16+

Каршы як юлга чыгудан 37 кеше үлде

Татарстанда быелның биш аенда 1196 юл-транспорт һәлакәтендә 85 кешенең гомере өзелгән, 1458 кеше төрле авырлыктагы имгәнүләргә дучар булган инде.

Каршы як юлга чыгудан 37 кеше үлде

Татарстанда быелның биш аенда 1196 юл-транспорт һәлакәтендә 85 кешенең гомере өзелгән, 1458 кеше төрле авырлыктагы имгәнүләргә дучар булган инде.

Татарстан буенча Эчке эшләр министрлыгының ЮХИДИ идарәсе җитәкчесе Рөстәм Гарипов шушы куркыныч саннарны “Татар-информ” мәгълүмат агентлыгында узган матбугат конференциясендә әйтте.

 — Үлгән яки имгәнгән кеше гаиләсе һәм туганнары өчен олы фаҗига. Транспорт чараларын идарә итүчеләрнең һәм җәяүлеләрнең юл хәрәкәте кагыйдәләрен катгый үтәүләре зарур. Кагыйдәләрне үтәгән очракта, һәлакәтләр азрак булыр иде,-дип, үтенеп, журналистлар аша халыкка мөрәҗәгать итте Рөстәм Гарипов.
 Зур ялгышуларның берсе- транспорт чарасының тизлеген арттыру. Машина сәгатенә 60 чакрым тизлектә барганда да, әгәр, каршылыкка килеп бәрелсә, иминлек каешы эләктерелмәгән очракта руль йөртүченең күкрәк сөякләрен сындырып бетерә, ә моның ахыры- үлем. Янәшәдә утырган пассажирның иминлек каешы шулай ук эләктерелмәгән булса, ул алгы тәрәзәдән чыгып оча, монысында да исән калу икеле.

Тагын бер олы хатаның каршы як полосага килеп чыгуны атады республиканың баш автоинспекторы. 

— Быел юлларда каршы як полосага кинәт килеп чыгу сәбәпле 95 авария теркәлде, аларда 37 кеше үлде, 146сы имгәнде. Яшел Үзән районында 3 майда “ГАЗель” машинасы каршы як полосага чыгып, хәрәкәттәге җиңел автомобильгә бәрелде, биредә 2 кешенең гомере өзелде, 3 кеше имгәнде, - дип мисал китерде Рөстәм Гарипов.

Җәяүлеләр катнашында 336 авария чыккан, әлеге очракларда 19 кеше үлгән, 328е имгәнүләр алган. Җәяүлеләр гаебендә 109 авария теркәлгән.

— Җәяүлеләр юлларда светофор чатларыннан, махсус кичүләрдән генә урам-юл аша чыксыннар иде. Теләсә-каян чыгу хәвефле, чөнки, машинаны нинди генә оста кеше идарә итсә дә, ул аны 1 секундта туктата алмый. Кагыйдәне үтәмәү 13 җәяүленең үлеменә китерде, ә 97се имгәнү алды. Юл аша чыкканда транспорт чараларының тәмам туктап беткәнлеген көтегез. Машинаны исерек яки наркоман идарә итеп барган булуы ихтимал. Юл-транспорт хәрәкәтен “вулкан лавасы агымы” белән чагыштыруны ишеткәнем бар. Дөрестән дә, вулканның утлы лавасы ничек куркыныч янаса, юллардагы транспорт ташкыны да зур хәвеф чыганагы. Шуның өчен дә, юл кагыйдәләрен һәрберебез тарафыннан төгәл үтәү кирәк,- дип искәртте Рөстәм Гарипов.
 

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга кушылыгыз. 

Язмага реакция белдерегез

1

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading