16+

Ислам банкингына ышанучылар саны арта

Татарстанда банкларда 2024 елның 6 аенда шәригать кануннарына нигезләнелгән 1255 килешү төзелгән, бу килешүләрнең гомум суммасы – 2,8 миллиард сум. Дамир Бәдриев

Ислам банкингына ышанучылар саны арта

Татарстанда банкларда 2024 елның 6 аенда шәригать кануннарына нигезләнелгән 1255 килешү төзелгән, бу килешүләрнең гомум суммасы – 2,8 миллиард сум. Дамир Бәдриев

Россиядә 2023 елның 1 сентябреннән 2025 елның 1 сентябренә кадәр ислам банкингы сынау уза. Бу турыдагы законны Россия Президенты Владимир Путин имзалады. Шәригать кануннарына нигезләнелгән финанс эшчәнлегендә Татарстан, Башкортстан, Дагстан һәм Чечня катнаша. 

– Татарстанда ислам банкингына мөрәҗәгать итүчеләрнең 70 проценты төрле диннәр вәкилләре. Ислам банкингында дини яктан чикләү юк. Кибетләрдә хәләл казылыкны төрле кеше сатып ала бит. Хәләл, димәк, сыйфатлы, дигән ышану барлыкка килде сатып алучыларда. Ислам банкингына да ышанучылар саны арта бара, – диде республиканың Икътисад министрлыгының хезмәттәшлек финанславы буенча бүлекчә җитәкчесе Руслан Хәлиуллин.

“Хезмәттәшлек финанславы турында” 417нче Федераль закон кабул ителүе Россиядә ислам банкингын шактый җанландырып җибәргән.
Ләкин, “Ак Барс Банк”ның ислам банкингы үзәге директоры Марат Садриев әйткәнчә, продуктларны бәяләүдә бердәм стандартларны булдыру зарур. 
–Продуктны иминиятләштерү каралмаган. Ислам банкингын кулланып эшләр башкарганда дәүләт пошлинасы да зуррак. Болар уңай хәл итүне сорый, – диде Марат Садриев.

Банклар вәкилләре “Татар-информ” мәгълүмат агентлыгында узган матбугат конференциясендә сөйләгәнчә, ислам банкингында эшләр башкару ышанычлы һәм отышлы. Икътисад министрлыгының, шулай ук Татарстандагы банкларның  рәсми сатларына ислам банкингына кагылышлы мәгълүматлар урнаштырылган.
Төп фото: Татар-информ.

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга кушылыгыз. 

Язмага реакция белдерегез

2

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading