16+

Казан “казанында” Ислам дөньясы нәтиҗәле кайнады

Хөкүмәт йортында халыкара икътисад форумына нәтиҗә ясалды.

Казан “казанында” Ислам дөньясы нәтиҗәле кайнады

Хөкүмәт йортында халыкара икътисад форумына нәтиҗә ясалды.

Татарстан башкаласында 14-19 майларда “Россия – Ислам дөньясы: KazanForum” XVнче халыкара икътисад форумы эшләде. Хөкүмәт йортында узган брифингта әлеге чарага йомгак ясалды.

Татарстанның йөзе ачык
–Казан форумына 8 мәртәбә кибер һөҗүм ясалса да, рекордлы күрсәткечкә һәм яхшы нәтиҗәләргә ирешелде. Россия вице-премьеры Марат Хөснуллин, Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов форумның оештырылу дәрәҗәсенә югары бәя бирделәр. Рөстәм Нургалиевич иртә таңнан төнгә кадәр очрашулар үткәрде. Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов чит илләргә эшлекле сәфәрләр ясый, үзара хезмәттәшлек элемтәләре булдыра. Чит илләр делегацияләре Казан форумыннан канәгать булып киткәнлекләрен әйтәләр. Башкача мөмкин дә түгел, чөнки Татарстанның йөзе ачык, кунакчыллык безнең холкыбызда, – диде Татарстанның Инвестицион үсеш агентлыгы җитәкчесе Талия Минуллина.

Татарстан Республикасы Рәисе Рөстәм Миңнеханов җитәкчелегендәге “Россия – Ислам дөньясы” стратегик күзаллау төркеме утырышы форумдагы төп чараларның берсе булды. Утырышта катнашкан чит илләр сәясәтчеләре үзләренең чыгышларында Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнехановның хезмәттәшлек элемтәләре урнаштырудагы тырышлыгын искәрттеләр.

Саннар һәм фактлар
Казанга икътисад форумына 87 чит илдән, Россиянең 87 төбәгеннән 20 мең кеше килгән. Иң зур делегация Төркиядән, Малайзиядән, Катардан, Аманнан булган. Форум кысаларында 180 чара үткәрелгән, 120 хезмәттәшлек килешүе кабул ителгән. 

Киләсе көнне кайгыртып
Талия Минуллина таныштырганча, финанс һәм логистика, шулай ук хәләл индустрия, инвестицияләр, туристлык, мәгариф һәм мәдәният, кадрлар, фән һәм технология темаларына сессия утырышлары барды. “Төньяк – Көньяк” халыкара транспорт коридоры төзелешенә зур әһәмият бирелде.

– Безнең максат ислам илләреннән инвестицияләр җәлеп итү. Бу форум, әлбәттә инде, Россиягә һәм Татарстанга файдалы, – диде Талия Минуллина.
Татарстанның сәнәгать министры урынбасары Герман Лернер сөйләгәнчә, республикадагы һәм Белоруссиядәге предприятиеләр ясаучы техника күргәзмәсе чит илләр вәкилләрендә кызыксыну тудырган.

– Россия эксперт үзәгенең бүлекчәсен Татарстанда да ачу планлаштырыла. Ул җирле җитештерүчеләрнең продукциясен чит илләргә чыгаруга ярдәм итәчәк, – диде Герман Лернер.

Татарстанның төзелеш, архитектура һәм торак-коммуналь хуҗалык министры урынбасары Илнур Нурмөхәммәтов әйткәнчә, төзелеш тармагында да үзара хезмәттәшлек килешүләре кабул ителгән.

“Казан Экспо” үзәгендә һәм “Казан” агросәнәгать паркында хәләл продукция күргәзмә-ярминкәләре эшләде.

– “Казан” агросәнәгать паркындагы Kazan Halal Market ярминкәсендә 68 компания катнашты, 20 миллион сумлык продукция сатылды. Җирле предприятиеләр узган ел чит илләргә 11 миллион сумлык товар чыгарды, быел аны 16 миллион сумга җиткерү исәп, – диде республиканың авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры урынбасары Рөстәм Гайнулов.

Марокко, афәрин!
Форум кысаларында ислам илләренең яшь аш-су осталарының татарның аш-су остасы Юныс Әхмәтҗанов исемендәге һөнәри бәйгесе булды. Марокко дәүләтеннән Редуан Уадиду көндәшләрен җиңеп, Гран-при яулады. Бәйгедә 12 ил вәкиле чыгыш ясады.

Без дә булдырабыз!
Ислам илләренең хоккейны үстерү ассоциацтиясе хоккей матчында 9 илдән ир-атларның 8 командасы көч сынашты. Төркия, Әзәрбайҗан, Казахстан, Пакстан, Монголия, Иран, Бахрейн, Кыргызстан командалары килгән иде. ОРХИС кубогын Татарстан командасы яулады. 
 

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга кушылыгыз. 

Язмага реакция белдерегез

1

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading