашып булмый, шулай да аның нинди схема буенча эшләвен аңлатып узыйк. Кеше Пенсия фондына кимендә ике мең сум акча түли, ә дәүләт аларның индивидуаль счетларына тагын ике мең сум өсти һәм, шулай итеп, ел дәвамында керткән 12 мең акчаны 24 мең итеп кайтарырга була. Кәүсәрия апа өч ел дәвамында 30 меңнән артык акча кертә. Инде, ниһаять, түбәне ремонтлау өчен акча булды дигәндә генә, кагыйдәгә үзгәрешләр кертелә. 2015 елдан соң бу акчаларны, элеккеге кебек, берьюлы алып булмый. Бары биш елга бер генә тапкыр алырга мөмкин. Кәүсәрия апага исә акчаларын ун елга бүлеп түләргә булганнар. Хәбибуллиннар монысы белән дә килешкән. Әмма бу акчалар пенсиягә өстәлгәннән соң, Кәүсәрия апаны федераль социаль түләүләрдән мәхрүм иткәннәр. Чөнки әлеге федераль түләүләр бары айлык пенсия яшәү минимумы 8232 сумнан ким булганда гына бирелгән. Хәбибуллиннар моның белән килешмәсә дә, законны үзгәртеп булмый.

- Дәүләт биргәндә, беркем шикаять белдерми, башка бирә алмый икән, зарланырга тотына. Бу дөрес түгел, - ди Татьяна Воропаева.
Шулай да бу сорауны социаль сәясәт комитетына юлларга, пенсионерга ярдәм итү юлларын эзләргә вәгъдә бирде.

Кабул итү булмәсенә килүчеләр арасында төрлесе бар. Кайсы сырхауханәдәге белгечләргә вакытында языла алмавыннан зарлана, кемнедер социаль ташламаларның түләнмәве борчый, «Пенсиямне үлемтеккә җыям, сәламәтлегем юк», - дип зарланучылар да бар. Бер хатын бөтенләй спектакль куеп чыгып китте.

- «Оливье» салатының исен дә, тәмен дә, анда нәрсә кушылганын да белмим. 76 яшемә җитеп, иремнең пенсиясенә 300 сум булса да өсти алмассызмы икән, дип килдем. Бәлки шул акчага «Оливье» ашап карар идем, - ди ул.

Кулындагы дүрт алтын балдагын, пенсия кенәгәсендәге акчасын күреп, бу хатынга нәрсә әйтергә дә белмәссең.
Пенсия өлкәсенә кагылышлы сорауларыгызны Россия Пенсия фонды Татарстан бүлегенең «кайнар элемтә» телефоны - 279-27-27 номеры аша юллый аласыз.


Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading