16+

«Мендәрләргә баш куярлык тиң кеше очраса, кияүгә чык»

Илсөяр урын җәя. Аллы-гөлле итеп чигелгән мендәр тышларын салдырып ала да, көндәлеккә йөри торган гади ситсыдан тегелгәненә алмаштыра.

«Мендәрләргә баш куярлык тиң кеше очраса, кияүгә чык»

Илсөяр урын җәя. Аллы-гөлле итеп чигелгән мендәр тышларын салдырып ала да, көндәлеккә йөри торган гади ситсыдан тегелгәненә алмаштыра.

Иртән кабат чигелгәнен кидертә. 

Гомер буе шулай! Аның сыман, иренмичә көн саен мендәр тышын алмаштырган кеше бар микән? Юктыр. Моның сере бар! Иркәе – Фәридүне белән кавышканда бирнә булып килгән мендәрләр һәм аларга туры китереп чиккән тышлар ул! Фәридүн юклыкка ун ел узды, ә мендәр тышлары өр-яңа! Таушалмасын өчен кер юу машинасына да салмый ул аларны – куллары белән уа да сыгып тормыйча гына киптерә. Гомер буе саклармын дип үзенә нәзер итеп әйтте. Бигрәкләр дә кыска гомерле язган инде аның бәхетен! Утызы да тулмыйча, ике бала белән тол калдырды бит язмыш дигәнең.

Илсөяр, уйларына бирелеп, көндәлек мәшәкатенә чумды. Истәлекләре аны әле генә узган сыман тоелган яшьлек елларына илтте.
...Апасы шушы авылда гомер итә Илсөярнең! Шуңа күрә, китапханәчелеккә укып чыккач бирегә сорады. Дөресрәге, берничә җирдә урын тәкъдим иттеләр – берсе шушы авылга иде. Эшен бик яратып, чын йөрәген биреп башкарды ул. Сәхнә дә аныкы иде! Авыл кешеләрен моңлы җыры белән әсир итте, шигырен дә сөйләде, очынып биеде. Бар һөнәргә дә оста чибәркәйне беркөнне Фәридүн атлы егет озата кайтты. Егет кыюсыз булып чыкты, кызның кулын тотарга да җөрьәт итмәде. Мәхәббәт очкыны күңелләрен көйрәтә башлауга Фәридүнне армиягә алдылар. Илсөяр сабыр гына итеп егетне көтеп алды. Тагын бер ел очраштылар. Вакытны сузудан файда юклыгына төшенделәр – кавышып куйдылар. Икесенә дә 21 генә яшь иде ул чакта. 

Колхоз иске булса да йорт бирде, шуны төзекләндереп яши башладылар. Бер-бер артлы ике кызлары тугач, бәхетләре тагын да түгәрәкләнде. Фәридүн һөнәре буенча рәссам иде. Районга йөреп сәнгать мәктәбендә укыган! Кулына пумала алып илһамланып берничә ел уздырды әле ул. Ләкин авылда көн саен рәсем ясасаң да алга китеп булмаслыгын аңлагач, машина йөртүче булып күчте, төзелеш эшләрен дә үзләштерде. Алай да, кичләрен кулына йә карандаш, йә пумала алгалады. Беркөнне кәгазьгә Илсөярнең портретын ясады һәм кысага җайлап куйды. Фотога төшергән сыман килеп чыкты ул портрет! Ләкин сакланмады. Өй юганда рәсемне тышка чыгарып куйганнар иде, онытылып калган. Шул төнне каты яңгыр яуды. Ә менә Фәридүне мендәр тышына сырлап биргән чәчәк сурәтләрен чигү җепләре белән үргәч, әкәмәт матур эшләнмә барлыкка килде. Әле аны карарга күршеләре кереп чыккалаган иде. 

– Син моны кадерләп үзең сакла инде, яме! – диде Фәридүн сәер генә итеп.
– Ярар, сакларбыз! – дип елмайган иде ул чакта Илсөяр. Әгәр белгән булсамы? Ник алай дисең, әллә төш күрдеңме, багучыга бардыңмы, дип тинтерәтер иде иркәен. Менә яши инде хәзер, бер ятакка ике мендәр салып, ялгыз башын шуларга төртеп.
Әле дә матур Илсөяр! Кырыкка җитсә дә, йөз сөйкемлелеген, гәүдә зифалагын җуймады. Йөзенә килешеп торган күзләре тирән караш белән мөлдери, алардагы сагыш кыйпылчыгы чәчрәп чыгар сыман. Сер бирмичә тормыш көтүләре авыр, зарларын кешегә түгел, мендәренә сөйләргә күнеккән. Ә бит, зур, матур киләчәк көтә иде аларны.

Алияне беренче сыйныфка сигез яше тулгач кына бирергә ният иттеләр, чөнки бер генә яшькә кече Гөлияләре белән бергә укысыннар, диделәр. Укытучылар каршы килмәде. Ул елны игезәкләр сыман үсеп килүче ике балаларын икесе ике яктан җитәкләп мәктәпкә илтәселәр иде. Иде... Тукта, ул иртә ничек башланды соң? Бәхетсезлек алып килгән хәерсез иртә. Ә-ә, әйе... Фәридүн билен авырттырган иде. Шул килеш эшләп йөрде. Ул чакта ире төзүчеләр бригадасы оештырды һәм фермада эшли башладылар. Шабашниклар төзи башлаган корылманы ипкә китереп тапшырыр өчен тырыштылар. Август ахыры иде ул, шундый матур кояшлы көн иде. Илсөяр күп итеп керләр уды, шуларны бакчадгы алмагачлар арасына тарттырылган бауга элгәндә, күрше апасы күрде. Әллә ничек сәер итеп Фәридүнне сорады. Кайтмадымы әле, диде. Соң, ничек кайтсын эшен ташлап, әле әбәд вакыты да җитмәде, дип җавап бирде хатын. Күңеле шик төште. Тукта әле, диде дә конторга китте. Ә ирен бу вакытта инде район хастаханәсенә алып киткәннәр. И-и, җир убылды инде ул мәлдә. Ничекләр ябышып калгандыр.
Фәридүн ул иртәдә гадәттәгечә иптәшләре белән гадәттәгечә эшкә ябышты. Торбалар утыртканнан соң калган чокырларны цементлый башладылар, эретеп ябыштыру аппараты белән тимерләрне тоташтырырга керештеләр. Саву аппаратлары йөри торган тоташ торба төп торбаларга беркетелмәгәнлеген берсе дә белмәде. Фәридүн иелеп эшләгән уңайга кулы беләнме, гәүдәсе беләнме шул торбаларга тиеп китте. Урыннарыннан ычкынган авыр тимерләр аның муены төбенә төште. Кычкырырга да өлгерми җиргә ауды ул. Куркынган иптәшләре аның янына килгәндә муен тирәсеннән аккан кан күлмәк якасын буярга өлгерде. Аңсыз ирне тиз генә машинага салып хастаханәгә озаттылар. Өзелә язып имгәнгән муен умырткасына дүрт сәгать буе операция ясаганнан соң, табиб, терелүгә өмет юк дип, бераздан ирнең йөрәге туктаячагы турындагы куркыныч хәбәрне җиткерде. Алай гына булып чыкмады – Фәридүн, бер көн реанимациядә яткач, күзләрен ачты әле. Палатага да чыгардылар. Терелер, дигән өмет, диңгез ярындагы маяк уты сыман әле сүнде, әле кабынды. Фәридүн тагын 20 көн яшәде. Аның башында аңы бар иде, теле дә ачылды, ләкин аяк-куллары хәрәкәтләнмәде. Ярый әле сөйләшеп калдык, дип үзен юатты Илсөяр. Ул иренә матур сүзләрен әйтте дә әйтте. 

– Синең безне ташлап китәргә хакың юк, ишетәсеңме, бәгырем?! Ике кызыбызны мәктәпкә озатасыбыз бар! Яратышып гомер итәсебез бар! – диде ул сөйгәненең колагына иелеп. 
Фәридүн елмаеп җавп бирде. Инде кызлары мәктәпкә киттеләр, аларны әбиләре җыеп озатты. Күршеләре, туганнары чиратлашып хуҗалыктагы эшләрне башкардылар. Илсөярнең барысына да эче пошты, инде беркөнне, кызларын, йорттагы малларын карарга дип, өйләренә кайтты. Көне буе хуҗалык эшләреннән алҗыганнан соң арып-талып төнгә керде. Иртәгесен ике сыерны савып көтүгә чыгарганда, күршесе дәште:

– Илсөяркәем! Кайгыңны уртаклашам, яме! – диде...
Аллаһы Тәгалә, яраткан кешесенең җан биргәнен күрмәсен, гомер буе күз алдыннан китмәс, дигән сыман, бары бер кичкә аерды аларны. Фәридүнне авыл халкы елап озатты. Кулыннан килмәгән эше булмады ирнең – ул ясаган картиналар әле дә мәдәният йортын, мәктәп коридорларын бизәп тора. 
Кызлары, мондый югалту белән килешә алмадылар. “Әти безнең мәктәпкә киткәнне, бишлеләр алганны белмиме инде хәзер, дип, тыпырдап еладылар. Балаларның күз яшен күргән олыларга аеруча кыен булды. Фәридүн, соңгы көнендә Илсөяргә амәнәтен пышылдап өлгергән иде.

– Мин китте дип йомылып бетмә! Син яшь әле... Әгәр дә ки, безнең мендәрләргә баш куярлык тиң кеше очраса, кияүгә чык. Ләкин, кызларны кыерсытмаслык булса гына кушыл! – диде ул хәлсез иреннәрен кыймылдатып. Бераз күзләрен йомып яткач тагын өстәде:

– Минем үлемемдә җиткәчеләр дә гаепле. Торбаларның тоташмаганлыгын кисәтүче булмады. Йомышың төшсә курыкмый бар, сора, яме...
Илсөяр берничә ел буена, печән алып кайтырга трактор, утын кисешергә булышуларын сорап барды әле. Аннары тынды, чөнки конторга кергән саен үзенә кырын карауларын аңлады. Авылда толлар, ялгыз хатыннар ул гына түгел иде шул. Барысының да йомышларын үтәп бетерә алмаслар, дип уйлады ул. Тикшертеп эш йөртмәгәч җитәкчеләр канәгать калдылар һәм ул хәлне оныттылар.

Ә тормыш иптәшенә килгәндә... Берәүне яр итмәкче булып азапланып карады Илсөяр. Авырлыктан туеп, ялгызлыгыннан котылыр өчен авылдаш ирне йортка кертте. Авыл халкы күтәрелеп бәрелде! Берсе дә, ярар, булдырдың, әйбәт кенә яшәгез, димәде. Мең төрле гайбәт тараттылар! Илсөярнең исе китте. Менә ничек икән, толларга нишләсә дә гаеп икән, дигән нәтиҗәгә килде. Югыйсә, ул ирне пар мендәргә салмады да әле ул. Өлгермәделәрме соң, күңеле тартмадымы, җаны ятмадымы – үзе дә белмәде. Туганнары килеп кысылды, янәсе, нигә чит балалар өчен эшләп йөрисең, бетмәс әле баласыз хатыннар, диделәр. Ул ир заты башка хатын-кыз күрмичә эчеп үлде. Илсөяр белән яшәп китсә, бәлкем, исән булыр иде. 

Китаплары белән юанды Илсөяр. Күп укыды! Күзләре юньләп күрмәгән әбиләргә шул китапларның эчтәлеген сөйләде. Сәхнәгә башка менмәде, яхшысынмады. Илсөяр гомере буе кешедән калышмаска теләп тырышты. Бер дә тик тора белмәгән куллары бәйләде, чикте, бәлеш пешерде, җир казыды, тырма-сәнәк тотты, сыер җилененә ябышты. Кызлары тәртипле, тәрбияле булып буй җиттеләр! Толлыгына шактый вакыт узса да, балаларының әтиләре аның күңелендә яшь, чибәр булын саклана. Төшләренә дә матур булып керә. Шулай гына булсын, кабат кайгылардан күңеле каралмасын Илсөярнең. Илен генә түгел, кешеләрне, тормышны сөя бит ул. 

Ә пар мендәрнең аллы-гөлле чигешләренә ятларның кулы тигәне юк. Алга таба да шулай булыр, дип ышана ул үзе!..

Фәридә Ибраһим
Фото: https://vk.com/

Язмага реакция белдерегез

2

0

6

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading