Ә алар, чыннан да, җитәрлек. Гәрчә, максаты эшкә бәя бирү булмаса да, «аккалфак»лыларның эшенә бәя дә яңгырады.
- Ниһаять, республикадагы татар авылларына, районнарына үтеп кердек. Юкса моңа кадәр читтәге бер-ике татарны эзли идек, - җәмәгать эшлеклесе, язучы, тарихчы Фәүзия Бәйрәмованың һәрвакыттагыча тәкъдимнәре дә бар. - Урыннарда тарих язылмаган. 1000 еллык, 100 еллык, хәтта 25 еллык тарих та юк. Бик әйбәт чәк-чәк бәйрәмнәрегез, әмма шуларның берәрсен, бер кулъяулык, бер чәк-чәкне чигереп торып булса да, җыеп утыртыгыз галимә хатын-кызларны, - ди ул, эшне интеллектуаль баскычка күтәрүне күздә тотып һәм, Ринат Закиров тәкъдиме белән, ничек итеп Чыңгыз Айтматовның әнисе Нәгыймә Айтматова турындагы мәгълүматлар эзләп Мәскәү архивларына, Казахстанга барып чыгулары хакында да бәян итә.
- Мөслим Магамаевның да әнисе татар. Алар турында да без язарга тиеш, - ди ул. Себергә баргач та, милләттәшләребезгә шушы ук фикерне җиткергән: «Бирегә килеп 15 шәһәр, 15 мәчет салгансыз. Еллар узгач, шуны дәлилли алмыйсыз бит». Бара торгач, бу эшкә үзе тотынган. Пленумдагыларга да киңәше шул: икенче форумга брошюра яки китапчык эшләп килергә.
Башкорт дәүләт университеты доценты, педагогика фәннәре кандидаты, Башкортстан һәм Россия Язучылар берлекләре әгъзасы (Уфа) Лилия Сәгыйдуллинаның Башкортстан буенча китергән саннары да куанырлык түгел.
- 44 911 бала татар телен фән буларак өйрәнә (39, 31%). Барлыгы 44 процент татар баласы туган теле буенча лингвистик, тел, коммуникатив, мәдәни компетенцияләр формалаштыру мөмкинлегенә ия дип әйтә алабыз. Әмма 12 ел эчендә республикада татар милләтеннән булган укучылар саны якынча 40 процентка кимегән, татар телен өйрәнүчеләр саны 58 проценттан 44 процентка калган икән (республикадагы чувашлар арасында 4-5 процентка гына кимегән), тулы инкыйраз өчен - бу санны нольгә җиткерү өчен тагы ничә ел кирәк булачагын һәммәбез исәпли ала. Шул мәсьәләне чишә торыгыз, - дип, ул аны форумдагыларга йөкләде.
PS. Җавап: әлеге тизлек һәм шартлар сакланган очракта 35-40 ел эчендә.
Сүзен-сүзгә
Язучы, Габдулла Тукай исемендәге Дәүләт бүләге иясе лауреаты Ркаил Зәйдулла бүгенге мәктәпне «ассимиляция мәктәбе» дип атады һәм татар элитасын тәрбияли алырлык мәктәп-кампус кирәклегенә басым ясады.
Комментарийлар