16+

Мул уңышлы да булу, сәламәт тә калу өчен нәрсә эшләргә?

Бакчачыларның күпчелеге бакча сезонына әзерлекне орлык, ашлама һәм бакча инструментлары алудан гыйбарәт дип саный.

Мул уңышлы да булу, сәламәт тә калу өчен нәрсә эшләргә?

Бакчачыларның күпчелеге бакча сезонына әзерлекне орлык, ашлама һәм бакча инструментлары алудан гыйбарәт дип саный.

Җир эшенә, беренче чиратта, үз-үзеңне әзерләргә кирәген күпләр уйламый да. Кояш ашаган бит-тәннәр, кулдагы сөялләр бер хәл. Йөрәк тотып алса, буыннар, мускуллар сызлап, аяктан егылсаң, сәламәтлек турында уйланырга инде соң була шул. Ә бит бакча эшләрен файдалы һәм сәламәтлекне ныгыта торган физик эшчәнлек төренә әверелдерергә мөмкин. «Агрофитнес» дигән махсус термин да бар. Бакчада эшләү сәламәтлеккә зыян китермәсен өчен нәрсә эшләргә кирәк соң?

Иң мөһиме – барысын да берьюлы эшләргә омтылмагыз! Өзлегеп, берничә көнгә аяктан егылганчы, эшнең бер өлешен башкару кулайрак. Физик әзерлек дәрәҗәсенә карап, йөкләнешне әкренләп арттырыгыз. 30 минуттан башлап, бераздан берничә сәгатькә кадәр җиткерегез.

Иң башта, бакча буйлап йөреп чыгыгыз, җылыну өчен әкренләп темпны арттырыгыз. Шул ук вакытта участокның торышын бәяләгез. Язгы өмә матурлык өчен генә түгел бит. Территорияне коры ботаклардан, пыяла кисәкләреннән, консерв банкаларыннан, кадаклардан чистартып, сез үзегезне һәм йорт хайваннарын җәрәхәтләнүләрдән саклыйсыз.

Мускулларны җылыту өчен кул һәм аякларыгыз берничә тапкыр бөгеп алыгыз, умыртка сөяген җәелдерү өчен, ким дигәндә, берничә тапкыр авыш һәм борылыш хәрәкәтләре ясагыз. Шуннан соң гына эшкә тотынырга була. Эшләгәндә аркагызны тигез тотып, иелергә тырышыгыз. Йөкләнешне тигез бүлү дә бик мөһим. 

Ара-тирә ялга туктап алырга онытмагыз. Йөкләнешне тигез бүлү өчен көрәкне кулдан кулга күчерегез. Җиргә тезләнгән очракта, тезләрегезгә махсус җайланмалар киегез яки алар астына берәр әйбер салыгыз.

Аяк һәм өс киеме табигый тукымалардан, җиңел һәм уңайлы булырга тиеш. Кулларны саклау өчен яхшы перчаткалар, башыгызга эшләпә яки башка баш киеме кию мәслихәт. Футболка яки свитерның озынрак булуы һәм билне каплавы яхшы. Язгы җылылык алдаучан, ә ачык бил – күп авыруларның сәбәбе.

Кояштан саклый торган косметика кулланыгыз: язгы җил тирене киптерә. Өй аптечкасында термометр, баш һәм эч авыртудан дарулар гына түгел, дезинфекцияләү, аллергиягә каршы, авыртуны баса торган, бәйләү материаллары да кул астында булырга тиеш. Ничек кенә сак эш итсәң дә, җир белән бәйле мәшәкатьләрдә җәрәхәтләр алу һәм ярага инфекция кертү бик ихтимал.

Бакча «химиясе» белән эшләгәндә аеруча саклык күрсәтергә кирәк. Аларны мөмкин кадәр сирәгрәк кулланыгыз, әмма үсемлекләрне авыруларга яки корткычларга каршы эшкәртергә туры килсә, моны битлек, перчатка һәм тәнне саклый  торган кием киеп эшләгез.

Бакча эшләренә акыл белән килеп эш итсәгез, мул уңышлы да булырсыз, нык сәламәтлегек белән дә мактана алырсыз!

Фото: https://freepik.com

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга кушылыгыз. 

Язмага реакция белдерегез

3

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading