Авылда балалар бакчасы-фәлән юк. Бала-чага я урамда, я әнисе итәгенә тагылып колхоз басуына эшкә йөри. Ә минем эш җайлы – мин әби кочагында. Бик укымышлы иде мәрхүмә. Дини белеме дә яхшы, дөньяви белеме дә җитәрлек, заманында атаклы Буби мәдрәсәсендә белем алган мөгаллимдә укыган әбием. Шул әбием еш кына “яшьлектә гомер җырласаң да, еласаң да үтә ул, картлыкка бәхет телә, кызым”, – ди торган иде.
Сабый бит, бәхетнең ни икәнен каян белик ул чакта. Шулай да “картайгач бәхет ник кирәк икән ул, егет белән кыз бергә булгач буладыр инде ул бәхет” дип уйлаганым истә. Ул заманда бар гаиләдә шулай булгандыр инде ул. Әбигә каршы әйтеш юк, аның сүзе, киңәше һәрчак дөрес дип өйрәнелгән. Ә шулай да бервакыт әниемнән сорадым мин әбиемнең ни өчен гел шул киңәшне кабатлавын. Әниемнең, әбинең килене була инде, сөйләгәннәре мин үсмер кыз күңеленә кино кебек уелып калды. Ул ничек сөйләсә, шул рәвештә бәян итәм.
... Әбиең бик сабыр, бик акыллы кеше, кызым. Шуңа да өебезнең түрендә, аны барыбыз да хөрмәт итәбез. Яшьлегендә күпне күрсә дә, картлыгында бик бәхетле ул. ...Сабантуйлар ул вакытта барлык авылда бер көнне булмый иде. Иртәгә үзебездә сабантуй буласы көнне бер яшьлек олы апаңны күтәреп әтиең белән күрше авылга сабантуйга киттек. Бәйрәм башланып озак та үтмәде, әтиең минем янга пөхтә итеп киенгән бер ир-ат белән килде. “Таныш бул, бу минем әтием, синең кайнатаң була”, – диде. Әтинең чит шәһәрдә башка гаилә белән яшәгәнен ишетеп белсәм дә, аны беренче күрүем, авылга да гаиләсе белән беренче кайтып килеше икән. “Бар кайт, бала минем белән калсын, син кунаклар кайтуга әзерләнә тор, кичке якта, мәйдан таралгач без дә кайтып җитәрбез”, – диде әтиең.
Комментарийлар