16+

Политолог: “Сайлау кампаниясе нәтиҗәле булсын өчен Татарстанда яңа форматлар эзләп табылган”

“Петербургская политика” фонды президенты, политолог Михаил Виноградов фикеренчә, тавыш бирү көнендә Россия төбәкләре алдында өч төп таләп тора иде.

– Аның беренчесе сайлаучыларның потенциаль арып китү куркынычы белән бәйле, – дип, ул март аенда узган Россия президентын сайлауны искә төшерде. 

Икенчесен җәмгыятьтәге борчу дәрәҗәсенең үсүе белән бәйләп аңлатты, соңгы айда социологлар шуны теркәгән. Узган елдагы кебек үк, тулаем ил буенча сайлаулар хакимияткә ышанычның циклик кимүе фонында уза, дип саный Виноградов. 

– Өченче хакимиятнең вәкиллекле органнарына тавыш бирү белән бәйле, чөнки Россия буенча тулаем алганда вәкиллекле хакимият органнары, депутатлар корпусы субъективлыгына кытлык проблемасы бар. Сайлаучыларга депутат институтының үзенең һәм сайлау процессында катнашуның кирәклеге һәрвакытта да ачык түгел, – диде политолог. 

Аның фикеренчә, Татарстан бу таләпләргә җавап бирә алды. Сайлау кампаниясе нәтиҗәле булсын өчен яңа форматлар эзләп табуын билгеләп, мисалга "Сайлауларга бөтен гаилә" телемарафонын атады.

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга кушылыгыз. 

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading