16+

Ни өчен яз мәхәббәт вакыты?

Галимнәрнең бу сорауга җавабы бар!

Ни өчен яз мәхәббәт вакыты?

Галимнәрнең бу сорауга җавабы бар!

Ни өчен нәкъ яз айлары безнең күңелдә саф мәхәббәт хисләре уята икән?

Белгечләр сүзләренчә, кеше организмында гормоннар саны кояш нурларына бәйле. Кышын көннәр кыска, яктылык аз. Шуңа күрә гормоннар да азрак бүленеп чыга. Кеше депрессия һәм апатиягә бирелә. Ә яз җитү белән көн озыная һәм гормоннар саны да арта. Алар арасында “бәхет гормоны” – серотонин да бар.

Серотонин организмдагы бик күп функцияләр белән “җитәкчелек итә”. Серотонин кимегәндә организмның көче кими. Авыруларга сизгерлеге арта. Моннан тыш, серотонин саны аз булса, депрессия һәм мигрень башланырга мөмкин. Серотонин күләме җитәрлек булганда гына кеше үзен бәхетле хис итә.

Гармония һәм шатлык хәлендә кеше үзен ышанычлы тоя. Күп кенә кешеләр мәхәббәт көтә башлый. Кояшлы көн, инешләр, кошлар, ярату турында җырлау үзеннән-үзе яхшы кәеф чыганагы булып тора һәм романтик атмосфера тудыра.

Галимнәр эксперимент үткәреп, хатын-кызларның  кояшлы көннәрдә бик теләп танышканын ачыклаган. Яхшы һава торышы булганда аларның 20 проценты үз контактларын калдырган,  ә болытлы көннәрдә 14 проценты гына аралашырга ризалык биргән.

Димәк, ир-атларга гүзәл затлар белән кояшлы көннәрдә танышырга кирәк булып чыга.

 

Язмага реакция белдерегез

2

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading