16+

Лаешта көймә бер хатынның башына бәрдергән

“Коену тыела” билгесе куелган, таныш булмаган урыннарда су коену хәвефле.

Лаешта көймә бер хатынның башына бәрдергән

“Коену тыела” билгесе куелган, таныш булмаган урыннарда су коену хәвефле.

Татарстанда ел башыннан 50 кеше сулыкларда батып үлгән, шул исәптән коену чорында 36 кеше су корбанына әверелгән.

Һава  эссе, су салкын

Быелгы җәй “көйсез кияү” шикеллерәк уза. Язгы яктагы салкыннар җимеш агачларының чәчәкләрен өшетте. Июнь үзенең корылыгы һәм эссе һавасы белән истә калды. Июль ахырында һәм август башында яңгырлы-салкынча һава урнашты.

– Без көннәрнең салкынаюына сөенәбез, кешеләрнең суга батып үлү очраклары кимеде. Ләкин, коену сезоны әле дәвам итә. Эссе һава кешенең психикасын алдый, уйламыйча суга сикерәбез. Сулыкларда 30 сантиметр астагы суның нык эссе көннәрдә дә салкын торуын һич тә хәтердән ычкындырырга ярамый. Салкын суда гәүдәне көзән җыера башларга мөмкин. Спиртлы эчемлек кулланганнан соң елгаларга яки күлләргә йөзәргә керү аеруча хәвефле, – дип кисәтте Татарстан Республикасының кече күләмле көймәләр буенча баш дәүләт инспекторы Юрий Венедиктов Хөкүмәт йортында узган брифингта.

Кече көймә, пляжга килмә

Республикада су коену өчен рәсми рәвештәге 59 пляж-комлык файдаланыла.

– Муниципаль пляжлар саны елдан-ел арта бара. Әмма коткаручылар һәм медицина хезмәткәрләре булган пляжларда да саклык кагыйдәләрен үтәргә кирәк. Су коену чигеннән (буй) узарга ярамый. Кече күләмле көймәләрдә, гидроциклларда кешеләр су коенган урыннарга якын килү катгый тыела. Лаешта көймә Чулман елгасына 20 метр эчкә узып йөзгән бер хатын-кызның башына бәрдерде. Башына бәрелү алса да, ул хатын исән калды, көймәне идарә иткән кешегә зур штраф салынды. “Коену тыела” билгесе куелган, таныш булмаган урыннарда су коену хәвефле. Нәкъ тә, шундый урыннарда быел 27 кеше суга батып үлде, – диде Юрий Венедиктов. – Рөхсәтсез урыннарда су коенган өчен 1-2,5 мең сум штраф каралган.

Йомшак әйбер дә куркыныч

Татарстанда 39,5 мең кече күләмле көймә исәпләнә. Тимердән ясалганнары гына түгел, ә кабартылган резина көймәләр дә “кече күләмле көймә” санала.

– Кабартылган көймәләрнең мотор урнаштырып була торган модельләре дә бар, – дип искәртте Юрий Венедиктов. –  Кече күләмле көймәләрнең кайсы гына төрендә йөргәндә дә кагыйдәләрне катгый үтәү сорала. Пляжларга якын килергә, елга суднолары юлына керергә, төнлә йөрергә ярамый. Төнгә калган очракта, көймәнең ян-як утлары янырга, сигнал фонаре булырга тиеш. Казансуда кече күләмле көймәдә йөрергә мөмкин, тик анда да суднолар юлына керү тыела.

“Сары камзул” – җан сакчысы

Кече күләмле көймәләрдә һәр кеше коткару жилеты кигән булырга тиеш. Жилетны киеп кую гына түгел, ә яхшылап каптыру сорала. Көймәдәге кешеләрдә жилет булмаса, көймә хуҗасына 15-20 мең сум штраф салына.

Балык чыгар, кеше чыкмас

Юрий Венедиктов сөйләгәнчә, республикада быел 10 балыкчы коткарылган.

–Көзге якта ерткыч балыкларны тоту шаукымы башлана. Балыкчылар кайчак, артык хәвәсләнеп, саклык чараларын онытып җибәрә. Хәзер су салкыная бара, дулкыннар да зурая. Шунлыктан, көймәдә чыкканда коткару жилетларын кию зарур. Балыкчылар кайсы урында балык тотарга җыенуларын туганнарына һәм танышларына әйтеп китсеннәр. Әле шушы көннәрдә генә бер балыкчының көймәсе ярдан ычкынып киткән. Хуҗасы “көймәне куып тотам” дип, артыннан йөзә башлаган, ләкин, хәле бетеп батып үлгән. Су мәгънәсез гамәлләрне, урынсыз шаяруларны яратмый, – диде ул.

Куен дәфтәренә:

Коткару хезмәте телефоннары – 101; 112.

Язмага реакция белдерегез

0

0

2

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading