16+

Көзге салкыннар “ут хәсрәте” алып килмәсен

Татарстанда быелның 26 сентябренә 2962 янгын очрагы теркәлгән, аларда 70 кеше һәлак булган, шуларның 3се – балалар.

Көзге салкыннар “ут хәсрәте” алып килмәсен

Татарстанда быелның 26 сентябренә 2962 янгын очрагы теркәлгән, аларда 70 кеше һәлак булган, шуларның 3се – балалар.

– Көзге салкыннар башлану белән янгыннар саны кискен арта. Республикада сентябрь аенда гына да 334 күңелсез очрак теркәлде. Кешеләр заводта ясалган электр җылыткычларын гына куллансыннар. Җылыткычлар челтәрләр янына якын куелмасын. Кулдан ясалган яки ватык электр җылыткычларын кулланырга ярамый. Бер розеткага берничә электр приборын тоташтыру хәвефле. Чыбыклар кызышып, янгын башланачак, – дип кисәтте Россия Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының Татарстан буенча баш идарәсенең күзәтчелек эшчәнлеге һәм профилактика идарәсе җитәкчесе урынбасары Олег Маринин “Татар-информ” мәгълүмат агентлыгында үткәрелгән матбугат конференциясендә.

Икътисадның төрле тармакларындагы эшчеләрнең  вагон-будка эчендә кулдан ясалган электр җылыткычларын файдалану очраклары һаман да күзәтелә икән. Мондый фактлар ачыкланганда гражданнарга 5-15 мең сум, вазифа биләгән затларга 20-30 мең сум, юридик затларга 300-400 мең сум административ штраф салына. 

Йортны кирпеч яки тимер мич ярдәмендә җылытканда да игътибарлы булу сорала. Кирпеч мичтә ярыклар булырга тиеш түгел, утыннар мич авызыннан тышка чыгып тормасын. Электр җылыткычы өстенә салып, мич авызына якын куеп киемнәр киптерү хәвефле. 

– Кечкенә балаларга шырпы яки ут кабызгыч белән уйнарга рөхсәт итмәгез. Ата-аналар балаларына янгын куркынычсызлыгы кагыйдәләрен даими искәртсеннәр иде. Янгын башланган очракта өйдән яки фатирдан урамга чыгып йөгерергә кирәклеген сабыйга уен рәвешендә күрсәтергә кирәк. Сабыйларны янган мич, электр җылыткычы янында үзләрен генә калдырырга ярамый, – диде Олег Маринин.

Йортларга янгын хәбәрен автомат рәвештә бирүче аппарат урнаштыру файдалы. Шушы аппарат төтен исен сизеп, шактый каты аваз чыгара. Татарстанда быел әлеге аппаратлар хәбәр салудан 288 кеше янгыннан котылып калган, шуларның 86сы – балалар.
 

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга кушылыгыз. 

Язмага реакция белдерегез

1

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading