16+

Күрешеп булмый, тәрәзә аша гына сөйләшәбез

Язгы кояшның тәүге җылы нурыннан беренче тамчы тамды: «Тып».

Күрешеп булмый, тәрәзә аша гына сөйләшәбез

Язгы кояшның тәүге җылы нурыннан беренче тамчы тамды: «Тып».

Шуны гына көткәндәй, аңа башкалары да кушылды: «Тып-тып-тып. Ишетәсезме? Яз килә, яз!» Ул да түгел, тамчылардан бозлы җирдә күлдәвек хасил булды һәм бозны ерып, гөрләвек булып урамга юл алды. Урамда аңа башка гөрләвекләр кушылды. Үзара күрешү, хәл белешү китте:

— Саумы, күрше! Хәлләрең ничек?
— Хәерле көн, агай-эне! Хәлләр әйбәт кенә болай.
— Кайдан килүең?

— Маһинур әби ишегалдыннан мин.
— Шулаймыни! Саулыгы ничек соң аның? Мин ерып киткән күлдәвек: «Нишләптер кичә урамда күренмәде», —дигән иде.
— Сырхаулабрак тора шул. Мине дә тәрәзә аша гына сәламләде.
— Савыга күрсен инде. Югыйсә, тыгылсак, аннан башка ерып җибәрер кеше дә юк бит хәзер. Һәркем үз ишегалдын гына кайгырта.

— Шулай, агай-эне, шулай. Ишек һәм капкалар гына түгел, күңелләр дә бикләнде хәзер. Тыгылсак, ничек тә ерырбыз анысы, тик менә чүп кенә чыгарып түгә күрмәсеннәр.
— Шулай ук эшләрләрме икән, күрше? Агызып китә алмасак, ямьсез булачак бит урам.
— Агызып китә алсак та әйбәт булмас, агай-эне. Елгага агып төшкәч, аны да пычратырбыз бит.

— Әйе шул, күрше. Алай да яхшы түгел икән.
— Маһинур әби кебек саф күңелле, ару-пакь кешеләр бетеп бара инде. Белмим, киләчәктә нәрсә булыр. Балалар да элекке кебек гөрләвек агызып уйнамый хәзер.
— Барысы да Маһинур әби кебек ак әбиләр тәрбиясе җитмәүдән килә, күрше. Балалар көндез бакчада. Әти-әниләрен кичен генә күрә бит алар.
— Ә әбиләр кая киткән?

– Хәзер яшьләр әби-бабайлардан аерым яши шул.
— Ә син боларны кайдан беләсең?
— Миңа тәрәзә аша Маһинур әби сөйләде.
— Алай икән. Шулай да өметсезләнмик әле. Әйдә, берләшик тә, балалар бакчасына таба агыйк. Андагы балаларны әби-бабайлары янына кайтырга үгетләрбез.
Алар, бергә кушылып, бакча урнашкан аскы урамга борылдылар.

Фирдәвес Зариф

Фото: mendeleevsk.tatarstan.ru

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга кушылыгыз. 

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading