Үткәннәрдән сабак алып, бүгенге тормыш ыгы-зыгысында күңелдә яралган хис-кичерешләрне бер төенгә төйнәп, илһам килгән мизгелне туры китереп, киләчәккә хат язарга утырдым.
Хат диюгә, минем күз алдына океан ярына секунд эчендә барып җитүче смс-хат түгел, ә сагынуларын хат юлларына сырлап, һәрбер сүзен күңел җылысы белән өркетеп, конвертларга салып, җавап өмет итеп, чакрымнар кочагына тапшырган чып-чын кәгазь хатлар килеп баса.
Хат язарга утырганчы, өйнең бары тик мин генә белән торган серле почмагына яшереп куйган бер кочак хатны тартып чыгардым да, өйдәгеләрнең юклыгыннан файдаланып, яшьлек елларының җылысын саклаган хатларга үрелдем. Нәкъ 75 хат! (болары ачудан ялкын кочагына ташлаган хатлардан соң калганнары). Араларында студент елларда бер-беребез белән язышкан хатлар да, сыйныфташ егетләрнең армиядән язган сагынычлы сәлам хатлары да, беренче мәхәббәтнең ихлас самими сүзләрен үзенә сыйдырган сөю хатлары да бар! Һәрбер язган сүз, сырлаган һәрбер җөмлә әле кичә генә кәгазь битенә төшкән кебек.
Ә баксаң, хатларның кайберләренә 22 яшь икән инде! Шактый картайганнар! 75 хатны да укып чыгарга вакыт җитмәде җитүен. Әмма дә ләкин минем өчен аеруча кадерле булганнарның һәрбер өтер, һәрбер ноктасына кадәр тукталып, укып чыктым. Кычкырып көлеп җибәргән мизгелләр дә булды, керфекләрне чылатып, борыннарны җебеткән урыннары да.
“Кадерле 11 классны бетерүче укучыларым, хөрмәтле якын булган Диләрә ханым! Тәбрик итәм сезне! Барыгызга да бәхет – сәгадәт, сәламәт, изге, галим булуыгызны, Аллаһы Тәгаләнең, Раббыбызның Илаһи ризалыгына, Илаһи дәрәҗәсенә, Илаһи гафуына ирешүегезне теләп: мөгаллимәгез – кардәшегез, Найлә Габдулхак кызы. 25нче май 2002 нче ел”
Монысы безне дин дәресләренә өйрәткән Наилә апабызның безнең сыйныфка дип атап язылган бик тә озын хатыннан бер өзек.
“Салам, Гүзәл, матурым! Менә әле генә радиодан син яратып җырлый торган “Ялгыз тәкәрлек” җырын җырладылар. Ә минем сине сагынудан күзләремә яшьләр килде. Мин сине үтереп-үтереп, ну, “прости чертовски” сагынганмын икән бит”, – дип Киров кызы Филүзәнең 2003 елның октябрендә миңа юллаган хаты.
Ә менә монысын һәрчак шаяртырга яратучы Чистай кызы Рамилә җибәргән. “Сәлам, сәлам, сәлам Казан шәһәренең 3нче тулай торагында нәрсә эшләргә белми, арлы – бирле йөрүче Рамиләдән! Хәлләр ничек? Балаларыгыз исән-саумы? Барысына да памперс җитәме? Манныйны яхшы ашыйлармы? Ярар, хыял-балалар читкән китеп торсын, хәзер үзем турында сөйлим, дөресрәге, язам...”
Эх, социаль челтәрләрдә генә түгел, тормышта да бер күрешәсе иде сезнең белән, дусларым... Шушы хатларны укып, көлешә-көлешә, яшьлек елларын искә алып, бер кич утырасы иде...
Хатлардагы чуар-чуар сүзләр... Ничә төрле пасталар белән сырланды икән алар? Ә хаттагы рәсемнәр... Конверт эченнән килеп чыккан открыткалар, “валентинкалар”... Кайбер хатны ачып җибәрүгә борынга хушбуй исләре дә килеп бәрелгәндәй булды хәтта. Һәрбер җөмлә, һәрбер сүз шундый кадерле.
Эх, нинди рухи азыктан мәхрүм бит без хәзер. Ватсап аркылы таратылган рәсемнәр, тапталган сүзләр җанга рәхәтлек бирми минем. Бик күбесен карап та тормыйча, бетереп ташлыйм мин. Хатлар кебек минеке генә булмагач, мирнеке миңа кызык түгел.
...Темадан читкәрәк киттем бугай. Киләчәк буынга ниндирәк хат язып салыр идем микән мин? Һичшиксез, кәгазьгә сырланган сүзләр рәвешендә булачак ул. Конвертка салып, конверт читләрен төкерекләп, ябыштырып куюым да ихтимал. Хат булгач, хатларча булсын инде! Ә ул кемгә адресланачак? Әлбәттә, улыма. Бездән соң киләчәк буыннарга хатымдагы сүзләрне җиткерүче улым үзе булачак бит. Кыска гына, ләкин күңелгә үтеп керә алырлык теләкләрдән, үгет-нәсихәтләрдән торачак әлеге хат.
Иң беренче итеп “ТУГАНЛЫК ҖЕПЛӘРЕН ӨЗМӘ!” дигән сүзләрне теркәп куячакмын. Туганнар белән араны өзү – нәселеңә, әби-бабаңа, әти – әниеңә хыянәт итү дигән сүз ул.
“МИЛЛӘТЕҢӘ, ТЕЛЕҢӘ БЕРКАЙЧАН ДА ХЫЯНӘТ ИТМӘ!”. Андыйлар беркайчан да хөрмәткә лаек булмыйлар.
“КАЯ ГЫНА БАРСАҢ ДА, КАЙДА ГЫНА ТОРСАҢ ДА, ҮЗ АСЫЛЫҢНЫ ЮГАЛТМА!”. Һәрчак үз фикерең, үз сүзең булсын.
“КЕШЕ МАЛЫНА БЕРКАЙЧАН ДА КЫЗЫКМА!” Читтән килгән малның әҗере булмый. Эшләп ашарга, хәләл хезмәт белән яшәргә өйрән! Булганына шөкер итә бел!
“БУ ТОРМЫШТА ӘТИ-ӘНИЕҢНЕҢ ЙӨЗЕ КЫЗАРЫРЛЫК ГАМӘЛЛӘР КЫЛМА!”. Син ясаган яра – әти-әниеңнең мәңге төзәлмәслек йөрәк ярасы икәнлеген исеңнән чыгарма!
“ҮТКӘНЕҢНЕ ОНЫТМА!”. Үткәнен белмәгәннең, киләчәге юк, дигән гыйбарәне мин сиңа гел кабатлап киләм.
“ӘНИЕҢ ӨЙРӘТКӘН ДОГАЛАРНЫ БЕРКАЙЧАН ДА ИСЕҢНӘН ЧЫГАРМА!” Доганың сихри көчкә ия булганына без синең белән бик күп тапкырлар инандык инде без.
Балаларыбыз миһербанлы вә шәфкатьле булып, әти-әнинең тырышлыкларын аклап үссәләр иде. Һәрберебезгә дә балаларыбыз белән горурланып яшәргә язса иде!
...Ә киләчәк, бик еракта кебек тоелса да, бары тик кул сузымы аралыгында гына шул...
Гүзәл ХӘБИБУЛЛИНА.
Комментарийлар