16+

Нәрсә соң ул – татар булу?

Шундый нәтиҗәгә килдем: милләтебезнең батарейкасы утырып килә.

Нәрсә соң ул – татар булу?

Шундый нәтиҗәгә килдем: милләтебезнең батарейкасы утырып килә.

Элек бу хис миндә шаулап тора иде, ә хәзер тормыш шундыйга китте: күз ачып йомганчы атна уза, әйләнеп тә карап өлгермисең – ел үтә.

Күрәм, безнең буын гаиләләрнең инде күбесе русча аралашуга күчте. Миңа да кызларыма еш кына телебезнең, милләтебезнең ким булмавын исбат итәргә туры килә, ләкин минем сүзләрем аларның Казан урамнарында үз күзләре белән күргәннәре, уен мәйданчыкларында ишеткәннәре белән туры килми.

Мин төрле эшләрдә эшләдем, төрле җирдә яшәп карадым һәм шундый нәтиҗәгә килдем: милләтебезнең батарейкасы утырып килә. Батарейкасы утырып килгән уенчык кебек, безнең хәрәкәтләребез салмакланды, тавышыбыз ишетелми башлады. Әле алай бөтенләй юкка чыгасы килми бит әле! Шуңа күрә йокыга китеп барган җирдән дә уянып, кая, кем мин, кая барам соң мин, диеп барлап алырга булдым. 

Димәк, нәрсә ул минем өчен - татар булу? Минем татарлыгым нәрсәдән гыйбарәт?

Мәдәнияттән башлармын дип уйлаган идем, ләкин, уйлый башлагач, аннан алда да бер әйбер булганын аңладым. Һәрхәлдә, хронология буенча:

Олы Кайбыч авылы табигате

Безнең өй янында калкурак урын бар, карлар эрегәч беренче коры җир кисәге шунда хасил була иде һәм без күрше малайлар белән шул уч табаны кадәр җирдә футбол уйный башлый идек. “Пас, миңа бир!”, “Кая тибәсең?!”, “И, кылый!”... Апрельның иркен һавасын сулау, уен белән мавыгу, җиңү шатлыгы һәм җиңелү кайгысы – болар барысы да татарча булган икән...

Җәй көне иренеп кенә бакча эшләрен эшләү, җае булган саен чыгып таюлар, төнгә кадәр “лисапид”ларда чаптыру, шалаш ясаулар, Бәрледә елгасында су коенганда пыялага басулар, Кызыл яр һәм Качкалакка каршы футбол уйнау һәм... осталардан соң бура йомычкасын җыю! – болар да гел татарча булган икән, уйламасаң да...

Көз көне мәктәпкә җыенулар, ул иртән салкын, көндез кызу була, Равия Нәбиевнаның ягымлы тавышы, мәктәп формасын башта саклап маташасың, аннары барыбер футбол уйныйсың, беренче яңгырлар, өйдә беренче тапкыр җылынган батареяларның исе, бакча алмасы, мәктәпкә барганда көн саен үзгәреп торган Бәрлене карап узу – болар да татарча күрелгән, татарча тасвирланган һәм татарча искә төшә...

Инешне юка гына боз каплауга хоккей уйнау, беренче чын кәшәкә бәхете, аякка шайба бәрелү авыртуы, тагын җиңү шатлыгы, тагын җиңелү кайгысы, әни ашлары, дәү әни бәйләгән оекбаш-биялиләр, беренче яратулар, авырулар һәм савыгулар – барысы да татарча булган икән, уйлап карасаң...

Яңадан яз җитә һәм без гаиләбез белән ел буе тын гына аккан Үле Бәрленең (төп елганың безгә таба сузылган култыгы) шаулап күтәрелгәнен карарга төшәбез. Ташкын суы болын аркылы минем мәктәпкә бару юлын кисә һәм мин мәктәпкә ерак юлдан – шосседан барам мондый вакытта. Кич малайлар белән бутыйларыбызны киеп, болындагы су тирәнлеген тикшерергә йөрибез. Кемнең бутые бераз озынрак – болын аркылы иртәрәк йөри башлый. Минем бик яхшы озын балтырлы зәңгәр бутыем бар иде...

Мин туган як табигате белән татарча аралашканмын икән, уйлап карасаң кызык бит!

Күптәнге хыялым бар: Бәрле елгасының чишмәбашыннан Зөягә кадәр җәяү үтәсем килә. Күптән күрешкәнебез юк.

 «Әлдермештән Әлмәндәр» спектакле

Әле ярый Шәүкәт Биктимиров уйнаган соңгы спектакльләрнең берсен күреп калдым. Бу спектакльдә мин милләтемнең асыл сыйфатларын күрәм: эшчәнлек, зирәклек, мәрхәмәт, тапкырлык, горурлык, моң, зәвык, туганлык җылысы, дуслык хисе һ.б.

Бәләкәй Илсур бабасын кочып алгач, мин аның нәрсә кичергәнен бик яхшы күз алдына китерәм, чөнки минем дәү әтием дә үзенә күрә «Каратуннан Газыймҗан» иде, аның да киеменнән гел агач-такта исе, кулларыннан кәрәз исе килеп торыр иде.

Бу спектакль мине нәселемә дә, асылыма да кайтара.

Кәҗә белән Сарык хикәясе

2006 ел, миңа 18 яшь. Work and Travel программасы белән Америкага барып эләктем. Беренче тапкыр гаилә канаты астыннан чыгуым. Сәяхәт итергә, яраткан кинолардагы һәм китаплардагы дөньяны күрергә, яңа дуслар табырга, үземне сынап карарга ашкынып торам.

Төньяк Каролина штатында урнашып, ике ай акча эшләп алдым да, автостоп белән сәяхәт итәргә чыгып киттем. Бу сәяхәт маҗараларын бәлки бер оешып язармын да, белмим, ахыры ни белән тәмамлангын сөйлисем килә.

Эш шунда ки, төрле эшләрдә эшләп җыйган бөтен акчаны әниләргә җибәрдем дә, сәфәргә акчасыз чыгып киттем. Үземә шундый стресс-тест ясыйсым килде. Көн саен ашау, куну, сәфәрне дәвам итү мәсьәләләрен чишергә кирәк иде. Кая бер-ике көнлек эшләр эшләп, кая урамда гитарага җырлап көн иттем. Сәфәремнең өченче атнасында, Америка буйлап якынча 3500 км узгач, Огайо штатындагы Толедо шәһәре янында мин нык арганымны аңладым. Күңелем төшмәде, киресенчә, минем тормышым, ниһаять, үзем хыялланганча, кинога охшый башлады. Бары тик нидер үзгәрде.

Огайо штаты ул инде Канада чиге, төннәр шактый салкын була башлады. Мин бер кечкенә автобус станциясенә җылынырга, җае чыкса, кунып та чыгарга, дип кердем. Рюкзакта Тукай китабы йөри. Бик романтично настроенный егет идем инде мин, аңлагансыздыр.

Бу китапны сәфәр буе ачып караганым да булмады, рюкзакны җиңеләйтер өчен берәр җирдә куеп калдырыйммы әллә, дип тә уйлаганым булды. Ә менә шушы кичтә ачып укыйсым килде.

Эчтәлеген караганда күзем Кәҗә белән Сарык хикәясенә төште, укый башладым. Алар да минем кебек мосафирлар икән, ләбаса. Күземнән яшьләр тама башлады. 3-4 яшьләрдә хәреф таный башлагач, өйдә бу әкиятне гел укыталар иде, үзем белән чиксез горурланып кычкырып укый идем.

Рәхәтләнеп еладым да, Форрест Гамп кебек, борылып өйгә таба кузгалдым.

Гомеремнең беренче циклы – балачак циклы – шушы төндә тәмамланды бугай минем.

Казанның татарча сөйләшкән чагы

Ит шулпада кайнаган кебек, татар телендә кайнаган, татар мәктәпләрендә укыган соңгы буын – без, 80 нче еллар.

Без үсеп, суверенитетлы республикабызның төрле районнарыннан Казанга укырга килгәч, Казан шулпасына да кайнау керде...

Карл Маркс урамы 41 йортта Шәрык клубы. Яшьләр милләт тарихы һәм киләчәге турында кызу дискуссияләр оештыра, шигырьләр укыла, гармун моңнары яңгырый.

73.97 FM ешлыгында Курай радиосы. Актуаль информация, матур җырлар һәм чын хисләр – тыңлаучы эфир программасын яттан белә торган чак.

НКЦда һәм УНИКСта татар дискотекалары. Дискәтүктән кызып чыккан яшьләр Ирек мәйданында 2 нче маршрут иске зәңгәр трамвайга кереп тула һәм КГУ кызлары Абжалиловада, ветеринарный малайлары Компрессорныйда төшеп калганчы кычкырып җырлап кайталар.

Урамда йөргәндә Илһам Шакировны, Мөдәррис Әгъләмне очратып була һәм бу һәрвакыт шулай булыр кебек.

Бауман урамында «Мин татарча сөйләшәм» акцияләре, Иттифак һәм Алканат җырлары, Камалның кече сәхнәсендә «Яңа дулкын».

Тормыш шулай елга булып шаулап агып ятканда безне алда бары тик үсеш һәм бәхет кенә көтә сыман иде. Бушап калган ярлар гына калды. Нәкъ 20 гасыр башында кебек. Һәр гасыр безнең белән шулай шаярырмы икән?

Ни генә булмасын, мин бу чорны күрдем, милләтем белән горурлану хисен кичердем һәм шул елларның якты, эчкерсез өмете әле дә күңелемдә яши

Габдулла Рәхимкулов җырлары

Шундый көннәр була бит ул... Тырышып эшләгәннәреңне юк итәләрме, кимсетәләрме, үпкәләрең ташып чыгамы – күңелеңдә барысы да әйләнеп каплана...

Шундый вакыт мин машинага утырам да, тәрәзәләрен ачып куеп, каты итеп Габдулла Рәхимкулов җырларын куям.

Тургайлар сайраганда тилгән хөҗүмен күрми кала диләр бит. Габдулла абый да кошлар кебек онытылып җырлый торган бит ул, үз дөньясына китеп. Суслонгер айларын уйлагандыр (минем Хәйретдин бабам белән дә кисешмичә калмаганнардыр), сугыш көннәрен искә төшергәндер, сугыштан кайтып Магнитогорски рудникларында эшләү дә моң өстәгәндер аның гаҗәеп тавышына...

Бу аваз мине генетик яктан ук ныгыта, асылыма кайтара. Үзе көчле ул, үзе ягымлы, үзе сагышлы, үзе өметле дә.

Иң яраткан җырым – фәкать бер концертта гына яздырып алынган «Зимагур җыры». Аны радиога яздырыр өчен артык «хулиганский» дип тапканнардыр инде, студия язмасы юк, ялгышмасам. Ләкин, үзе дә чын халык җырчысы буларак, Габдулла абый бу халыкчан җырны бик якын иткән, күрәсең, еш кына концертларын шуның белән тәмамлаган. 

Мин үлгәч тә, шуны уйнатыгыз, яме.

Рушан Хаялиев

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading