16+

Караңгыга калсаң, иптәшкә “яктылык”ны ал

Төнлә җәяүленең юл һәлакәтенә эләгү ихтималы 3 мәртәбәгә арта.

Караңгыга калсаң, иптәшкә “яктылык”ны ал

Төнлә җәяүленең юл һәлакәтенә эләгү ихтималы 3 мәртәбәгә арта.

Россиядә төнлә торак пунктлардан читтәге юлларда кешеләрнең киемнәрендә яктылык кайтара торган элементлар булу таләбе 2014 елда кертелде. АКШның Канзас штатында мондый канун инде 1970 елдан  гамәлдә.

Кошлар да караңгылыктан курка
Татарстанда 2024 елның сентябрендә җәй уртасындагы кебек 25-28 градус җылы һава торса да, көн яктылыгы табигый рәвештә кыскара бара. Белгечләр әйтүенчә, киек кошлар көн яктылыгына карап эш йөртәләр икән. Көн яктылыгы кыскара башлауга, гәрчә, һава җылы торса да, киек кошлар инде август аенда ук җылы якларга очып киткән. Безнең-кешеләрнең очар тарафларыбыз юк, безгә биредә яшисе, көндез яки төнлә юлларга чыгасы.
– Кара төсләрдәге киемнәрдәге җәяүле төнлә, аеруча болытлы төндә, начар күренә. Шул сәбәпле, авариягә юлыгу ихтималы арта. Киемнәргә яктылык кайтара торган элементлар беркетү иминлекне яхшырта, – диде Татарстан Республикасы буенча Эчке эшләр министрлыгының Дәүләт автоинспекциясе идарәсе җитәкчесе Рөстәм Гарипов.

Кешеләр булсын “йолдызлы”
Уку елы башлангач, балалар мәктәптән соң да төрле түгәрәкләргә, спорт секцияләренә йөри. Өйгә кайтканда инде караңгылык төшкән була. Ата-аналар “көзге юл пычрагы киемнәренә чәчри” дип, балаларына кара төсләрдәге киемнәр киендерәләр икән. Шушы “саранлык” психологиябез белән, үзебез дә уйламастан, баланың иминлегенә куркыныч тудырабыз. Киемне юып-чистартып булыр, ә сабыйны кайтарып булмас.

Халыкара тикшеренүләр күрсәткәнчә, машина йөртүчегә юлга кинәт килеп чыккан җәяүлегә карата хәлиткеч гамәл башкару өчен уртача 2 секунд вакыт кирәк. Машина сәгатенә 60 чакрым тизлектә барган очракта да 2 секунда 32 метр ара уза. Кеше транспорт чарасы каршына 4-5 метр аралыкта килеп чыкса, монда инде хәлләр фаҗигале дә тәмамланырга мөмкин.

Татарстанның баш автоинспекторы Рөстәм Гарипов дәлилләп аңлатканча, төнлә машина йөртүче фараларның якын утында җәяүлене 25-30 метрдан күрә. Әгәр киемнәрдә яктылык кайтара торган элементлар булса, җәяүле 150-200 метрдан шәйләнә. Фараларның еракка сала торган утында “ялтыравыклы-йолдызлы” җәяүле инде 350 метрдан ук балкый. Нәтиҗәдә, машина йөртүченең җәяүлегә бәрдермәс өчен 15-25 секунд вакыты барлыкка килә. 

Төнлә кырда ни калган?
Җәяүле төнлә торак пунктларыннан читтәге юллардан барганда киемнәренә яктылык кайтара торган элементлар беркетергә тиеш. Бу канун нигезендә куелган таләп. Транспорт чарасын идарә итүче дә, әгәр тукталыш ясап, юлга чыгып баса икән, ул яктылык кайтара торган жилет кияргә бурычлы. Таләп үтәлмәгән очракта, җәяүле дә һәм транспорт чарасын идарә итүче дә 500 сум штрафка тартыла.

Кызганма 50 сумны
Татарстанда 1нче сыйныфка баручы балаларга яктылык кайтара торган элементлар бүләк итү матур гадәткә әверелде. Яктылык кайтара торган элементлар: беләзекләр, күкрәк тамгалары, тасмалар эре сәүдә үзәкләрендә, спорт һәм концтовар кибетләрендә, АЗСларда, почта бүлекчәләрендә сатыла. Бәяләре 40-50 сумнан башлана. Элементларны киемнең ал-арт һәм ян-як өлешләренә беркетү кирәк, болай эшләгәндә кеше һәрьяктан күренә. Яктылык кайтара торган элементларны сумкага, бала арбасына, велосипедка беркетү дә иминлек өчен файдалы гамәл.
 

Язмага реакция белдерегез

1

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading