Кыш уртасыннан бирле юкка чыккан әбиемне таптым бит әле мин. Әбием дип, үз әбием түгел инде ул минем.
Иртән эшкә барганда күзгә-күз карашып китә торган таныш булмаган бер әби. Һәм безнең бу “яратышуыбыз” инде бер елдан артык вакыт дәвам итә.
Эшкә һәр көн җәяү йөрим мин. Юлым Әпсәләмов урамы, ягъни Ак чәчәкләр бульвары аша үтә. Гадәттә үткән-сүткән кешеләргә әллә ни игътибар бирмисең бит инде, алдыңа карап чаптырасың гына. Ә бу әби әллә кайдан игътибарымны җәлеп итте минем. Беренче очраткан көнне үк яраттым бугай мин аны.
Тәбәнәк буйлы, җыйнак кына гәүдәле. Башында чәчәкле йон яулык, өстендә киңчә, бераз җилфердәбрәк торган бушлат сыман язгы-көзге куртка, вак чәчәкләр төшкән, тубыкларына җитәр-җитмәс озынлыктагы бумазый күлмәк. Ә аякларында кызыл эчле ялтырап торган кара бәлүнкә галуш. Мин аны ерактан ук шәйләп алдым. Орчык кадәрле генә карчыкның җил-җил атлап килгәнен күреп үзем дә сизмәстән туктап калдым. Вак-вак җыерчыклар белән буразлангаланган йөзенең сөйкемлелеген күрсәгез. Искитмәле!
Көн саен диярлек әби белән бер үк урында очрашабыз. Гадәттә ул каршыга очрый. Мин аны ерактан ук күреп алам. Худлы килә бу, күз генә тимәсен, дим эчемнән генә. Якынлашкач, икебезнең дә күзләребез очраша. Адымнарыбызны акрынайтып, туктап бетәбез диярлек, ләкин ул да, мин дә дәшми-тынмый юлыбызны дәвам итәбез. Әпсәләмов урамына аяк басу белән әбине эзли башлыйм. Кулларын ике якка пингвин кебек җибәреп, вак-вак кына, ләкин кызу адымнар белән килүче әбине күргәч, йөрәк тынычланып китә. Ул да елмая. Мин дә. Һәм көн саен шулай.
Татар әбисе булырга тиеш бу дип уйлыйм эчтән генә. Киенү рәвеше безнекенә охшаган. Йөзе дә намаз карчыкларыныкы төсле нурлы, җылылык бөркеп тора. Исеме ничек икән? Теге исемне кушып карыйм, бу исемне – ничектер аңа килешеп бетми кебек. Анда Нурхаят дәү әнием чалымнарын да күргән төсле булам, әллә күрәсем генә килә микән?
Көннәрдән бер көнне әбием юкка чыкты. Бер көн юк бу, ике көн. Өченче көн дә үтеп китте, дүртенчесе дә. Ике айдан артык күздән югалып торды ул. Ә мин үткән-сүткәннәр арасында аны күрергә өметләнәм. Күңелемнең бер чите кителгәндәй булды. Авыз ачып бер кәлимә сүз алышкан кеше түгел бит инде югыйсә. Авырып ятамы икән, әллә инде үлде үк микән, дигән әллә нинди куркыныч уйлар килде башка.
Ә бер көнне... күземә күренәме дип торам. Минем әби бит бу. Әллә охшаган гынамы? Агачлар арасыннан артыннан гына күреп калдым. Өлдертә генә. Кулына талчыбык тоткан. Юктыр, минәйтәм, минем әби таяк белән йөрми иде бит. Танып бетермәсәм дә, эчкә әзме-күпме җылы йөгерде. Исән! Ул көнне эшкә дә атлап түгел, чабып бардым. Күңел кычкырып җырлый мин сиңа әйтим, шатлыктан тамакка төер тыгылды.
Бу хәлдән соң ничә көн үтте икән, хәтерләмим. Иртән эшкә барышым. Кояшлы матур көн. Карасам, каршыма курткасын җилбәгәй җибәреп кызу-кызу атлап әбием килә. Ул да мине күреп алды һәм елмаеп җибәрде. Бу юлы ул да, мин дә туктадык. И-и рәхәтләнеп кочаклаштык. Ялгышмаганмын, әбекәем татар булып чыкты.
– Кая юкка чыктыгыз сез, борчылып беттем бит, – дим.
– Авырып бик озак больницада ятып чыктым бит, кызым, – диде әби, үзе мине ике куллап кысып кочаклаган. Өлкән яшьтә булса да, егәре сизелеп тора. – Син дә югалдың бит, бер дә күзгә-башка күренмисең. Сагындым, – димәсенме әбекәем. Күзләремнән яшь бәреп чыкты. Бер ялгансыз. Мин генә түгел, ул да мине күзәтеп йөргән, юксынган булып чыга бит инде.
Әби Рәйхана исемле. Әпсәләм урамында гына яши, көн саен иртәләрен берәр сәгать урам әйләнеп кайта икән. Әбием колакка каты булып чыкты бит. Безнең беребезне икенчебез уздырып кычкырып сөйләшүебезгә кешеләр елмаешып борылып-борылып карап китте.
– И-и-и кызым, әллә кайчан килеп дәшәсең калган икән. Үзем читенсендем, иртән яшь кеше эшкә йөгерә торгандыр, дидем.
– Әйе, әби, эшкә барам, – дим.
– Мине сөендергән өчен Аллаһы Тәгалә сиңа бәхетле, саулык-сәламәтлек белән яши торган хәерле озын гомер бирсен.... – дип, әбием катлы-катлы итеп бик матур теләкләр теләде. Мин, рәхмәт, рәхмәт, дип башымны селкеп тордым.
– Рәхмәт әйтмә, мин сиңа теләк теләгәндә амин, дип тор. Дәү әнием мине шулай өйрәткән иде, – дип, инде үзе туксанны ваклаган Рәйханә әби дәү әнисен исенә төшереп алды.
Шул көннән бирле күрешкән саен ерактан ук кул болгап сәлам бирешәбез Рәйханә әби белән. Тагын күп еллар үз аягында, аек акыл, зиһен белән сау-сәламәт гомер кичерергә язсын аңа! Амин, диегез!
Эльза Васильева
Комментарийлар