16+

Мәктәпләр ялт итте, балалар бакчаларына да чират җитте

Мәктәпләр ялт итте, балалар бакчаларына да чират җитте

Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов теләктәшлегендә, 2012 елда республикада мәктәпләрне капиталь төзекләндерү программасы старт алган иде. Быелның 15 августында финишка җитәчәкбез, боерган булса.

- Биш ел эчендә 778 мәгариф учреждениесе комплекслы төзекләндерелде. Болар: 673 муниципаль һәм 42 коррекция, ягъни начар күрүчеләр мәктәбе, 63 балалар бакчасы. Эшләр башкаруга 12 миллиард 473 миллион 309,74 мең сум акча тотылды, - дип хисап тотты республиканың төзелеш, архитектура һәм торак-коммуналь хуҗалык министрының беренче урынбасары Алексей Фролов «Татар-информ» агентлыгында узган матбугат конференциясендә.

Программага төзелүенә 30 елдан артык булган мәктәпләр алынды. Беренче елгы исемлеккә кергән мәктәпләрдә эшләүче укытучыларның һәм ата-аналарның сөенечләре бүгенгедәй хәтердә. Казан мәктәпләре директорлары республика Президентына әле булса рәхмәт укый. Ләкин 2013 елдагы исемлектәгеләрдән көнләшү дә килеп чыкты.

- Башта мәктәпнең түбә­сен, ишекләрен, инженерлык челтәрен төзәтү генә каралган иде. Икенче елдан бинаның тышкы дивары төзекләндерүгә алынды. Баштагы мәктәпләргә «кул селтәп» калдырмадык. Төзекләндерү ихтыяҗы булганнарының тышкы диварлары җирле финанс чыганакларына тәртипкә китерелде, - диде Алексей Фролов.

Республикада быел 146 мәгариф учреждениесе комплекслы төзекләндерелә.
- Мәктәпләрне колачлап чыктык, дип әйтергә була. Хәзер балалар бакчаларын капиталь ремонтлауга күчәбез. Быел 110 балалар бакчасы төзекләндерелә, - диде Алексей Фролов. - Эшнең сыйфатына нык игътибар биреләчәк.

Мәктәп директорлары ачык һавадагы спорт мәйданчыгының да төзекләндерелүен бик теләгәннәр иде. Тик бу эш программа исемлегендә юк. Алексей Фролов әйткәнчә, балалар бакчалары биналары гына төзекләндерелә, ә төркемнәрнең уен мәйданчыкларындагы корылмаларны яңарту каралмаган. Балалар бакчаларын төзекләндерү программасы әле башлангыч этапта гына. Биналар белән беррәттән, төркемнәрнең ачык һавадагы уен мәйданчыклары корылмаларын да яңартуны эшләр исемлегенә кертәсе иде.

- Әйе, балалар бакчаларында асфальт катламнары да, уен корылмалары да искергән, ләкин төзекләндерү исемлегендә бина гы­на, - дип аңлатты Алексей Фролов.

Татарстанда 2014 елдан башлап ресурс үзәкләренә, ягъни училищелар һәм тех­никумнар биналарына да капиталь ремонт үткәрелә. Өч елда 27 ресурс үзәге яңартылган. Быел ун учреждение исемлеккә алынган, унысында да эш башланган. Мисал өчен, башкаладагы мәгълүмати технологияләр һәм элемтә техникумы, радиомеханика көллияте, сәүдә-­икътисад техникумы, коммуналь ху­җалык һәм төзелеш көллия­те төзекләндерелә.

- Заводлар һәм предприятиеләр генә түгел, төзелеш оешмалары да үзләренә эшче кадрлар әзерләүче ресурс үзәкләренә шефлык ярдәме күрсәтәләр, - диде Алексей Фролов.

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading