16+

Махсус операция зонасындагы хәрбинең әнисе: «Кайтып керегез сез тезелеп»

Махсус хәрби операция барган зонадагы якташыбыз батырлык эшләгән һәм шуның өчен аны 23 көнгә чираттан тыш ялга җибәргәннәр. Казанбаштан Ленар Исмәгыйлев белән өйләрендә очраштык. Безне күрүгә ул елмаеп каршыга килде һәм кул биреп күреште.

Махсус операция зонасындагы хәрбинең әнисе: «Кайтып керегез сез тезелеп»

Махсус хәрби операция барган зонадагы якташыбыз батырлык эшләгән һәм шуның өчен аны 23 көнгә чираттан тыш ялга җибәргәннәр. Казанбаштан Ленар Исмәгыйлев белән өйләрендә очраштык. Безне күрүгә ул елмаеп каршыга килде һәм кул биреп күреште.

Алдагы көнне телефон аша аралашканда ук бик аз сүзле, тыйнак егет, ахры бу, дигән фикер туган иде. Кара-каршы очрашкач нәкъ тә шулай булуын үз күзләребез белән күрдек. Аз сөйләшә, күзләрен аска төшереп оялып кына җавап бирә, мактап берәр сүз әйтсәк, тыйнак кына елмаеп куя. “Бу яктан әнисенә ошаган, ахры”, – дип уйлап куйдым артык сүзгә кушылмыйча, сорауларга бер-ике сүз белән генә җавап биреп утырган Кәүсәрия апага күз төшереп.

Сүз ара сүз чыгып сөйләшеп киткәч, бу ханымның ун бала анасы булуы ачыкланды. Дүрт малай, алты кыз үстергән. Ленар икенчесе.

– Ике кызым кияүдә, ике улым өйләнгән инде, оныклар үсеп килә, – диде Кәүсәрия ханым. – Янда хәзер ике бала гына калды.

“Ана даны” медале иясе ул. Күп балалы ана буларак, Арчадан ике фатир биргәннәр. Ире күптәннән вафат икән инде.

– 2009 елда вафат булды. Мин армиядән кайтып эшли генә башлаган идем, – диде Ленар.

– Иң кечкенә балага дүрт яшь кенә иде әле. Хәзер Үрнәктә укый, – дип кушылды Кәүсәрия ханым. – Бу йортны балалар зурайтты, янкормалар төзеде. Уртак көч белән эшләнде. Терлекләр асрыйбыз. Ун баш эре терлек кенә бар. Кызлар белән карыйбыз. Малайларның берсе Казанда, Ленар, икесе гаиләле. Алар да булыша. Ир кеше көченнән башка булмый.

Каравы булыр, ризыгын табасы бар бит аның. Ленар мобилизацияләнгәнгә кадәр “Казанка” хуҗалыгында тракторда эшләгән. Макталып килгән. Стенада дипломнары, рәхмәт хатлары элеп куелган. 2022 елда “Кыр батыры” булган.

– Хуҗалык җитәкчесе Айдар Сабиров кирәк әйберләр булса сорагыз, ярдәм итәм, ди. Пай җире дә анда. Печәнен, саламын, ашлыгын бирә, – ди Кәүсәрия Исмәгыйлева.

– Хуҗалыкның иң яхшы механизаторы саналды ул. Ышанып бөтен эшне дә курыкмыйча тапшыра торган бер кеше була бит? Ленар менә шундый инде. Кайсы эшкә тотынмасын, кулыннан барысы да килә, – диде “Казанка” хуҗалыгы җитәкчесе Айдар Сабиров. – Апрель аенда кыска вакытлы ялга кайтканда да өендә ятмады ул, чәчү вакытында булышты.

“Кыр батыры” булуы турында сүз чыккач әнисе көлеп:

– Бүләк алырга да Сабантуйга үзе төшмәде, абыйсын җибәрде. “Фамилияләр бер булгач, бирәләр”, – диде.  Безнең Ленар шуның кадәр тыйнак инде ул, – диде.

Тыйнагын тыйнак, ә менә дронны бәреп төшергән! Кечерәк кенә буйлы, ябык кына шушы егет!

– Чыпчык кебек кенә чүпләнә дә чыгып китә ул. Ач торырга күнегеп беткән, – диде әнисе чандырлыгына басым ясагач. – Киткәннән алып алгы сызыкта булды. Бер ай буе бернинди хәбәр килмәде. Шалтыраткач, эчкә җан керде. Бер дә зарланмады. “Монда бар да нормально”. Бөтен җавабы шул. Шарт та шорт атканнары ишетелеп тора инде, кая нормально булсын.

Әнисе монда ут йотса, Ленар анда әнисен кайгырткан. Зарланып әнисен борчудан ни файда? Чын ир-егет әнә шундый булырга тиеш тә! Ә ул инде армиядә булган, чыныгу алган, әни кадерен белергә өйрәнгән.

– Дагестанда хезмәт иттем мин. Ул вакытта әле ике ел иде. Ел ярымнан соң контракт төзедем. Тагын бер елга калдым. Хезмәт срогы да саналып, шулай өч елдан соң гына кайттым, – диде Ленар. – Хәрби хәрәкәтләрдә катнашучы булып саналдым. Чөнки чуалышлар вакытында шунда кердек һәм анда уналты көн булдык.

Беренчеләрдән булып менә шундыйлар мобилизацияләнде дә инде. 26 сентябрьдә китә Ленар.

– Өч ел хезмәт итте бит инде. Авылда башка кеше беткәнмени? – дидем өзгәләнеп Казанбаштан бер Ленарның гына алынуын белгәч. – диде Кәүсәрия ханым. – Башта бик авыр булды. Берәүме синең, унаумы – барысы да бала бит! Һәрберсе минем йөрәк парәм.

Йөрәгенең өзгәләнүенә түзә алмыйча ана шигырь дә язган. Аны укыганда күзгә яшьләр килде. Монда ананың газизе өчен борчылуы да, өзелеп сагынуы да, түземсезлек белән көтүе дә – барысы да бар.

Рәсемеңне кулыма алдым, улым,

Еракларга төбәлгән карашың.

Иңнәреңә алып поход сумкаларын

Еракларга китеп барасың...

...Догаларыбыз сезгә юлдаш булсын,

Сагынабыз сезне өзелеп.

Җиңү яулап, кошлар кайткан чакта

Кайтып керегез сез тезелеп.

Ә Ленар анасы, туганнары йөзенә кызыллык китерми. Алгы сызыкта үзен геройларча тота.

– Алты ай шунда булдык. Киемнәр бирделәр. Азык-төлек китерәләр. Без блиндажда 12 кеше. Үзебез пешереп ашыйбыз. Корал да җитәрлек. Апрель аенда 14 көнгә кыска вакытлы ялга кайтып киттем. Аннан соң икенче линиягә күчерделәр. Алгы сызыктан 1-2 километр арттарак, – диде ул. – Дроннар бик күп оча. Разведчиклары да бар, снаряд ташларга килгәннәре дә. Пульт белән идарә ителә. Безнең спутник эләктерсә, идарә югала. 500 метр ераклыкка кадәр менә алар. Мин гадәти пулемет белән бәреп төшергәне 300-400 метр биеклектә булгандыр. Шырпы тартмасы кадәр генә күренә иде. Тавышыннан чамалап аттым инде. Разведчик булган. Җиргә килеп төшкәч, алырга дип киттек. Командир яныма килеп кулымны кысты һәм чираттан тыш ял бирәм, диде. Бүләге булырмы, белмим, аның турында әлегә сүз әйтмәделәр. Поездда озак кайтыла. Шуңа Белгородка туганнан туган абыйларым килеп алды.

Санаулы көн күпме булса да, бик тиз үтә. Өйгә кайтуы күңелле, китүләре бик авыр шул.

– Өйләндерәсе иде аны, – ди әнисе.

Очрашып йөргән кызы да бар икән. Бер авылдан. Исән-сау җиңү яулап кайткач туй ясарга исәбе егетнең.

– Акчасын бирәләр, мин тотмыйм. Җыеп барам. Кайткач үзенә кирәк булачак,   – ди Кәүсәрия ханым. – Шулай да шифаханәгә юлламаны ул алып бирде. Августта барабыз, Алла боерса. Иремнең апасы белән. Фатиры булса да, ул да безнең белән яши. Исән-сау гына әйләнеп кайтсын, балакаем.

Чыганак: Арск-Информ

Язмага реакция белдерегез

5

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading