16+

“Кара чебен” кыйссасы

Беркөнне телевизордан Россия хөкүмәте рәисе М.Мишустинның 2761 нче документка кул куйганлыгын хәбәр иттеләр.

“Кара чебен” кыйссасы

Беркөнне телевизордан Россия хөкүмәте рәисе М.Мишустинның 2761 нче документка кул куйганлыгын хәбәр иттеләр.

Чебен ите, аның личинкалары һәм күкәйләре дә тавык итенә тиң, аксымлы ризыклар исемлегенә кертеләчәк икән.

Кертерлеге дә бар: гәүдәсе тач май, личинкасы 27 мм озынлыкта, 0,10-0,22 гр авырлыкта. Күкәйне тавыкларга караганда йөзләрчә тапкырга күбрәк сала. Авылда яшәгәндә, кышлаган үгез бозаудан уртача 240-250 кг ит чыга иде. Шушы күләмдәге аксымга бай ризыкны җитештерү өчен 1 млн 259 мең личинка гына үстерәсе.

Бик файдалы. Итнең килосы 500 сум булса, коры личинкаларныкы 1750 сум. Мактанчыграк кеше булсаң, иртә белән эшкә килгәч, пенсионер булсаң, трамвай тукталышында: “Кичә карчык чебен боты кыздырды. Ну малай, бер утыруда бер меңне ашадым”, – дип лаф орасың. Бер ач студент: “Тәмле шашлык исе килә. Кичә деканның бәрәңге бакчасын казыган идек, әллә сыйларга уйладымы икән” – дип, авыз суларын сөртә. Икенчесе: “Хыялый, сигарет башына кунган чебен яна ич”, – ди.

Минем дә яшем бара. Ара башладым. Чебен ите булмаганлыктан, сарык ите салып пешерелгән токмачлы аштан соң черем итеп алдым. Күзем йомылуга, ак аяклы кара чебеннәр килеп җитте. Имеш, инде егерме ел элек үлгән тещам: “Кияү, чебен кергән. Алар зараза тарата, тотып үтер шуларны”, – дип миңа эндәшә. Мин: “Курыкма эби, алар син күтәрә алмый”, – дип юатам. Ул да түгел, ил башлыклары ашап утырган бүлмәгә барып керәм. Президентка кофе урынына кипкән личинка оны салынган коктейль бирделәр. Балыкчылар чебен личинкасын опарыш дип йөртә. Аны кармакка кигезеп, балык тоталар. Үз гомеремдә, бик каты җирәнгәнлектән, минем аларны кулга тотып караганым юк. Ә менә дәүләт рәисе кара чебеннән пешерелгән өчпочмакны тетепме тетә. Ә Белгород губернаторы Вячеслав Гладков, чебен күкәеннән кыздырылган тәбә ашап, чебен компоты эчеп утыра. Утырырсың да, дәүләт кара чебен үстерү өчен, ил бюдежтыннан 217 млн акча бүлеп биргәч. 

Әйтәм ич, картлык шатлык түгел. Саташа башладым. Үземнең Тын океанга чаклы җәелеп яткан илдә яшәгәнлегемне яхшы хәтерлим. Әмма һич аңлый алмыйм. Нәрсәгә ул кара чебен? Бала чакларда чебен-черкиләрдән ашалып беткән аяк-кулларым исемә төшкәндә, әле дә кычыта башлыйлар. Чебен герметиоз авыруын да китереп чыгаручы. Бу чирдән тән бетчәли, кычыта. Күңел болгана, костыра, эч китә, сулыш кысыла, йөткертә. Хитинга бай ризык ашаучыларда ашказаны рагы да еш очрый. Картлыгым сәбәпле, ишетми калганмындыр, әллә илдә ачлык башланамы?

Бәлкем, чебен корты үстерү бозау үстерүгә караганда җиңелрәктер? Сөйләп тормыйм, терлек-туарны тәрбияләүне безнең халык мең еллыклар дәвамында үзләштергән. Итен ашаган, сөтен, кымызын эчкән. Тиреләрннән аяк киемнәре, ат сбруйлары... ясаган. Ә менә чебен котлеты һәм сөте ул ят нәрсә. Чебен тиресеннән тун да тегә алмыйсың, һәм каеш та чыкмый. Белгечләр кара чебен кортларының 25-30 градус җылылыкны яратуын әйтә. Яктылык сүрән булырга тиешле. Алар артык яктылыкны хупламый. Чүп-чар, органик калдык һәм тиреснең 60-80 процент дымлылыкта булуы сорала. Чүпләрнең пестицид, күгәрек тарафыннан зарарланмаган булуы шарт.

Тирес чиста булырга тиеш! Шулай булмаса, кортларның аппетитлары начарлана һәм алар үләләр дә.
Һәркем аягын юрганына карап суза. Ә безнең илдәге юрган Балтыйк диңезе буйларыннан Тын океан ярларына чаклы сузылган. Башында акылы булган кеше өчен, Россиядә ашамлык проблемасы юк. Безнең илдәге иң зур проблема – җитештерелгән ризыкларны ашардай сандагы кешеләрнең булмавы. Безгә чебен түгел, кеше үрчетү турында сүз алып барырга кирәк. Менә, кыскача фикерләр шушындый. Куркам: бүген төшкә тагы чебен итеннән бифштекес ашап утыручы ил башлыклары керер сыман...

Менә шулай, укучым, мине курку хисләре чорнап алды. Картаймыш көнендә Икшермә авылының Исмәгыйль малае, зират кортлары янына күчеп китәр алдыннан, чебен кортыннан пешерелгән коймак ашап китәр микәнни? Аксымның 58 нәселдән чыккан 185 төре билгеле. Тарихи катламнар астыннан табып алынган аксымга 40-35 млн яшь.

Аксым төшенчәсен икенче төрле итеп – альфа аминокислотадан торучы катнашма, дип әйтә алабыз. Генетик код нигезендә барлыкка килгән аксым чылбыры күп төрле комбинация хасил итә. Менә шуңа күрә дә, ил башындагылар әллә белеп, әллә белмичә, Рәсәй халкын халык буларак юк итәргә теләпме, бернинди сәбәпсез, халыкны чебен һәм чебен кортыннан эшләнгән ашамлыклар белән тукландырмакчы. Мин үзем чебен кортының аксымы белән туклануга тешем-тырнагым белән каршы. Чөнки чебен корты җитештергән аминокислотаның формуласы миңа караңгы. Икенчедән, чебен корты җитештергән аксымның минем организмда нинди үзгәрешләр китереп чыгарасы билгесез. Нәрсә генә дип әйтсәң дә, үлгәннән соң Ходай каршына койрыксыз, йә булмаса, мөгез чыкмаган көенчә барып басасым килә.

Мин үземне 100 процент күләмендә дөрес сүзләр сөйлим дип әйтәргә җөрьәт итмим. Әле институтта укыган елларымда аминокислоталар турындагы сорауга җавап бирә алмаган идем. Бары тик бик каты хәзерләнеп, китапны ятлап бетерә язгач кына, имтихан өчен уңай билге алдым. Тормыш мине кеше сүзенә ышанмаска өйрәтте. Кайчакларда башка бәрә-бәрә укытты. Шунлыктан, чебен кортын үзем дә ашамаячакмын, оныкларымны да тыячакмын. Инде ачлык якадан алса, кычыткан ашы яки алабута күмәче бик күпкә файдалы булачак, дип уйлыйм.

Мин чебеннәрне гомумән яратмыйм. Мин алардан җирәнәм. Аларны Ходай кошларга, личинкалары белән күкәйләрен балыкларга һәм микроорганизмнарга җим буларак яраткан. Ул аларны җирдәге органик калдыкларны эшкәртеп, үсемлекләр өчен ашлама җитештерүчеләр итеп тудырган...

Габдулла Исмәгыйлев
Фото: freepik.com

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading