“Битеңнең төсе үзгәргән, картаясың. Картлык – шатлык түгел...” Бу сүзләр һәр кешене рәнҗетәдер. Кемнең картаясы килсен? Күңелдә унсигез булса да, гомернең агышын туктатып булмый шул.
Картлыкны җиңәр өчен нинди генә ысуллар уйлап табылмаган. Әмма аларның да үз бәясе бар. Эх, картаюны җиңә торган дару гына булсын иде. Игътибар, бу хыялны чынга ашыручы табылды. Казан федераль университеты аспиранты, Сиринә Корбангалеева, картаюдан дару ясамакчы.
Сиринә Киров өлкәсенең Салкын Чишмә авылында туып-үскән. Ул кечкенәдән биология фәне белән кызыксынган.
– Мәктәптә укыганда биология дәресләрен яраттым. Безне әйләндереп алган зур дөньяның нәрсәләрдән төзелгәне турында тыңлап утыру кызык бит. Чыгарылыш сыйныфларында медицина университетына керермен, дип уйладым. Әмма Казанда биология факультеты барлыгын ишеттем. Анда фән белән шөгыльләнүләрен, яңа техника белән җиһазландырылган лабораторияләрдә эшләгәннәрен белеп алдым. Ике дә уйламайча, аттестатны КФУга илтеп бирдем. Бу юлны сайлавыма үкенмим, минем эшем сәламәтлекне саклау һәм медицина белән тыгыз бәйләнештә. Җәмгыятькә файда китерәсем килә, – ди Сиринә.
Фән белән шөгыльләнү өчен дә акча кирәк бит. Техник җиһазларны, тәҗрибәләр кую өчен реактивларның да бәясе бар. Сиринәгә бәхет елмая, ул “Студенческий стартап” бәйгесе турында ишетә. Әлеге бәйге бу елны беренче тапкыр үткәрелгән. Төп бүләк – проектны чынга ашыру өчен 1 млн сум.
– Фәнни җитәкчем электрон почтага хат җибәрде. Барыбызга да катнашырга киңәш итте. Үз көчемне сынап карарга булдым. Проектлар ике этапта сайланды. Эшләребезне “Видеомост” онлайн-платформасында якладык. Шулай 650 җиңүче арасына мин дә эләктем. Акчаны кирәкле техник җиһазлар һәм реактивлар сатып алу өчен тотачакмын, – дип уртаклашты Сиринә.
Аның проекты яшь үзгәрешләрен әкренәйтү һәм нерв системасы авыруларын дәвалауны күздә тота. Митахондрия – күзәнәкләрнең эчендә урнашкан энергия станцияләре. Алар туклыклы элементларны энергиягә әйләндерә, күзәнәкнең “сулышы”н тәэмин итә. Препарат кеше организмына зыян китермичә, митохондрияләрне яңарта. Гади тел белән әйткәндә, митохондрия кешенең яше барган саен, юкка чыга. Организмда аларның саны җитмәү мускуллар эшчәнеген боза, нейродегенератив авырулар тудыра.
– Митохондрияләр күзәнәкләрдә энергия бүлеп чыгару өчен җаваплы. Митохондрия ДНКсында мутация: миопатия, Паркинсон һәм Альцгеймер авыруларын китереп чыгара. Кешенең яше арту белән митохондриянең саклагыч элпәсе җимерелә. Аларның эшчәнлеге бозылу: баш мие, йөрәк, бавыр, бөер, эндокрин һәм сулыш системалары күзәнәкләренә тәэсир итә. 30 яшьтән 70кә кадәр митохондриянең җитештерүчәнлеге 50 процентка кими. Яшь үзгәрүләре тире тукымаларында да күренә. Тире җыерчыклану, чәч агару өчен дә митохондрияләр җавап бирә. Бу препарат беренче чиратта митохондриаль дисфункциядән дәвалый, – дип әйтте Сиринә Корбангалеева.
Аның сүзләренчә, хәзерге вакытта проект күзәнәкләрне тикшерү этабында. Икенче елга препаратның куркынычсызлыгын хайваннарда тикшереп карау планлаштырыла. Тик препарат даруханә киштәсенә килеп җиткәнче 6-8 ел көтәргә кирәк әле. Шуңа күрә ул вакытны картаймыйча торырга туры киләчәк. Ә моның өчен нервларыгызны һәм митохондрияләрегезне саклагыз.
Илгизә Галиуллина.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга кушылыгыз.
Комментарийлар