Сайлаулар татарстанлылар тормышында һәрчак мөһим роль уйный.
Скопировать ссылку
Сайлаулар татарстанлылар тормышында һәрчак мөһим роль уйный.
Татарстан үзәк сайлау комиссиясе рәис Андрей Кондратьев матбугат очрашуында шулай дип белдерде.
– Сайлау участокларында булып, андагы уңай атмосфераны тоярга да өлгердем. Һава торышы да сайлаучыларның кәефе кебек, – диде ул. VII чакырылыш Татарстан Дәүләт Советына депутатлар сайлау иртәнге җидедә старт алды. Татарстан территориясендә 2760 сайлау участогы эшли. Хастаханәләр һәм аэропортта вакытлыча 42 участок ачылган. Сайлауларны 81 матбугат чарасының 400 журналисты яктырта.
Комментарийлар