16+

“Колхоз тәгәрмәч ясарга тиеш түгел”

Татарстанда 96 сәнәгать паркы булдырылган, аларда 1600 кече предприятие-резидент эшчәнлек алып бара.

“Колхоз тәгәрмәч ясарга тиеш түгел”

Татарстанда 96 сәнәгать паркы булдырылган, аларда 1600 кече предприятие-резидент эшчәнлек алып бара.

Мәгънәсез чикләүләр

Заманында Балык Бистәсе районындагы элеккеге “Татарстан” колхозы идарәсе рәисе Мулланур Мостафин аптырап сөйләгән хәлләр искә төште.

— Кыш көне 3-4 балта остасы колхоздагы ат арбаларына тәгәрмәчләр ясарга кереште шулай. Ыңгырчакларны да үзебезнең тимерчеләр эшләп бирә. Арбаларның какшаган тәгәрмәчләрен яңартып бетердек. Шуннан соң, күрше хуҗалыклардан да тәгәрмәчләр алып китә башладылар. Акча эшләү юлын таптык, дип сөенергә дә өлгермәдек, районнан салым органнары хезмәткәрләре килеп төште. “Колхоз тәгәрмәч ясарга тиеш түгел, штраф салабыз”,-дип, пыр туздырдылар. Нишлисең, тәгәрмәч ясау цехын бетерергә мәҗбүр булдык,-дигән иде Мулланур Мостафин.

Чүпрәле дә чит түгел

Үзгәрде вазгыять. Бүген үзмәшгульлекне һәм эшкуарлыкны җан-фәрман җанландырырга тырышабыз.

— Сәнәгать паркларында 9 айның күрсәткечләре буенча 62 мең кеше эшли. Бу сан ел башындагыдан 6,4 меңгә күбрәк. Сәнәгать парклары резединтлар белән 64,7 процентка гына тулган. Ел ахырына әлеге күрсәткечне 70 процентка җиткерү максаты тора,-ди республиканың икътисад министрының беренче урынбасары Наталья Кондратова.

Колхозлар һәм совхозлар таратылмаган булса, авыл районнарында халыкны эш белән тәэмин итү мәсьәләсе, гомумән дә, калкып чыкмаячак иде инде ул, әлбәттә. Суга батучы саламга ябышкандай, хәзер сәнәгать паркларына өметләнергә туры килә.

Наталья Кондратованың:”Кайбер районнарда сәнәгать парклары оештыру отышлы түгел”,-дигән сүзен сәерсенеп кабул иттем.

— Лаеш районындагы Сокуры авылында сәнәгать паркы гөрләтеп эшли. Бу кешеләргә хезмәт урыннары, ләбаса. Мәсәлән, минем туган районым Балык Бистәсендә сәнәгать паркы бармы? Анда колхозлар юк инде, сәнәгать паркында эшләрләр иде, ичмаса,-дип, “Шәһри Казан” газетасы исеменнән кызыксынып сорау бирдем.

— Балык Бистәсендә сәнәгать паркы бар. Сәнәгать паркы ачып та, анда урнашып эшләүчеләр булмаса, нинди нәтиҗә? Ерак районнарда юл-логистика кыенлыгы да килеп баса,-дип аңлатырга омтылды Наталья Кондратова.

Мәскәүлеләр сөйләмендә “ара ерак” дигән төшенчә юк. Алар өчен Мәскәүдән 200-300 чакрым ераклыктагы бакчачылык ширкәтләре “якын ара” санала. Татарстанда, әйтик, Мөслим, Әгерҗе, Чүпрәле кебек ерактагы районнарда яшәүчеләргә кул селтәү була шикелле тәэсир кузгала.

Эшкуарлар, берләшегез!

— Сәнәгать парклары алар җирле эшкуарларның үтенече һәм башлангычы нигезендә оештырыла. Җирле эшкуарларның бердәм булып теге яки бу эшкә тотынулары зарур. Тәкъдимнәр белән икътисад министрлыгына мөрәҗәгать итсеннәр, эш башлаучыларга проектларын гамәлгә ашыруда федераль үзәктән һәм республикадан ярдәм күрсәтелә,-дип фикерен йомгаклады Наталья Кондратова.

Димәк, республика чигендәге районнар да “без Казаннан ерак” дип, һич моңсуланмасын. Кирәкле товар җитештерелә икән, ул үзенең юлын таба.

Эшкуарлыкны һәм көндәшлекне үстерү департаменты директоры урынбасары Эмиль Хисмәтов әйткәнчә, мобилизация буенча махсус хәрби операциягә алынган эшкуарларның кече предприятиеләренә карата “салым каникулы” кулланыла.

— Сәнәгать паркларында эшчәнлек алып баручы кече предприятиеләр салым ташламаларыннан файдалана. Аларга җиһазлар сатып алуда ярдәм күрсәтелә. Яшь эшкуарларга грантлар бирелә. Кече предприятиеләр күргәзмәләрдә катнаша, эшкуарлар җитештергән товарларны базарга чыгару оештырыла,-диде Эмиль Хисмәтов.

Эш башларга ниятләүчеләр һәм эшкуарлар республиканың Икътисад министрлыгына 8 (843) 524-90-90 телефоны аша шалтыратып, белешмәләр алырга мөмкин.

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга кушылыгыз. 

Язмага реакция белдерегез

1

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading