Россиядә глобаль җылыну процессы дөньядагы уртача күрсәткечләргә караганда тизрәк бара, дип белдергән Россия Гидрометеоүзәгенең фәнни җитәкчесе Роман Вильфанд.
Скопировать ссылку
Россиядә глобаль җылыну процессы дөньядагы уртача күрсәткечләргә караганда тизрәк бара, дип белдергән Россия Гидрометеоүзәгенең фәнни җитәкчесе Роман Вильфанд.
Аныңча, тропик киңлекләрдә бу процесслар акрын, ә урта киңлекләрдә дөньядагы уртача күрсәткечләргә караганда 2,5 тапкыр тизрәк уза. Төньяк территорияләргә килгәндә, анда тагын да күбрәк тизлек белән җылына – якынча 3,5 тапкырга.
Кыш фасылы кыскара бара Әлеге феноменның сәбәпләре нидә? Казан федераль университетының метеорология, климатология һәм атмосфера экологиясе кафедрасы доценты Тимур Әүхәдиевтан без шул хакта сораштык. – Безнең илдә климатның җылыну темпы бөтен дөньядагы глобаль җылынуга караганда чынлап та ике ярым тапкырга тизрәк бара. Бу безнең географик урнашуыбыз белән бәйле. Территория төньяккарак урнашкан саен, җылыну темплары анда югарырак була бара, – ди ул. Җылыну процессыннан тискәре нәтиҗәләр генә көтәргә кирәк түгел, дип тә кисәтә белгеч. Бердән, кыш җылырак килә һәм бу ел фасылы кыскара да бара. – Бу, әлбәттә, җылыту чоры да кыскара дигән сүз. Җәй озынрак булгач, вегетация чоры да сузыла. Монысы исә авыл хуҗалыгы өчен уңайлы күренеш. Әмма тискәре нәтиҗәләрен дә әйтми булмый. Быелгы көзне генә алыйк, ул бик сузылды. Ноябрь аеның уртача һава температурасы якынча 0 градус тәшкил итте. Норма буенча ул 3 градус салкын булырга тиеш. Бу көзге культураларга тискәре йогынты ясарга мөмкин, – ди Тимур Әүхәдиев.
Әңгәмәдәшем әйтүенчә, климатның үзгәрүе глобаль температурадагы үзгәрештә генә күренми. Башка факторлар да бар. – Әйтик, безнең территорияне алсак, бу явым-төшемнәргә дә кагыла. Монда чынлап та феномен бар. Бездә явым-төшемнәрнең күләме арта, шул ук вакытта корылык та еш күзәтелә. Явым-төшемнәр кластеризациясе бу, гади генә итеп аңлатканда, яңгыр уртача күләмдә бер ун тапкыр явасы урынга, бер мәртәбә күп итеп коеп ява. Бер тәүлеккә ул ярты айлык нормада яварга мөмкин. Бу күренеш тә авыл хуҗалыгы өчен уңай түгел, – ди ул.
Кайбер төбәкләр тропик климатны хәтерләтәчәк А.М. Обухов исемендәге Атмосфера физикасы институты директоры урынбасары Александр Чернокульский әйтүенчә, Россиягә яңа климатка әзерләнергә кирәк. “Безнең территория бик зур, шуңа күрә, әлбәттә, климат үзен төрлечә күрсәтер, әмма гомуми картина якынча шундый булачак. Кышын салкыннар кими, мәңгелек туң эревен дәвам итәчәк, бигрәк тә көньяк чигендә. Бу предприятиеләрнең 50 проценты һәм торак биналарның 70 проценты өчен куркыныч тудыра. Чит һава массаларын үзләре биләгән территориягә үткәрми торган антициклоннар көчлерәк булачак, димәк, бер районнарда бик эссе булачак, ә башка күрше районнарда – бик салкын. Кайбер төбәкләрдә яңа климат кайчакта югары температуралы һәм су басуны китереп чыгара торган көчле яңгырлар белән тропик климатны хәтерләтәчәк", – дигән ул. Аның сүзләрен “Российская газета” китерә.
Чернокульский илнең кайбер төбәкләре өчен җылыну әйбәт кенә булачак дигән фикердә. Климат элек авыл хуҗалыгы лидерлары булмаган төбәкләрдә авыл хуҗалыгын алып бару өчен уңайлырак була бара, ләкин аларга мондый "бүләккә" җайлашырга кирәк, чөнки анда җир бөтенләй кара түгел. Ә менә безнең төп уңыш районнарына еш кына җәйге корылык яный. Шуңа күрә монда культураларны яңадан карарга, аларга ныклы шартлар тудырырга туры киләчәк. Кайбер куркыныч авыруларны таратучыларның ареалы артачак, дип тә кисәтә.
Өстәмә акча китерә Фәннәр академиясендә исә глобаль җылыну аркасында безнең ил өстәмә рәвештә елына 1,2 триллион сум акча эшли ала дип исәпләп чыгарганнар, дип яза “Комсомольская правда”. Россия Фәннәр академиясенең "Россиянед климат сәясәте һәм икътисады" үзәге белгечләре "Россиядә климат үзгәрешләренең икътисади нәтиҗәләре" докладын әзерләгән. Шул доклад авторларына ярдәм иткән төрле министрлыклар һәм ведомстволар белгечләре, климат үзгәрүдән булачак зыянны һәм табышларны чагыштырып, күпчелек очракта уңай нәтиҗә тискәресеннән артыграк, дигән нәтиҗәгә килгәннәр: уртача температура 1 градуска күтәрелүдән елына 3,64 триллион сум файда, ә гомуми зыян – 2,45 триллион сум.
Комментарийлар