16+

Кышкы балык тоту чоры тәмамланды!

Язгы боз ястык калынлыгы булса да ышанма. Коткаручылар халыкны шулай дип кисәтә.

Кышкы балык тоту чоры тәмамланды!

Язгы боз ястык калынлыгы булса да ышанма. Коткаручылар халыкны шулай дип кисәтә.

Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының Татарстан буенча Баш идарәсе җитәкчесе урынбасары Юрий Венедиктов әйтүенчә, март салкыннарына һәм тоташ бозлыкларга карамастан, сулыкларда куркыныч урыннар инде барлыкка килә. 

– Кече елгаларның өске өлешендә боз җимерелү процесслары башланды, күперләр кыш көне дә куркыныч, ә хәзер алар астындагы боз ышанычсыз. Инешләр елгаларга коя торган урыннар да куркыныч, – дип, спикер 03 мартта Иске Победилово торак массивында булган хәлне искә алды.

Идел елгасында Гадәттән тыш хәлләр министрлыгы коткаручылары, һава мендәре судносын кулланып, кар мотоциклында боз астына төшеп киткән ике кешене коткарган. 

Гидрометеорология идарәсенең язгы һава шартлары динамикасы турында рәсми фаразы әлегә җиткерелмәде. Ләкин бу атнада һава температурасы күтәрелер дип фаразлана. Уртача күпьеллык даталарга якын срокларда Куйбышев сусаклагычындагы су өслегенең боздан чистаруын көтәбез. Шул уңайдан Гадәттән тыш хәлләр министрлыгы коткаручылары вакытлыча ун коткару постларында тәүлек буе кизү торачак. Алар: Казан, Яшел Үзән, Лаеш, Чистай, Чаллы шәһәрләрендә, Тукай, Түбән Кама, Кама Тамагы, Алексеевск, Минзәлә муниципаль районнарында.

Аларның эше актив балык тоту урыннарында кешеләрне коткаруга һәм профилактика эшенә юнәлдерелгән. Аңлашыла, министрлык көче белән генә су объектларындагы куркынычсызлыкны тәэмин итеп булмый, дүрт меңнән артык елганың һәркайсына коткаручы куя алмыйбыз. Алдагы чорга төп бурыч – кешеләр күпләп бозга чыгуның 110 урынын контрольдә тоту. Мөмкинлектән файдаланып, балыкчылык тыелган урыннарга аерым игътибар бирәм – бу беренче чиратта Түбән Кама ГЭСына терәлеп торган түбән як, су агып төшү нәтиҗәсендә анда боз шундук җимерелә.

Мишә елгасы тамагы беренчеләрдән булып ачыла. Татарстан Министрлар Кабинетының 2018 елның 26 февралендәге 115 нче карары белән “Мишә елгасы тамагы” төбәк әһәмиятендәге тыюлыкның табигый зоологик заказнигы оештырылды. Шәхси балык тоту 1 февральдән 15 апрельгә кадәр тыелган. Гомумән, кышкы балык тоту чоры тәмамланды. Куркыныч урыннарда куелган тыю турындагы күрсәтмәләргә игътибар итегез! – диде Юрий Венедиктов. 

Ул шулай ук 23 мартта балаларның язгы каникулы җитүен ассызыклап, балаларны караучысыз калдырмаска өндәде. Шулай ук боз өстеннән йөрүчеләргә дә игътибарлы булырга кушты.

Фото: https://shahrichalli.ru/

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга кушылыгыз. 

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading