16+

Казан паркларында мәдәни-спорт чаралары 1 атна гөрләячәк

“Казан” гаилә үзәге каршындагы мәйдандагы төп Чыршы 23 декабрьдә 16.30 сәгатьтә ачыла.

Казан паркларында мәдәни-спорт чаралары 1 атна гөрләячәк

“Казан” гаилә үзәге каршындагы мәйдандагы төп Чыршы 23 декабрьдә 16.30 сәгатьтә ачыла.

Казанлылар һәм Татарстан башкаласы кунаклары өчен бәйрәм концерты була. Чыршы ачылышында җырчы Лэйна, актриса Анастасия Макарова, Казан шәһәр филармониясе солистлары катнаша. Тамашачылар 2024 ел символы – Аҗдаһаның кара көчләр белән көрәшүен күрәчәк. Кышкы уеннар һәм, матур гадәт буенча, сәүдә рәтләре оештырыла.

Черек күл паркындагы һәм “Казан” гаилә үзәге каршындагы чыршы мәйданчыкларында Яңа ел төнендә Россия Президенты белән Татарстан Рәисенең котлаулары видеоэкран аша тапшырыла. Төп Чыршы мәйданчыгында чаралар халык караокесы рәвешендә бара. Халык белән бергә “Барбара Бэнд”, “Веселые Волгари”, DJ Молотов төркемнәре җырлый. Күңел ачулар 1 гыйнварның 2.00 сәгатенә кадәр дәвам итә.

“Казан” гаилә үзәге каршындагы мәйданда бәйрәм чаралары каникул чорында да бара. Биредә 1-7 гыйнварларда көн саен интерактив программа, спектакльләр һәм концертлар була. Чаралар ретро, диско-кичәләр һәм халык күңел ачуы рәвешендә үткәрелә.

Башкаланың 15 паркы һәм скверы чыршы шәһәрчекләренә чакыра. Зур 6 паркта Мәскәүнең “Морэс” театры чыгыш ясый. Черек күлдә 27 гыйнварда Илья Авербух продюсерлык компаниясе тарафыннан оештырылган WinterFest фигуралы шуу фестивале була. 25 декабрьдә һәм 7 гыйнварда Лядской бакчасында, шулай ук Балыкчы бакчасында “Атмосфера” төркеме чыгыш ясый. “Крылья Советов” паркында 1 гыйнварда “Голубой огонек” ретробәйрәме үткәрелә. 4 гыйнварда “Казан” гаилә үзәге каршындагы мәйданда беренче мәртәбә тау чаңгысы курорты сыйфатындагы чара үткәрелә. Dj Biicla чыгыш ясый. Кышкы каникул чорында “Казан” гаилә үзәге каршындагы төп Чыршы мәйданчыгында сукырлар, ишетмәүчеләр, авыр хәрәкәтләнүчеләр өчен экскурсияләр оештырыла. Горький паркында гыйнвар каникулында гаилә фестивале була. Горки-Әмәт урман паркында радиоидарәле машиналар бәйгесе, татар телендә музыкаль кичәләр тәкъдим ителә. Дәрвишләр бистәсендәге Комсомол күлендә “моржлар” бәйгесе уздырыла. “Ак чәчәкләр” бульварында өлкәннәр һәм балалар өчен иҗат осталык дәресләре планлаштырылган.

“Светлая долина” яңа паркында йога күнекмәләре бирелә. “Горожанин-ученый” лабораториясе чаңгы экскурсияләре, кышкы балык тоту буенча дәресләр үткәрә.

Черек күлдә декабрь ахырында шугалак ачыла. Җиңү паркында, Татарстан Республикасының төзелеш тармагының 100 еллыгы скверында һәм Горки-Әмәт урманында да шугалаклар була. Җиңү паркында, Аккош күле урман паркында – чаңгылар, ә “Казан” гаилә үзәге каршындагы төп Чыршы мәйданчыгында һәм Җиңү паркында тюбинглар прокатлары эшли.

 Парклардагы чаралар турында Казанның парклар һәм скверлар дирекциясенең сайтыннан белешергә мөмкин.
 

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга кушылыгыз. 

Язмага реакция белдерегез

3

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading